Логотип Идель
Ялкын

"ДӘҮЛӘТ ЙОМГАКЛАУ АТТЕСТТАЦИЯСЕ ИМТИХАНЫ ТАТАРЧА?"

Бердәм дәүләт имтиханнарына керү хокукы өчен, 3 февральдә йомгаклау иншасын язуга Татарстанда 151 укучы теркәлгән, йомгаклау изложениесен язуга – 8.


Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.


Искәртеп үтик: чыгарылыш сыйныф укучылары, БДИга кертелү өчен, йомгаклау иншасын (изложениесен) узган елның 2 декабрендә язды. Нәтиҗәдә, Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучыларның 99,8 проценты “зачет” алды һәм нибары 34 укучының эшләре “незачет” дип бәяләнде. Моннан тыш, изложение язган 100 чыгарылышка (физик мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар) БДИга керү хокукы бирелде. “Незачет” булган очракта, иншаны 3 февральдә һәм 6 майда яңадан язу мөмкинлеге каралган.


Энгель Фәттахов брифингта 9нчы сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенә аерым тукталды. Министр билгеләп узганча, быел аларга 4 фәннән мәҗбүри имтихан тапшырырга туры киләчәк. Аның икесе, аерым алганда, рус теле һәм математика, – мәҗбүри, калган икесен укучылар үзләре сайлый.


Энгель Фәттахов шунысына да игътибар юнәлтте: укучылар сайлап алына торган фәннәрдән имтихан буларак ана теле һәм әдәбияты буенча сынау уза ала.


“Рус телендә белем бирә торган мәктәпләрнең татар төркемнәрендә, шулай ук татар, чуваш, мари, удмурт, мордва телләрендә белем бирә торган мәктәпләрдә укучылар, ана теленнән имтихан сайлаган очракта, иҗади биремле изложение язачак. Әлеге категория өчен үз телләрендәге әдәбияттан (родная литература) һәм рус телле төркемнәрдә белем алучылар өчен татар теленнән имтихан контроль-исәпләү материаллары буенча үткәреләчәк”, – диде министр. Ул билгеләп узганча, татар телендә белем алган 9нчы сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын туган (татар) телендә тапшыру мөмкинлегенә ия. 8 фән буенча контроль-исәпләү материалларының күрсәтмә вариантлары татар теленә тәрҗемә ителеп, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев