Логотип Идель
Ялкын

«ИЛ БАШЛЫГЫ НИ ТУРЫДА УЙЛАНА?! »

Инклюзия нигезендә белем бирү – ул сәламәт һәм мөмкинлеге чикләнгән балаларны бер класста укыту процессы. Инвалид балаларга «ала карга» итеп караудан туктар вакыт җиткәндер, бәлки? Әмма мөмкинлекләре төрле булган балаларны бер парта артына утыртып кына җәмгыятьнең «кыргый» карашын үзгәртеп булырмы соң?

Теориядә

Раилә: Мәскәүдә меңләгән мәктәп бар, шуларның 47 се генә инклюзия программасы буенча укый. Психологлар фикеренчә, бер класста 10% кына  мөмкинлекләре чикләнгән бала укый ала.

Луиза: Татарстанда исә хәлләр тагын да мөшкел. Статистика күрсәткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 15634 инвалид бала бар. Көнбатышта мондый балаларны инклюзия нигезендә укыту буенча уңышлы гына эшләп килүче мәктәпләр шактый күп. Күрәсең, психологик яктан без мондый үзгәрешләргә яңа өлгереп киләбез. Татарстанның бала хокуклары буенча вәкиле Гүзәл Удачина 2011 елның апрелендә Татарстан мәктәпләрендә инклюзия нигезендә белем бирүне яклап чыкты.

Раилә: Театр кием элгеченнән, ә инклюзия програмасын кабул иткән мәктәп ишек төбендәге пандустан башлана. Пандусның як-яклары беркетелгән, ишеге кире якка ачылырга тиеш. Казанда шундый ничә мәктәпне беләбез без? Ике, өч?!... Ә менә балалар сәламәтлегенә зыян китерерлек җимерек спорт корылмалары, чыбыклары чыгып торган койма-рәшәткәләрне күп саный алам. Әти-әниләр мөмкинлекләре чикләнгән балаларны мәктәпкә ничек йөртергә тиеш була? Мәктәпләрдә коляскалар йөрер  өчен уңайлыклар тудыру да кирәк бит әле. Шәһәр транспорты, метрода Европадагыча махсус лифтлар әлегә шәһәр архитекторларының сызым битләрендә генәдер...

Луиза: Мин Марсель исемле бер малайны беләм. Аңа хәзер 10 яшь. Ул 33 нче мәктәпнең 3 классында укый. Марсель табигатьтә сирәк очрый торган авыруларның берсе – «хрусталь авыру» белән авырый. Аның сөякләре ялгыш кына кагылудан да уалырга мөмкин. Марсельнең әнисе, Вәсилә ханым, улының авыруы һәм киләчәктә беркемгә дә кирәксез булуы белән килешмичә, аны гадәти балалар белем ала торган мәктәптә укытырга була. Марсельгә укытучылар да, классташлары да бик теләп ярдәм итә – аны коляскасы белән баскычтан күтәреп менгерәләр, ул дәресләргә килә алмый калганда өенә баралар, аңа китап-дәфтәрләрен җыярга булышалар...  Ул үз мәктәбендә «ала карга» түгел.

Раилә: Сау-сәламәт балалар укыган классларда  берсен-берсе үртәүне еш ишетергә туры килә. Джинс чалбарың, телефон маркасы башкалардан ким булсамы?!... Бетте баш! Ә монда коляскада утырган классташ... Америка боевиклары ничек мәрхәмәтле булырга, көчсезне якларга өйрәтми бит, компьютер уеннары да ул турыда түгел.

Луиза: Менә-менә! Балаларны бер-берсенә «аерып» карарга өлкәннәр үзләре үк өйрәтә түгелме соң?! Димәк, бу карашны үзгәртү дәүләт югарылыгында хәл ителергә тиеш?

Раилә: Гафу... Ләкин инклюзия дәүләткә бик кыйбатка төшәчәк...

Луиза: Белем бирүне бизнес-план яссылыгыннан чыгып карамыйк әле. Шул ук балаларның алган белеме дәүләткә йөзе белән кайтырга мөмкин бит.

Раилә:   Инклюзия программасын чынга ашыруда укытучылар әти-әниләр, җирле оешмалар,  методистлар, мәгариф өлкәсен үстерүдә ярдәм күрсәтүче эшмәкәрләр булыша ала. Ләкин бүгенге көндә мондый эзлеклелек чылбырын төзеп булырмы сон? Инклюзия күренешенә җәмгыять әлегә  психолгик яктан әзер түгел дип саныйм.

Практикада

Фикерләр төрле, теоретик яктан бар ягын да карап чыктык сыман. Ә практикада?! Казанның 78 нче мәктәп каршында урнашкан реабилитация үзәгенә юл тоттык.

Һичшиксез, инвалид балага сәламәт яшьтәшләре белән укыганда эчке барьерларын җиңәргә туры килә. Ә без, сәламәт кешеләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында үзебезне дөрес тотарга әзерме? Сынап карыйк.

Безне реабилитация үзәгенең 7нче класс укучылары белән бер парта артына кертеп утырталар.  Рус әдәбияты дәресе. Дәреснең темасы – борынгы былиналар. Укучылар мавыгып Соловей-разбойник маҗараларын, Иван Грозныйның ничек итеп Борынгы Русьны сихерчеләрдән азат итүе турында сөйлиләр. Без килеп утырган парта артындагы малай арада иң кызыксынучаны булып чыкты. Соңыннан ул үзенең идеяләре – ниндидер баш җитмәслек конструкцияләре белән дә уртаклашты әле. Кайчандыр Леонардо да Винчи оча торган аппарат сызымнары белән дөньяны таң калдырган бит! Ә, бәлки, Вованың конструкция-сызымнары арасында да шундый могҗизалар бардыр, кем белә?

Луиза: Мин бу дәрестә утырганда үземне гадәти мәктәптә итеп хис иттем. Классның үз «ботаник»лары,  хыялыйлары, кыбырсык малайлары, тәртипле кызлары бар. Белемне үзләштерүдә дә алар сәламәт яшьтәшләреннән калышмый. Белемле булуның кирәклеген яхшырак та аңлый алар, бәлки.

Раилә: Сәламәт балалар белән бергә укый алмый торган категория барлыгын да онытмаска кирәк. Реабилитация үзәгенең өстенлеге шунда – биредә балаларның 78 нче мәктәп укучылары белән бергә уку мөмкинлеге дә бар, шул ук вакытта алар махсус күзәтү астында да.

Рәйсә Нуриева, Казан шәһәренең 78 гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы реабилитация үзәгенең укыту эшләре буенча директор урынбасары: 

Бу үзәк 17 ел эшли, ул 78 нче мәктәп базасында урнашкан. Иртән балаларны автобус өйләреннән килеп ала, уку тәмамлангач шул ук автобус аларны өйләренә тарата. Дәресләрдән тыш бик күп түгәрәкләр эшли: сәнгать, музыка, театр һ.б. Көнгә ике тапкыр балалар реабилитация үтә. Аларга массаж, яисә башка төр медицина ярдәме күрсәтелә.

Безнең күп кенә балаларыбыз гомуми белем бирү мәктәпләренә укырга китә. Бу бигрәк тә өлкән класс укучылары арасында күзәтелә. Балаларның социальләшүенә, сәламәт балалар белән аралаша алуына без бик шатбыз.

- Без бүгеннән инклюзия нигезендә белем бирүгә күчә алабызмы?

Күз алдыгызга китерегез: гади мәктәптә тәнәфес вакыты 10-15 минут. Ә инвалид балага класстан класска күчү, яисә башка катка менү өчен күбрәк вакыт кирәк. Димәк, гадәти мәктәптә укыр өчен шартлар тудырылырга, система бөтенләй башкача эшләргә тиеш. Әйтик, кем ашата, кем бәдрәфкә алып бара мондый баланы? Ә бездә моның өчен махсус караучылар куелган. Һәр балага няня, тәрбияче һәм педагог беркетелгән.

- Сездә нинди балалар укый?

Без бары тик умыртка сөяге зарарланган балаларны гына кабул итәбез. Биредә нулевой класстан 11 класска кадәр укыйлар. Мәктәпне тәмамлагач,  гомуми белем алу турында аттестат бирелә һәм югары уку йортларына  керәләр. Узган ел 6 кеше бетерде, 5 се югары уку йортларына керде. Безнең укучылар арасында юридик, психология, кибернетика факультетында белем алучылар бар. КФУ, икътисад һәм финанс университеты, ТИСБИ, сәнгать һәм мәдәният академиясендә дә безнең студентлар укый. Бу күрсәткечләр бездә алган белемнең дәрәҗәсе турында сөйли.

Укуны тәмамлаганнан соң, һәрберсе эшкә урнаша, социаль мохиттә үз урынын таба. Әле берсенең дә югалганы юк.

Нәтиҗә:

Бер генә бала да үзен рәнҗетми торган мохиттә булудан, анда белем алу, аралашудан баш тартмаячак. Инклюзия – ул яхшы күренеш, әмма реабилитацион үзәкләрне дә саклап калу зарур. Бүгенге көндә без инклюзия нигезендә укытуга тулысынча әзер түгел әле. Бу этапта гомуми белем бирү мәктәпләре каршында инвалид балаларны укыту һәм аларга ярдәм күрсәтү үзәкләрен булдыру иң кулай варианттыр, бәлки? Әле күптән түгел генә 78 нче мәктәп каршындагы реабилитация үзәге белән танышып киткән ил башы да бу хакта уйлангандыр...

Фикерләр:

Алмаз, язучы, әти кеше: Инклюзияне нормаль күренеш дип саныйм. Андый мәктәптә балалар үзләрен сәламәт балалар кебек үк хис итә, алар күк булырга омтыла алыр иде.

Венера, ТВ хезмәткәре: Инвалидлар өчен укырга да, яшәргә дә тиешле мөкинлекләр юк әле бездә. Авыру балаларга кагылганчы, җәмгыятьне европача фикерләргә өйрәтәсе бар.  

Алия, җырчы, әни кеше: Класс җитәкчесе акыллы һәм зирәк булганда гына инвалид балаларны сәламәт балалар белән бергә укытып була. Безнең җәмгыятьтә инвалид балаларга караш һичшиксез үзгәрергә тиеш.

Резеда, укытучы: Мин инклюзия нигезендә белем бирүне тулаем хуплыйм. Ул инвалид балалар өчен кирәк – җәмгыять тормышында катнашканда гына бала тулы канлы шәхес булып үсә, үз урынын таба ала. Бу сәламәт балалар өчен дә мөһим – аларны миһербанлы булырга өйрәтә. Юкса, урамда инвалид кеше күрделәр исә, олысы да,кечесе дә аны күзәтә, чит планетадан төшкән гуманоидка юлыккан кебек кылана башлый. Шулай итеп кемнедер кимсетүләрен сизмиләр дә.

Настя, укучы: Безнең класста инвалид малай укый. Баштарак мин аңа сәерсенебрәк, хәтта җирәнебрәк тә карый идем. Әмма мин дә, классташларым да тора-бара ияләштек үзенә. Хәзер аның гариплеген күрмибез дә. Ул миңа башка малайларга караганда акыллырак, төплерәк тә кебек күренә.

Рамиль, укучы: Безнең класста андый укучы булуына мин каршы килмәс идем.

P.S.

Язмага соңгы ноктаны куярга һәм «авырткан тема»ны читкәрәк чигереп торырга мөмкин. Ә мәсьәләне? Без бу мәкаләне төгәлләгән көнне «Хәбәрләр» тапшыруы Рөстәм Миннехановның Казандагы инвалидлар өчен тиешле шартлар тудыру проблемасына янә игътибар юнәлтүе турында хәбәр итте. Тротуарлар, сату үзәкләрендәге баскычлар – барысы да алар өчен яраклаштырылган булырга тиешлеген ассызыклады ул. Татарстандагы һәр төзү объектының бу мәсьәләне күздә тотып эшләнергә тиешлеген искәртте... Бу – чишелештә соңгы нокта булыр микән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев