Логотип Идель
Ялкын

«ЕГЕТ КЕШЕ СУГЫША БЕЛЕРГӘ ТИЕШМЕ?»

Мин сугыша белмим. Тик эш анда түгел, мин урам сугышында кешегә кул күтәрә алмыйм. Берара каратэга йөрдем, анда парларда эшләгәндә бар да килеп чыга, ә урамда берәрсе бәйләнсә, үземне яклый алмыйм, катам да калам. Бу психологик проблемамы?


Азат, 15 яшь


Гөлнара, 18 яшь:


Ә сугышмый гына булмыймы? Кеше бит сугышмый гына аңлаша белергә тиеш. Миңа калса, синең үз-үзеңә ышанычың юк.


Айрат, 15 яшь:


Мине дә урамда гел кыйныйлар иде. Алар синең үзеңне яклый алмаячагыңны тоялар да, шуңа бәйләнәләр кебек.


Психолог киңәше:


“Сугышу” төшенчәсе кемгәдер карата көч куллануны аңлата. Үзеңне яклап сугышканда да, сиңа кемгәдер төртеп яисә сугып җибәрергә туры килә. Мондый күренеш белән без хайваннар дөньясында очрашабыз. Алардан аермалы буларак, кешегә аң-акыл бирелгән. Физик көч куллану рухи көчсезлек билгесе. Икенче яктан, кеше үзен яклый да белергә тиеш. Моның өчен үз-үзеңә ышаныч, ныклык, ихтыяр көче тәрбияләү сорала. Азат, әхлак проблемасы буларак, кешегә кул күтәрергә ярамаганлыкны аңлау, синдә үзеңә ышанычны киметкән. Спорт түгәрәгенә йөрү, физик күнегүләр һ.б. әлеге халәтне үтеп чыгарга ярдәм итәр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев