Логотип Идель
Ялкын

БЕЗНЕҢ ГАЛАКТИКАДА НИЧӘ ЙОЛДЫЗ БАР?

Ә сезнең йолдызларга карашыгыз нинди? Яхшымы? Бик яхшымы? Димәк, бу язма сезнең өчен!

Бүген көн болытлы һәм яңгырлы булу сәбәпле, аларны күзәтеп булмады, ә кичә-ә-ә... Рәхәтләнеп текәлеп яттым мин аларга! Йолдызларны карау – минем төндәге иң яраткан шөгыльләрнең берсе. Шуңа күрә, “газ шарлары” (ә Википедия миңа нәкъ шулай җавап бирде) турындагы язманы тәкъдим итәм.

ЙӨРӘК БЕР МИЗГЕЛГӘ ТУКТЫЙ


Күзәткәнегез булса, йолдызларга караганда һәммәсе тынычлана, үз урынын таба. Күзләр ял итә ул вакытта. Табигый һәм иркен... Ә йөрәк бер мизгелгә туктый. Матурлыктан, серлелектән, билгеле!

Бу яктырткычларны санап-күзәтеп утырган чаклар була. Бик мавыктыргыч. Ә без алар турында нәрсә беләбез соң?! Йолдызлар турында фактлар белән танышырга да вакыт җитте!

1) Йолдызлар размерлары буенча аерылалар. Ул безгә – адәмнәргә генә шундый бәләкәй булып тоела. Ә Кояш – ул да бит йолдыз! Җир шарыннан зурлыгы миллион тапкырга артык, әмма йолдыз! Шуңа өстәп, планетабызга иң якыны да.

2) Әмма Кояш ападан да зуррак йолдызлар бар икән. Бу “гигантойолдыз” авырлыгын Кояш авырлыгын йөзгә тапкырлагач табып була.

3) Икеләтә йолдызлар, икенче сүз белән “двойные звезды” – парлылар үз-үзенә тартылышалар. Тартылышу рәвешендә шартлау булырга тиеш, ләкин, ни хикмәт, чиксез “сабыр”дыр алар! Кешеләр кебегрәк.

4) Pistol исемле кайнар йолдыз бар, ул бөтенләй суынмый! Ул инде – хап – һәм шартларга гына тора сыман, ләкин кайнар температурасы белән дә формасын саклый белә. “Йолдызлардан киңәшләр” сәхифәсе бу, кызлар!

5) Һәм иң популяр сорауга да җавап бирми булмас. Киек Каз юлында, мисал өчен, ничә яктырткыч бар? Җавап: 200-400 миллиард! Безнең галактикага гына кагыла торган саннар, ә инде башка 500 миллиард галактиканы исәпкә алсак, йолдызлар ай-һай, гаять күп булачак!

Күк йөзен, планеталарны, йолдызлыкларны һ.б. бик кызык үтә серле әйберләр - астрономия карамагында өйрәнелә. СССР вакытында ул мәктәпләрдә дә кергән,  тик хәзер инде “телескоп балалары” юк диярлек. Телефон экраннына төбәлгәнче, өскә – галәмгә карарга киңәш итәм! Вакытны кызыклы итеп кенә түгел, файдалы итеп тә үткәрергә, дуслар!

Резидә ӘЛМИЕВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев