Логотип Идель
Ялкын

«ГАИЛӘ НЫКЛЫГЫ ИЛНЕҢ ЯКТЫ КИЛӘЧӘГЕН ТӘЭМИН ИТӘ»

26 августта, Республика көненә әзерлек уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Казан Кремлендә Татарстан гаиләләрен кабул итте. Очрашу барышында Татарстан лидеры, илдә гаилә институтының бөтенлеген саклау өчен, аерылышу процессын катлауландырырга кирәк дигән тәкъдим кертте.
«Бүгенге көндә гаиләләрнең таркалуына җәмгыятьнең битараф булуы беркемгә дә сер түгел. Тормышта төрле хәлләр була: ачуланышулар да, бәхәсләр дә. Ләкин һәрвакыт уртак фикергә килә белергә кирәк. Шуңа күрә без аерылышу процессы катлауландырылырга тиеш дип саныйбыз. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Республика лидеры белдерүенчә, Татарстан депутатлары тарафыннан Дәүләт Думасына тиздән тәкъдимнәр кертеләчәк. Аерылышу процессында өстәмә юридик киртәләр гаилә ныклыгын сакларга булышачак.
Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше ел саен Казан Кремлендә республикабызның иң матур һәм уңышлы гаиләләрен кунакка кабул итә. Әлеге чара Татарстанда гаилә институтын төзек итеп саклау максатыннан чыгып эшләнә.
Быелгы очрашуда 50 гаилә катнашты.
Татарстан җитәкчелеге мәдәният, тел, милли үзенчәлекләр һәм милләтара дуслыкны саклап калуда гаилә ныклыгы бик зур роль уйный дип саный. Ил сакчылары, уңышлы кешеләр, яхшы укытучылар, галимнәр, табиблар - гомумән, республикабыз һәм илебез ныклыгын тәэмин итүчеләр тату гаиләдә генә тәрбияләнә ала.
Республика лидеры белдерүенчә, Татарстанның соңгы 5 елдагы иң зур уңышларыннан берсе - демографиянең үсеше. Аерым алганда, өчәр, дүртәр бала тәрбияли торган гаиләләр саны бермә-бер арткан. «Бу - кешеләрнең иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Очрашу барышында 4 гаиләгә махсус дәүләт бүләкләре тапшырылды. Баулыдан Елизавета һәм Вячеслав Маркеловлар балалар тәрбияләүдә һәм гаилә гореф-гадәтләрен ныгытудагы уңышлары өчен – «Ата-ана даны» («Родительская слава») орден медале; Нурия Рәхимова (Кукмара районы), Ольга Хөснетдинова (Азнакай районы) һәм Миләүшә Срурова (Аксубай районы) Татарстан Республикасының «Ана даны» («Материнская слава») медале белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев