Логотип Идель
Ялкын

ХИСЛӘР МАТЕМАТИКАСЫ ЯКИ УҢЫШЛЫ БРЕНД

Бизнес. Бренд. Мода. Бү сүзләр бүген дөньядагы иң популяр һәм мөһим сүзләрдер, мөгаен. Һәркем үз бизнесын булдырырга, үз проектын нигезләргә омтыла. Уңышка ирешергә тели. Ә уңыш ‒ брендтан башлана...

Ул нәрсәгә кирәк?!

«Бренд ‒ ул нинди сүз тагын? Нигә кирәк ул?» ише сорауларың хәзер үзеннән-үзе коелып төшәр! Бүген без баш әйләндергеч брендинг турында сөйләшербез, аның алтын серләрен, нечкәлекләрен ачарбыз, кызыклы эксперимент уздырырбыз һәм бу өлкәдә инде уңышка ирешергә өлгергән экспертлар фикеренә дә тукталырбыз.

Бренд дигәч, без нәрсәне күз алдына китерәбез? Apple, дияр күпчелек. Microsoftны искә алырга да онытмаслар! Чөнки болар турында ишетә-ишетә инде колаклар шиңәр дәрәҗәгә җитте. Кайберәүләр бренд ясауны шулкадәр катлаулы нәрсә итеп күзаллыйдыр хәтта. Ләкин бу алай түгел! Берәү булдыра алганны нигә әле син дә булдыра алмыйсың ди?!

Белгечләр әйтә: «Бренд ул – товарның, продуктның үзе түгел, ә шул товар, продукт кешегә бирә торган хис-тойгыларның җыелмасы». Кайсыдыр бренд матурлык, нәзакатьлелек вәгъдә итсә (әйтик, Shanel), икенчесе ышанычлылык вәгъдә итә (әйтик, Nokia).

Һәрберебезнең хис-тойгылары төрле бит. Әмма универсаль хис-омтылышлар да бар. Мәсәлән, һәркемнең матур, бәхетле, сәламәт, зифа буйлы, уңышлы... буласы килә. Нәкъ менә шул хисләргә басым ясыйлар да инде бренд тудыручылар! Үз брендыңны булдыру турында башыңа кайчан да булса уй килеп караган икән, киңәш: иң беренче чиратта аудиторияңне барла!

Без дә тәвәккәлләргә булдык!

Әйе, әйе, дөрес ишеттең! Теләсең, син дә үз бизнесыңны башлый аласың! Бу җаваплы эшкә без Ләйсән Хәерова белән чумдык! Башлыйбыз!

Әлмәт кызы Ләйсән рәсем ясарга ярата! Ул үзенә ошаган (бу ‒ мөһим деталь) рәсем курсларын сайлады. Ә син, үз мавыгуларыңа карап: кием чыгару, браслетлар ясау, сәнгати галереяләр оештыру, музыкаль кафелар ачу һ.б. бик күптөрле нәрсә белән шөгыльләнә аласың. Татар дөньясында яуланмаган өлкәләр әле – бихисап! Мисал өчен: татар милли киеме, татар китаплары реламалау һәм таратуны оештыру, милли сәнгать галереяләре, милли кафелар һ.б.

Исеме! Бу бик җаваплы момент! Брендның исеме җиңел һәм тиз әйтелешле булсын. Хәтергә сеңеп калырга да тиеш ул. Күңелдә шунда ук тиешле тойгылар өермәсен кузгатсын. Җанга «эленсен», кыскасы.

Ләйсән уйлады-уйлады да, «Рәссемия» дип кушты («Рәсемстан» варианты да бар иде). Хәер, бу син кушкан исем әле – азаккы вариант булмаска да мөмкин. Күпчелек брендларның аталышын клиентлар үзләренчә «тәмамлап» куялар. Ягъни, кыскарталар. Гап-гади мисал: ВКонтакте социаль челтәре. VK кулланылышы җиңелрәк тә, уңайлырак та, кыскарак та, кәттәррәк тә! Ә экономия белән кәттәлек – һәркемнең канында хәзер. Һәркем башкалардан аерылып торырга, текә булып күренергә тырыша.

Буяулар җитештерү компаниясенең атамасы ничек булыр иде икән, мәсәлән? Гади сүзләргә тукталырга киңәш итәләр экспертлар: Amazon (елга исеме), Pandora (планета). Йә, сүз уйнатырга була, алай итсәң, кызыклырак. Сүз уйнату дигәннән, кайбер брендларның язылышы башта башкача булып, халык теленә икенче төрле кереп киткәннәре дә бар. Иң атаклысын гына алыйк ‒ Google (googol) .

Инде слоган һәм рекламага килеп терәлдек. Кыскалыкта – осталык, диләр. Һәм бу брендка килешә! Рәхәтлек, моңарчы кичереп карамаган хис-кичерешләр бирсеннәр алар. «Хисләр тартмасы»на тылсымлы ачкыч бит ул – яхшы бренд. Ләйсән бу эшне тиз генә эшләп куйды: «Рәссемия: результат – налицо!»
ЯХШЫ БРЕНДНЫҢ 4 АЛТЫН КАГЫЙДӘСЕ:

• Бренд кешеләргә өмет, ихтыяҗы булган әйберләрне бирергә тиеш;

• Брендны «гениаль» идеяләр белән шыплап тутырмагыз! Бары тик берсен – иң әһәмиятлесен, иң кыйммәтлесен генә сайлагыз, тик товар алучы яки хезмәтегездән файдаланучы төп идеяне шунда ук «тотып алырлык» булсын!

• «Хисләр тартмасы»ның эшмәкәрләрен җыйганда, сак һәм игътибарлы булырга кирәк: алар синең кебек булсыннар. Ягъни, синең аркадашларың акыл, уй, креативлык буенча сиңа тәңгәл булсалар яхшы. Мондый очракта хөкем сөрәчәк: эшлекле конкуренция + кызыклы эш процессы + гаделлек!

• Һәркемнең урыны тигез һәм анык билгеләнгән булсын: кем хезмәт итә? Кем чыгара? Кем финанслар турында кайгыра? Кем клиентлар таба? һ.б.

Тәвәккәлләрдән берничә киңәш:


Мира Рәхмәт, «Татарча casual» ның дизайнеры: «Бу идея күптәннән бөреләнде. Белгәнегезчә, сasual ул – көндәлек кием дигән сүз. Дөнья подиумнарында күптән инде төрле милләт халыкларының орнаменты, стилистикасы кулланылган киемнәр балкый. Дөрес, алар билгеле дәрәҗәдә экзотика буларак тәкъдим ителә. Безнең татар киеме гомумән дә нигездә сәхнәдә генә яши. Менә шушыны үзгәртергә карар кылдык. Үзебезнең көндәлек киемебезне милли итәргә! Эшне башлап җибәргәч үк массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнешкә кердек. Бик көчле реклама кирәк иде безгә! Сезгә дә яңа эш башлаганда шуны киңәш итәм: реклама, реклама, реклама! Ә аңарчы: 1) яраткан эшеңне сайларга; 2) курыкмыйча башлап җибәрергә; 3) синең алда – меңләгән мөмкинлек, шуларны дөрес файдаланырга!

Рәфис Галимҗан улы Хәбибуллин, мәктәбемнең директоры: «Бренд төшенчәсе модада инде хәзер, әйе. Әмма ул яңа гына күктән төшкән нәрсә түгел. Ул һәрвакыт бар иде. Үзеңнең эшеңне, башкарган нәрсәңне кешегә таныту, аны популяр итү. Дөрес, хәзер күп нәрсә сатып табыш алуга корылган. Мәктәп тә – бренд. Әле нинди генә бренд!

Моннан тыш, мәктәп укучыны барысына да өйрәтергә тиеш! Аның максатларының иң әһәмиятлесе: эшкә, тормышка өйрәтү. Бизнеска да кагылмый мөмкин түгел. Мәктәптә җәмгыять белеме дәресе бар, безнең 6-7нче сыйныфлар, мисал өчен, бизнес ясап карадылар инде. Тормышка чыгып киткәндә, укучы һәр нәрсәне курыкмыйча эшли ала торган булып чыгып китәргә тиеш!»

Резедә ӘЛМИЕВА

21.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев