Логотип Идель
Ялкын

"ЕГЕТЛӘРНЕ НИЧЕК БӘЙРӘМ БЕЛӘН КОТЛАРГА? "

Һәр елны 23 нче февраль Халыкара Ватанны саклаучылар көне буларак бәйрәм ителә. Әлеге күркәм бәйрәмдә, барлык кызлар да сыйныфташ малайларына, әтиләренә, абый-энекәшләренә ни бүләк итергә икән дип алдан ук баш вата башлыйлар. Ә 2016 нчы елның, 23 нче февралендә нинди оригиналь бүләкләр тапшырылды икән? Шушы уңайдан, мәктәп укучылары арасында сораштыру үткәреп алдым.
- Алия Искәндарова, 10 яшь
Без үзебезнең сыйныфташ малайларыбызга кулдан ясалган открыткалар бүләк иттек. Аның тышлыгына барыбыз да бергә төшкән фотосүрәтләрне ябыштырып куйдык һәм йөрәк рәсемнәре ясадык. Ә эчке ягына исә, аларның исемен кертеп, үзебез иҗат иткән матур шигырь юллары яздык.
-Динәрә Исламова, 14 яшь
Без сыйныфташ кызларыбыз белән, әлеге бәйрәмне бик зарыгып көтеп алдык һәм шуңа күрә дә алдан ук әзерләнә башладык. Егетләребезгә сюрприз итеп концерт номерлары әзерләдек. Җырлар, биюләр, шигыйрьләр, төрле кызыклы конкурслар, уеннар – болар барысы да бар иде. Үзебез әзерләп алып килгән тәм – томнар белән чәйләр эчеп, рәхәтләнеп күңел ачып, җырлашып, ял итеп утырдык. Егетләребезнең һәрберсенә дә төрле төсләрдәге футболкалар бүләк иттек.
-Айсылу Мифтахова, 16 яшь
Үзебезнең кадерле сыйныфташ малайларыбызга кул сәгатләре бүләк иттек. Алайса дәрес вакытында бездән сәгать ничә икәнлеген сорап, йөдәтеп бетерәләр иде. Аларга бик ошады дип уйлыйбыз, чөнки кайчан карама әлеге сәгатләргә карап сокланып йөриләр.
-Алсу Мусина, 17 яшь
Без 11 нче сыйныфта укыганлыктан, быел 23 нче февраль бәйрәмен бергәләп соңгы тапкыр үткәрәчәгебезне яхшы аңлыйбыз. Сыйныфыбыздагы бердәнбер ике егетебезгә зур буләкләр әзерләргә булдык. Үзебездән һәрвакытта да истәлек булып торсын дип, беренче сыйныфтагы фотосүрәт төшерелгән чынаяк ясаттык, һәм аны үз кулыбыздан ясаган матур коробкаларга салдык.. Аңа өстәп, җылы кофталар алдык, аның алгы ягына егетләребезнең фотосүрәтен тошерттек, ә артына исемен яздырттык. Минемчә, бик зәвыклы килеп чыкты.
Сораштыру вакытында менә шундый кызыклы җаваплар алдым. Ә сез нинди оригиналь бүләкләр эзерләдегез? Бәлки әлеге сораштыруларда сез үзегезгә кирәкле киңәшләр дә ала алырсыз. Чөнки 23 нче февраль бәйрәме һәр ел саен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев