Логотип Идель
Ялкын

«ДҮРТЕНЧЕ КӨН»

Бүген Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатында 4 комплект медаль уйнатылачак. Дүшәмбе көнне синхрон йөзүдә, суга сикерүләрдә һәм ачык суда йөзүдә мавыктыргыч финаллар булачак.

Су спорт төрләре сараенда ярышлар иртәнге 10да башланачак. Башта хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан синхрон сикерүләр буенча алдан сайлап алу раунды узачак. Кичен шуның финалы булачак. Дөнья чемпионатларының 8 медале иясе Чэнь Жолинь һәм 2013 елгы Лю Хуэйся́ бассейнда кызыклы көрәш күрсәтәчәк. Мелисса Ву казанлыларга 10 метрлы каланчада микст-дуэтлар буенча таныш инде, бу көләч Австралия кызына сокланып карыйсың: “Без тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясадык һәм бронза алганыбызга шатбыз!” , – ди ул. Россия даны өчен Екатерина Петухова һәм Юлия Тимошинина көрәшәчәк, алар июнь аенда Европа чемпионатында алтын алды инде.

Көндез бер метрлы трамплиныннан индивидуаль сикерүләр финалына ир-атлар чыгачак. Медальгә 12 дәгъвачы арасында Росси вәкилләре юк, әмма Лондондагы Олимпия уеннарының америкалы бронза призеры Кристиан  Ипсенны ничек карамый каласың инде? Трамплинда берүзе дә, парлы килеш тә профессиональ эшләүче Хе Чаоны да карамый ярамый, мәсәлән, талантлы һәм күпкырлы Илья Кваша, ниһаять! Пекин Олимпиадасында бронза призеры булган бу Украина спортчысы Чемпионаттагы көндәшләре арасында кем буласын әйтеп бирде:

“Шул ук инглизләр һәм мексикалылар соңгы елларда бик алга китте. Колумбиядән килгән суга сикерүчеләр игътибарга лаек. Россия, Кытай һәм  Германия – күптәнге фаворитлар. Күргәнегезчә, көндәшләр җитәрлек”.

Чемпионатның бердәнбер спорт уеныннан нәрсә көтәргә соң? Үзең җан атачакларны сайлар вакыт җитте. Су полосы аренасында ир-атлар арасында алдан сайлап алу раундының 8 матчы узачак. Сак булыгыз, бик азартлы булачак бу уен. Россия АКШ уенчылары белән очрашачак. Барселонадагы Дөнья чемпионаты алтын медален яулаган венгрлар Казахстан командасы белән уйнаячак. 2013 елда икенче урынны алган Черногория командасы Сербия белән көрәштә тактика серләрен күрсәтәчәк. Хорватиядән килгән бронза призерлары канадалыларга каршы чыгыш ясаячак. Бу көнне бассейнга шулай ук Бразилия-Кытай, Греция-Италия, КАР-Аргентина һәм Япония-Австралия чыгачак.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының беренче көннәреннән күренгәнчә, синхрон йөзү тотрыклы рәвештә ажиотаж кузгата. Кичә микст-дуэтлар финалы чыннан да тарихи вакыйга булып әверелсә, бүген тамашачыларны төркемнәр чыгышы финалы көтә.12 команда техник программа күрсәтәчәк. Барселона Чемпионаты эпопеясе йомгакларыннан күренгәнчә, медальләргә Россия, Кытай һәм Испания туры юл салган.

Синхрончы кызлардан иртәнге бүләк – солисткаларның ирекле программа белән алдан сайлап алу раунды, анда 3 тапкыр Олимпия чемпионкасы - Россия горурлыгы Наталья Ищенконың спортка триумфаль кайтуы күзәтеләчк, ул инде кичә Светлана Ромашина белән дуэтта техник программа буенча алтын алган иде. Энергиясе ташып торган испан кызы Она Карбонелль шулай ук югары дәрәҗәдәге осталык күрсәтәчәк.

Мөгаен, 10 километрга ачык суда йөзү буенча ир-атлар арасындагы финал шактый четерекле булыр – монда унлыкка эләгер өчен көрәш барачак, бу унлык Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннары исемлегенә кертеләчәк. 72 спортчы Казансуда узышка чыгачак. Греция, Германия һәм Тунис, араларында бер-ике секунд калдырып, үткән юлы пьедесталга басканнар иде – көрәш бик кызу булды.

Усама Меллули – медальгә Тунистан килгән дәгъвачы һәм 2003-2004 елларда илнең иң яхшы спортчысы ул чакта өченче иде. Бу йөзүче спортчыларның хис-тойгылары турында болай ди: “Беләсезме, үз карьерамның бу этабында мин ачык суны күбрәк яратам, чөнки бу – маҗара, сәяхәт. Дистанция күп көч-куәт таләп итә, шул исәптән җан-күңел куәтен дә. Монда көрәш, тактика, бу тегендә-монда йөзеп йөрү генә түгел. Юлны ничек узасыңны син үзең хәл итәсең. Бу – искиткеч көрәш”.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев