Логотип Идель
Ялкын

"ДЖЕК ВОРОБЕЙ ЭЗЛӘРЕННӘН - 2"

Узган санда атаклы пират Джек Воробей эзләреннән атлый башлаган идек. Бүген финиш сызыгын кичәрбез! Ә аңарчы, җиң сызганып, кулларыгызны «җылыта торыгыз»...


Хәзер җилкәннәрне ясарга керешәбез. Аларны юка ак материя кисәкләреннән – капрон, ефәк, батисттан кисәргә була. Читләре сыпылмасын өчен, контурларына ПВА җилеме сөртеп чыгабыз (9нчы фото), аннары гына кисәбез (10нчы фото). Рангоут ясар өчен агач теш чистарткычлар (зубочистка) кулланабыз. Гафель һәм гикларның бер очына ПВА җилеме һәм җеп ярдәмендә элмәкләр ясыйбыз. Алар безгә рангоутның шушы өлешен мачталарга бәйләп кую өчен кирәк булачак (11нче фото). Гафель һәм гикларны җилкәннәрнең үзләренә туры килгән шкаториналарына беркетәбез (12нче фото).


Һәр мачтаның – үз җебе


Менә инде җилкән корылмаларын стапельдә җыю өчен барысы да әзер. Стапель ролен зур булмаган кыскыч үти ала, һәм корабльнең корпусы шуңа урнаштырыла. Андый кыскычыгыз булмаса, корпусны вакытлыча ике нечкә шөреп белән (төбеннән) фанера кисәгенә беркетеп торабыз. Рангоут һәм такелажны бербөтен итеп җыярга керешәбез.  Беренче чиратта, гафель һәм гикларны мачталарга беркетергә кирәк (13нче фото). Беркеткән урын хәрәкәтчән калырлык итеп, бу эшне энә-җеп белән башкарабыз. Корабльдә ул җилкәннәр белән идарә итү өчен уңайлы булса, безнең очракта андый конструкцияне шешәгә тыгарга җайлы. Такелажның мачтаны ныгыту өчен кулланылган басып торучы өлешен – вантларны тартабыз. Такелажны монтажлаганда мин төеннәрне ПВА җилеме тамчысы белән дә ныгытып куям, чөнки модельнең бик кечкенә һәм нәзберек булуы сәбәпле, җепләрне нык тарттырып булмый (14нче фото). Кливерларны бәйләп куябыз. Мачтадан бушприт очына сузылган җиһазларга ныгытылган өчпочмаклы кыйгач җилкәннәр шулай атала. Кливерның алгы очына әлегә бушпритка бәйләмичә, андагы «күз» аша гына уздырылган озын җепне ныгытабыз һәм «эленгән» хәлдә калдырабыз (15нче фото).


Хәзер мачталарны күтәрәчәк төп җепне тартырга кирәк. Күп мачталы корабльләрнең зур модельләрендә һәр мачтаның үз җебе бар һәм аларны бутамас өчен (шешә муеныннан ераграк торган мачтаны күтәрүдән башлыйлар), аларга этикеткалар куеп чыгалар. Җепнең бер очын койрык өлешенә, аннары грот-мачтаның өске өлешенә беркетәбез. Аның артыннан фокс-мачта аша уздырып, озын итеп калдырылган очын бушприт «күзе» аша чыгарабыз (16нчы фото). Боларны эшләгәндә, мачталар вертикаль хәлдә торырга, җеп яхшылап тарттырылырга һәм мачтага ныклап бәйләп куелырга тиеш. Корабльдә такелажның әлеге басып торган өлеше штаг дип атала һәм, вантлардан аермалы буларак, мачталарны сузылган юнәлештә ныгыта. Шулай итеп, стапельдәге моделебез җыелды, һәм аның мачталарны һәм кливерларны тарту өчен өч ирекле җебе калды (17нче фото).


Финиш якынлаша...


Менә иң җаваплы моментка да килеп җитттек. Акрын гына, бер нәрсәгә дә зыян китермәслек итеп, мачталарны артка таба иябез дә, аларны, җилкәннәр белән бергә, корпус буена сузып салабыз. Җыелган модельне шешә авызына койрык өлешеннән кертә башлыйбыз (18нче фото). Аңа кадәр, корпусны шешә эченә беркетү өчен, сыгылмалы озын көпшәле шприц ярдәмендә шешә төбенә эпоксид җилеме агызабыз. Аңа алдан ук яшел фломастер пастасы кушып, «диңгез суы» белән тәңгәлләштерәбез. (Әмма бик сак эшләгез: пыяла пычрана күрмәсен.) Җилем катып, шхуна аңа берегеп калганнан соң, шешә авызыннан чыгып калган җепләрне тартырга керешәбез. Башта мачталарны күтәрәбез, аннары кливерларны тарттырабыз (19нчы фото). Алар яңадан җыелмасын өчен, җепләрнең бушприт күзеннән чыккан урыннарына җилем тамызабыз. Барысы да кирәгенчә тарттырылып, җилем белән ныгытылгач, җепләрне кисеп ташлыйбыз.


Ур-ра! Джек Воробейның эзләреннән атлап, безнең дә хәзер үз «Черная жемчужина»быз бар!


[gallery size="full" ids="4548,4549,4550,4551,4552,4553,4554,4555,4556,4557,4558,4559"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев