Логотип Идель
Ялкын

БЕЗНЕ ТАТАРСТАНЛЫ ИТКӘН АПА  

Сәяси ачлыкның 14 нче көнендә мин бер тамчы да су  эчә алмаслык хәлдә идем .Дус кызларым мине көчләп мәйданнан алып  киттеләр дә : "Үләр инде бу ,бахыр,үләр алдыннан юынып калсын,"- дип ,мунчага алып бардылар ...Нык ябыкканымны үзем дә сизә  идем .Шулай да кызлар мине үлчәп карыйсы иттеләр .Һәм шаккаттылар - 18 килога ябыкканмын!


 


Безнең милләткә хас булган сәер бер гадәткә тап булдым әле: ниндидер атаклы милләттәшебезне башка милләтнең атаклы бер вәкиленә тиңләргә яратабыз. Яратабыз гына да түгел, хәтта тиешле дип табабыз. Күрсеннәр, имеш, бүтән милләтләр, безнекеләр дә алардан ким түгел! Тукайны – Пушкин, Саҗидә Сөләйманованы – Ахматова, Рөстәм Яхинны Рахманинов белән чагыштырабыз... Бу гадәт начармы, юкмы –  белмим, үземдә дә бар ул. Мин менә татарның Маргарет Тэтчерын таптым һәм бүген ул – бездә кунакта. Татарстан суверенитетының «әнисе», язучы – Фәүзия апа Бәйрәмова.

1990 елларда Татарстанны суверенитетлы итү өчен Фәүзия апа мәйданнарга чыга, ялкынлы чыгышлар ясый, үз позициясен, мөнәсәбәтен белдерә, халыкны рухландыра. Бәйсез төбәктә яшәргә теләгән меңләгән кеше, Фәүзия апага ияреп, мәйданга агыла. Әби-бабаларыбыз хәзер дә Фәүзия Бәйрәмованы зур ихтирам белән телгә ала.

Әйдәгез әле, без, бүгенге заман яшьләре, «Сират күпере» сәхифәсенә хас булганча, четерекле, кайчак бөтенләй абсурд тоелган сораулар биреп, аның белән әңгәмә корып карыйк...

 

[gallery size="medium" link="file" ids="927,928,935"]

Шаулый каен татар акчасында...

 

– Фәүзия апа, Татарстанның үз акчасы булса, анда нәрсә яисә кемне сурәтләргә кирәк дип исәплисез?

– Сурәт төшерү мәҗбүри түгел инде. Әйтик, Гарәп илләрендә төшермиләр. Алтын Урда чорында бездә дә хан исемнәре генә язылган. Үзебезнең акчада бөек шәхесләребезнең – Кол Гали, Кол Шәриф, Сөембикә, Батырша, Күчем-хан исемнәрен күрәсем килер иде. Шулай ук – Казан Кремлен яисә ак каеннарны, төрки далабызны...

– Язучы буларак, үзегезне Нобель премиясенә лаек дип исәплисезме?

– Һәр язучы нәрсәгәдер лаек инде ул. Тик иң беренче бәяне үз милләтең бирергә тиеш. Әлегә миңа милләт андый бәяне бирмәде.

– Ә бездә, гомумән, Нобельгә лаек шәхесләр бармы?

– Язучылар турында белмим, ә менә физикларга, химикларга, шул ук Роальд Сәгъдиев, Рәшит Сюняевларда өмет бар. Язучылардан Чыңгыз Айтматовны тәкъдим итәр идем (берзаман бөтен төрки халыклар аңа Нобельне бирсеннәр дип, акция дә үткәргән иделәр), ләкин үлгән кешегә ул премияне бирмиләр.

–Татарлар – күбрәк гуманитариймы?

– Әйе, төркиләр – хисле халык. Бөек дастаннарны, җырларны, моңны тудырган халык, һичшиксез, гуманитарий. Татарлар кыш көне дә морҗасына  лалә төшергән. Һәр күргән әйберне матурлау, бизәкләү – тагын бер сыйфатыбыз. 1917 елгы революциягә хәтле бездә һәр мулла язучы булган. Шигырьме анда, үгет-нәсихәтме, иң мөһиме – аның халыкка әйтер сүзе җитәрлек булган. Ә физикларыбыз, математикларыбыз безгә түгел, бүтән милләтләргә хезмәт иткәнгә, без аларны белеп бетермибез дә... Ләкин алар да бар!

Татарлар хис ягыннан төрекләргә охшаган. Ә менә сәяси карашларыбыз буенча без итәкле халык – шотландлар белән охшаш. Ничәмә гасыр буена, нәкъ шотландлар кебек, бернигә ризалашмыйча, дәүләт дип кычкырабыз. Безгә дәүләт кирәк!

– Ни өчен сез хәзер дә шигырь язмыйсыз?

– Язам, ләкин алар, проза белән чагыштырганда, уртачарак. Драмалар да язып карадым, тик алар бер дистәдән артып китсә дә, үземне драматург дип әйтә алмыйм. Минемчә, һәр кеше үз өлкәсен һәм даирәсен белергә, сайларга тиеш.

– Сез, беренче чиратта, мөселманмы, татармы?

– Беренче чиратта мин – Кеше. Песи дә түгел, эт тә түгел, ә Кеше! Әти-әнием татар, иң әүвәл мин «әттә–әннә» дип авыз ачканмын, шуңа күрә мин – Татар. Динебез буенча – мөселман. Һәр бала, тугач та, диндә була, ләкин, минемчә, үз акылың белән дингә килү соңрак була.

 

«Акыллы татарларга фатир бирер идем»

 

– Шүрәле кемнән туган?

– Тукайдан түгел, билгеле. Шүрәле чыгышы белән җеннәр таифәсеннән, ә җеннәр бездән күпкә алга киткән цивилизация.

– Ә сез җеннәргә ышанасызмы?

– Корьәндә җеннәр барлыгы турында язылгач, ышанам, әлбәттә. Алар параллель дөньяда яши. Алдынгы халык булуларын бер сыйфат белән генә дә аңлатып була: без аларны күрмибез, ә алар безне күрә! Җеннәр арасында да мөселманнар һәм кяферләр бар.

Бүген Казан буйлап йөргән кызыл автобусларны кемдер коммунизмның кызыл шәүләсе, ди. Ә сез?

– Дисеннәр. Алар бит чынлап та коммунизм иленнән – Кытайдан. Шуңа да алар салкын, ят, уңайсыз. Ә троллейбуслар яшел, алар үзебезнеке, кадерле.

Бозда таеп егылмас өчен нишләргә кирәк?

– Үкчәле аяк киеме кимәскә. Ә иң шәп киңәш – яныңда тотынырлык якын кешең булсын.

Кышын митингларда сәгатьләр буе ничек өшемичә торып була?

– Киез итек кияргә кирәк! Халкыбыз уйлап тапкан аяк киеме климатыбыз өчен иң яхшысы.

  • Сез Президент булсагыз...


– Дәүләт дилбегәсен кулдан ычкындырмас өчен ил башы ир-ат булырга тиеш. Ә инде шундый хәл чынлыкта була калса... гаделлек байрагы күтәреп, милләт хакына эшләр идем. Ә иң мөһиме – экологияне кайгыртыр идем. Халык бары тик иң яхшы, файдалы, шик тудырмаган ризык кына ашарга тиеш! Чиста ризык – милләтнең сәламәтлеге. Республикабызга бөтен дөньядан иң акыллы татарларны, фатирлар бирә-бирә, яшәү шартлары тудыра-тудыра җыяр идем.

 

[gallery size="medium" link="file" ids="930,933,934"]

Татар кешесе айда да бар!

 

Дәрес тозлау гөнаһмы?

– Гөнаһ түгелдер, әмма бик начар эш. Заманында хәтта 40 градус салкында да күрше авыл мәктәбенә дәрескә йөри идем. Үз артымнан барырга теләмәгән классташларымны да, күчерергә бирмәячәкмен дип, ияртә идем. Безнең тәрбия бөтенләй икенче иде шул. Без мәгълүматны мәктәптән ала һәм шуңа да анда атлыгып тора идек. Суыкка түзеп, кар-буран ерып килеп җиткәч, мәктәптә без озак иттереп мичкә сыенып җылына идек...

Ә күчерү һәм күчертү – гөнаһмы?

– Мәктәптә дә, ВУЗда да күчерергә бирә идем. Егетләрне җәлли идем аеруча. Икесенең дә гөнаһмы-юкмы икәнлеген бары тик Ходай белә.

– Әсәр язу нәрсәдән һәм ничек башлана?

– Иң башта символын табам. Нәрсәдер тетрәндерергә тиеш. Башта мине. Аннан – укучыны да. Шау чәчәкле язгы болынмы, канатсыз акчарлаклармы – һәр әсәрдә тамга булырга тиеш. Ә хәзерге иҗатымны документлар өйрәнеп язам, чөнки әсәрләрем тарих белән бәйле. Сюжетны, исемнәрне, атмосфераны вакыт үзе безнең өчен язып калдырган, шуларны кызыклы итеп, билгеле бер тәртипкә китереп, кешеләргә тапшырырга гына кирәк.

Әсәр язганда үземне дирижер итеп хис итәм. Бер пультымда – сюжет, икенчесендә – стратегик максатым, төп геройларның характерлары, әсәрнең мәгънәсе, яшерен мәгънәсе. Пультны һич кенә дә ычкындырырга ярамый! Югыйсә, Айдар Хәлим әйтмешли, төп героең зәңгәр күзле булып базга төшәр дә, кара күзле булып Сахалинда пәйда булыр.

– Татарлар кайда гына эз калдырмаганнар. Ә шулай да, татар булмаган урын бармы дөньяда?

– Айда гына юк. Бөтен дөньяны гизеп чыгып та, татар булмаган бер генә авылны күрдем – Пермь өлкәсендә Чердын исемле авыл. Соңгы татарны рус зиратына күмгәннәр. Ә заманында биредә Болгар шәһәрчеге булган. Иң кызыгы, халык саны буенча, бу өлкәдә 500ләп татар яши. Баксаң, алар төрмәдә утыра икән. Исем китте! Төрмәдә син татар булудан туктамыйсың ич! Әле айда татар булмавын тикшерер өчен мине айга җибәрергә кирәк. Хәер, онытып торам, айда да Зөһрә кызыбыз бар бит!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев