Логотип Идель
Ялкын

"ДУЛКЫННЫ ДУЛКЫН КУАДЫР..."

Магҗан Җомабаев (1893-1938) – атаклы казакъ шагыйре. Яшьлегендә Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укый, аннары остазы Галимҗан Ибраһимов киңәше буенча Омскида Укытучылар семинариясен тәмамлый: рус һәм дөнья әдәбиятын ныклап өйрәнә һәм киң колачлы бөтен төрки халыкларның әдәбиятында тирән эз калдырачак шагыйрь булып җитешә.

Магҗанның беренче китаплары ‒ «Чулпан» (1912), «Сайланма шигырьләр» (1922) ‒ Казанда дөнья күрә. Ә балаларны тәрбияләүгә багышланган «Педагогика» китабы 1922 елда Оренбургта басылып чыга. Соңыннан, Ташкентта, Мәскәүдә яшәгәндә, Магҗан казакъ мәктәпләре өчен дәреслекләр төзеп бастыра һәм рус дөнья әдәбиятыннан тәрҗемә китаплары чыгара.

Балалар өчен язган шигырьләре халык авыз иҗатыннан килгән традицияләрне дәвам итә. Шулай ук аның шигъриятендә Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Шәехзадә Бабич белән аваздашлык та сизелеп тора.

Быел төрки халыкларның уртак шагыйре – Магҗан Җомабаевның тууына 120 ел тулды. «Ялкын»ның бу санында аның лирик шигырьләре һәм гаҗәеп матур бишек җыры белән таныша аласыз.

Рәдиф Гаташ,

Татарстанның халык шагыйре.

 

Бишек җыры

Кояш, Аем,

Иркә таем,

Билимче сине:

Тышта давыл,

Тынган авыл,

Йокың да килде.

 

Йомшак бишек,

Җылы түшәк,

Ят син, кузыем,

Әлли, бәбкәм,

Бәлли, бәбкәм,

Йокла, йом күзең.

 

Колынчаклар,

Бәрән-лаклар —

Барысы йокыда.

Син — йолдызым,

Син — күз нурым,

Тал бал-йокыга.

 

Чая җаным,

Балапаным,

Суксын җил-давыл —

Курыкма аннан,
Сөйгән анаң

Саклап калыр, бел!

 

Бәү-бәү, бәбкәм,

Бәү-бәү, бәбкәм,

Әлли, бәлли, бәй!

Сәүләм, иркәм,

Булырсың кем

Бер көн тулган Ай!

 

Пешкән алмам,

Үскәч, аннан

Җилдәй җиләрсең:

Сылу-сөлек

Юрга, йөгерек

Тайга менәрсең.

 

Кара тун — җаргак,

Төлке тамак —

Чаклап, киярсең.

Куанычым,

Иркә бәбечем,

Кысып сөярмен.

 

Менеп тулпар,

Чөеп шонкар,

Тауга китәрсең.

Гел исемдә,

Яшь — күземдә,

Сагынып көтәрмен.

 

Кызык эзләп,

Кызлар күзләп,

Илләр гизәрсең.

Яхшы ат менеп,

Сылулар сөеп,

Өйдән бизәрсең.

 

Бәхет куып,

Тәхет диеп,

Юллар үтәрсең.

Йөрәк ярам,

Мин — бичара

Гел яшь түгәрмен.

 

Кайнап каның,
Батыр җаның

Иреккә омтылыр:

Дошман ирме,

Яшь бүреме —

Каршы кем торыр?!

 

Алмас кылыч,

Сөңге-корыч

Билгә тагарсың.

Син, сыртланым,

Арысланым,

Яуга чабарсың.

 

Туган җирдән,

Үскән илдән

Иргә ни кыйбат?!

Яшь юлбарыс,

Алыста алыш!

Шанга, канга бат...

 

Әйбәт эшең,

Гайрәт-көчең

Күрер карт анаң.

Түгеп яшен,

Туздырып чәчен,

Теләр: «Бул аман!»

 

Көтәм, көям:

Күрсәт, Иям,

Шул алтын көнен!

... Йокың — татлы,

Йокың — каты,

Кузыем, колыным.

 

Җаным да син,

Тәнем дә син,

Карачыгым, әү!

Әлли, бәбкәм,

Бәлли, бәбкәм,

Әлли, бәлли, бәү!

____________________________________

Кузыем — бәрән.

Лаклар — кәҗә бәтиләре.

Балапан — бала бөркет.

Алыс — ерак.

Иям — Тәңрем.

Карачыгым — иркәләү сүзе.

Кыран — көчле бөркет.

Алаш — казакъ сүзенең синонимы.

Асман — Күк.

 

Дулкын

 

Дулкыннан дулкын туадыр,

Дулкынны дулкын куадыр,

Дулкыннар һаман ярышыр...

Өнен сала – киңәш белән,

Йә бетмәс бер бәхәсеннән,

Ярышып, ярга барышы...

 

Дулкынга дулкын сер ачып,

Серләрен җайлап «урлашып»,

Дулкын тоташа дулкынга:

Гәүһәр күбеккә уралып,

Елан кебек боргаланып,

Ярга җитәргә омтыла.

 

Иркә баладай «былдырдап»,

Чылтыр, чылтыр, чылтырап,

Дулкынны дулкын куадыр,

Көмеш кәүсәрдәй суында,

Суының алтын буында

Ярының битен юадыр.

 

Мөлдерәтеп күзе яшен,

Яшьтә юып кыя ташын,

Сөенеп, чылк-чылк көләдер.

Елаганы – көлгәнедер,

Ә көлгәне – үлгәнедер,

Елап, көлеп – үләдер...

 

Чылтыр, чылтыр, чылтырап,

Берсенең серен берсе урлап,

Дулкынны дулкын куадыр,

Ярына бал бирәдер,

Бирәдер дә үләдер...

Үлгәч, дулкын – тынадыр.

 

 

Йолдызлар

 

Күкнең сансыз күзләре!

Ымсындырып, гел уйнап,

Чакырмагыз – баралмам...

Болыт, чык, Күк йөзен яп!

Кара җирдән китәлмәм:

Мин – моңлы җан, бәйдәге... –

Җирнең усал җиленнән

Анда, монда әйдәүле... –

Әмәлем юк. Анда да

Бер үпкәм бар Аллама:

– Сизгер йөрәк, очкыр җан

Бирдең нигә бәндәңә?

Җирдән яраткач, бирмәдең

Ник соң җирдәй тыныч җан?

Һәм бер сорау: безгә һаман

Ни сөйли бу Күк – асман?!

 

Чын бәйрәм булыр

 

Гүлидер дәрья,

Гөрелдидер дәрья,

Йөзендә дулкын уйныйдыр...

Күбеген чәчеп,

Корбанын дәшеп,

Җан кыюдан туймыйдыр.

 

Дулкыннан куркырмы,

Давылдан  өркерме? –

Дәрьяда безнең каек!

... Исән-сау юл үтсәк,

Теләккә җитсәк,

Килер бәйрәм – чын Гает!

 

Күкчәтау

 

Күк-асманга тоташкан,

Тәңре белән сөйләшкән

Күкчәтавым бик биек!

 

Куе кара-күк болыт,

Күп төстә нур, ут булып,

Күкчәтауны тор сөеп!

 

... Күкчәтау күзендә яшь,

Моң сурәте үзгәрмәс

Калын томан – монардан...

 

Чикерткә кермәс ешлыгы,

Уктан төз тал-яшь буе

Карагайга уралган.

 

Әллә кайда, биектә,

Укталып кош–киеккә,

Канлы күз-бөркет торыр...

 

... Муса булмаммы мин дә,

Ирештерсә Тәңремә

Күкчәтавым, булып Тур?!

 

Кочармын Муса аягын, –

Үләңем – изге таягым! –

Күкчәтауга мин меним:

 

Аяк басыйм Гаршенә,

Йөгереп барыйм каршына, –

Тәңрем теленә төшеним!

___________________

Муса пәйгамбәрнең Тур тавында Тәңре белән сөйләшүе күздә тотыла.

Үләң – шигырь.

Гарше – Аллаһ торган Күк каты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев