Логотип Идель
Ялкын

«ГАЗЕТА-ЖУРНАЛ ДА ШОППИНГКА ЙӨРИ»

Сезнең шәрә журнал күргәнегез бармы? Күрергә дә язмасын! Әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә «Ялкын» туганнан бирле затлы киемнән генә килгән. Ә без, иптәшләр, икеләтә отышта – кулыбыздагы «Ялкын» – гламур «чика» кыяфәтендә.

«Ялкын»га кием теккән апа

Редакциядә журналны, гадәттә, тудыралар гына (кешегә җанны Аллаһ кертсә, журналны берьюлы берничә кавем бар итә – сез, ялкынлы укучыларыбыз, авторларыбыз һәм үзебез – редакция хезмәткәрләре). Әмма яп-ялангач патша кебек көлкегә калмас өчен, «Ялкын»ыбызны дөнья гизәргә киендереп җибәрергә кирәк. Бу бөек миссияне элек-электән кеше белән машина икесе бергә башкара. Ул кешеләрнең йөзен без генә беләбез. Ул урында без генә булабыз. Инде сезне дә кертергә форсат туды менә. Бу урын ти-по-гра-фи-я дип атала. Татарстанның күпчелек басмасын «Идел-пресс» басмаханәсендә «киендерәләр». Ә элек (1991 елга кадәр) аның атамасы бермә-бер озын булган – «Татарское газетно-журнальное издательство обкома КПСС».

«Ялкын»ның 90 еллыгы уңаеннан безгә кунакка Дилбәр апа Талиповна килде. Ул гомер буе матбугат арасында әвәрә килгән. Татарстанда газета-журнал телен аңардан да яхшырак белүче юктыр. Пенсиягә китәм дигәндә генә аны типографиягә босс итеп билгеләгәннәр! Ә аннары президент басмаханәсенә күчкән. Әйе, андый нәрсә дә бар икән бездә. Президентныкы ял итеп торсын әле, хәзер үзебезнең газета-журналлар «гардеробы» турында сөйләшик.

– Сез верстканы (язмаларны, фотоларны биткә салу – авт.) хәзер компьютерда башкарасыз, ә без кул белән ясый идек... – дип шаккатырды кайчандыр газета-журналның баш кутюрьесы булган Дилбәр апа. – 1957 елда бер училище яныннан үтеп барганда кердем дә: «Набор барамы?» – дип сорадым. «Полиграфист, наборщик һөнәрләренә укытырга кеше җыябыз», – диделәр. Ике ел укыганнан соң, Бауман урамындагы типографиягә җибәрделәр. Бераз вакыт «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») белән «Ялкын»ны җыйдым да «Азат хатын»га техник редактор булып киттем.

Техник редактор нишли дисезме? Рәсемне битнең кайсы өлешендә урнаштырырга, текстны нинди шрифт белән, нинди зурлыкта җыярга – барысын да мин көйлим. Барлык материаллар биткә салынгач, типографиягә төшерәм. Типографиядә җыеп, гранка бирәләр. Шуннан соң рәсемнәргә оттиск бирәләр. Гранка белән оттискларны редакциягә алып менеп ябыштырам да кире типографиягә төшерәм. Мәшәкате күп иде!

Сталингад!

Дилбәр Талиповна әйтүенчә, балалар журналында шрифт зуррак булырга, ә кәгазе ялтырамаска тиеш булган. Ялтыраса, күз бозыла икән! Бу таләп төгәл үтәлгән теге заманда.

– 1964 елда типографиягә мастер булып кердем. Кайсы газета-журналны кайчан басарга билгелим, басмаларның сыйфатын тикшерәм, кешеләргә эш кушам. Бауман урамындагы типография башлыча газета бастыру өчен каралган иде. Шуңа да карамастан, китап-журнал да шунда ук бастырылды. Газеталарның тиражын арттыру өчен, яңа типография салырга уйлаштылар. Аны тиз җиткерделәр (хәзерге «Идел-пресс»: Декабристлар урамы, 2). Беренче газета 1972 елның гыйнварында чыкты анда. Типографиянең бөтен эшен беләсең дип, җитәкчелек мине кадрлар бүлегенә җибәрде. Без башта башка типографияләрдән җыя идек кеше. Җитмәсә, ул вакытта бушка фатир бирәләр иде бит. Аннан соң яшьләрне җәлеп итә башладык: үзебез укытабыз, өйрәтәбез, бүтән шәһәрләргә стажировкага җибәрәбез.

− Казан университетының журфак профессоры Илдар Низамов безгә бер хәлне кайта-кайта сөйләргә ярата иде: Уфада чыга торган «Кызыл таң» газетасында Сталинград урынына Сталингад дип китеп, гаеплеләрне 10 елга төрмәгә утыртканнар. Сез эшләгәндә хәреф төшеп калган яки шуның ише башка хәлләр булдымы?

– Юк (елмая). Баумандагы типографиядә кемнеңдер Сталингад дип хата җибәргәне ишетелгән иде кебек, ләкин ул тикшерелмәгән факт булып калды. Хата китсә, бик каты эләгә иде. Кире бастыра идек. Хата җибәргән кешенең кесәсеннән түләнә иде. Контроль каты иде. Аеруча журналларны җентекләп тикшерәләр иде. Әгәр тикшерүчеләр хатаны күрми кала икән, аны шунда ук укучылар эләктереп ала: хаталы басманы кайберләре кире редакциягә җибәрә иде.

Шул дәрәҗәдә үк актив идемени газета-журнал укучы?!

– Ничек кенә! Тиражларны күрсә-ә-әгез! «Азат хатын»ныкы, Совет заманы беткәндә, 495 мең иде – ярты миллион, дигән сүз! «Чаян» – 1,5 миллион! Почта да яхшы эшли иде теге заманда (хәзергесенә бер дә «Афәрин!» дип әйтеп булмый! – авт.). Ә менә «Ялкын»ның иң зур тиражы 80нче елларга туры килде – 70 мең.

Башка басмалар белән чагыштырганда, аз бит бу!

– Ул вакытта татар мәктәпләре күп түгел иде. Булганы да авылда гына. Татар теленең бетә торган чагы иде бит.

1993 елда Дилбәр апа лаеклы ялга чыгарга җыенып йөргәндә, аны «баш кутюрье», ягъни директор итеп билгеләгәннәр! Республика хөкүмәте (обком) кешеләре белән аралашканга, аны җитәкчеләр дә белгән. 1999 елда эштән китеп, 2003 елга кадәр президент типографиясен җитәкләгән. Республиканың кәттә документларын шунда бастыралар икән. Хәзерге көнгәчә! Юбилей уңаеннан хәрби серне чишәргә булдык: президент типографиясе Казандагы Чехов базары тирәсендә урнашкан!

Дилбәр Талиповна әйтүенчә, элек типография һәм редакция эшчеләре арасында элемтә шулхәтле нык булган! «Сез хәзер журналны компьютерда эшләп, Интернет аша гына җибәрәсез. Ә элек... Бәйрәмнәрне дә күмәкләшеп үткәрә идек», – ди. Хәзер андый күмәк бәйрәмнәр юк... =(

Дилбәр Талиповна яшь чагында газета-журнал белән дуслашырга һич кенә дә уйламаган. Парашютчы булам дип аэроклубка, аннары медицина курсларына, радиооператорлык клубына йөргән... Һәрхәлдә, үзен башка өлкәгә әзерләгән. Ә язмыш аңа бүтән сынау әзерләгән: газета-журналларга шоппинг оештыру.

P.S. Кайвакыт журнал озак кына килмичә, күңелегез кытыкланса (быелгы март саны сыман), белеп торыгыз: яраткан «Ялкын»ыбызга дизайнер абзабыз күз явын алырлык кәттә «кием» ясап биргән дә типографиядәгеләр аны ювелирлар кебек бөртекләп «киендерә». «Ялкын»ның 90 ел буена бер дә чыкмый калганы юк бит (сугыш елларын исәпкә алмаганда). Шуңа күрә күңелегез кытыклана икән, интекмәгез, аны ныгытып кына бер кашып алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев