Логотип Идель
Ялкын

«БӨЕК БОЛГАР» СИНЕ КӨТӘ»

Тарих белән шаярырга ярамый. Кызыксынам, өйрәнәм дисәң, ныклап һәм бөтен көчеңне биреп өйрәнергә кирәк. Китап, белешмә, тарихи карта - болар барысы да бик шәп, әлбәттә. Тик бу ысуллар вакытны күп таләп итә. Чынлыкта, ике гасырлык тарихны мизгел эчендә дә өйрәнеп була икән бит. Ничек дисеңме? "Бөек Болгар" Рәсәйкүләм тарихи фестивале ярдәмендә.

14-16 нчы август көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә "Бөек Болгар" Рәсәйкүләм тарихи фестивале старт алачак. Әлеге чара Бөек Болгар чорын, ата-бабаларыбызың тормышын, көнкүрешен искә төшерү өчен эшләнә. Фестивальне оештыру өчен җаваплы Алексей Кокурин белдерүенчә, биредә 10-15 гасырда яшәгән кешеләрнең тормышлары, һөнәрчелек һәм сугыш алып бару осталыгы, көрәш алымнары турында белеп булачак. "Биредә алдан куелган, өйрәнелгән шоу булмаячак," - дип белдерде фестиваль җитәкчесе Сергей Иванов. Оештыручылар тарихи көрәш белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче төркемнәрне бөтен Рәсәй буенча җыйганнар. Алексей Кокурин: “Тамашачылар "100гә 100" уенын да күрә алачаклар,” – дип белдерде. Батыр ирләрнең кылыч күтәреп бер-берсенә каршы көрәшүләрен күрәсең килсә, әлеге фестиваль сине көтә. "Ә берәр кеше яраланса?!" Башыңа шундый уй килдеме? Сине тынычландырырга ашыгам, дустым: коралларның барысы да тупас башлы, кайралмаган булачак. "Кунакларның һәм катнашучыларның куркынычсызлыгы, сәламәтлеге – беренче чиратта," – диләр оештыручылар.

Ә ат турнирына мөнәсәбәтең ничек? Баһадирларның атка атланган килеш корал тотып көрәшкәннәрен күргәнең бармы? Юк икән, димәк, фестиваль сине куандыра алачак.

"Бөек Болгар" җыенында катнашучы һәркемгә күңеленә ятышлы мастер-класс сайлау мөмкинлеге бирелә. Биредә һөнәрчелекнең күп төрләре һәм кул эшләре белән танышырга, ата-бабаларыбызның технологияләре нигезендә буяу ясау, тукыма туку серләренә төшенергә була.

Фестиваль быел икенче тапкыр уздырыла. Оештыручыларның сүзләренә караганда, 2014 нче елда 3 көн эчендә Болгар җирлегенә 14000 кунак килгән. Быел исә чара географик яктан тагын да киңәйде, шуңа күрә 25000гә кадәр кунак булыр дип көтелә. Синең дә шул 25000 кеше исәбендә буласың киләме? Алайса ВКонтакте социаль челтәренә яки җыенның рәсми сайтына http://bulgarfest.ru/ кереп күбрәк мәгълүмат ал. Оештыручылар фестивальгә килергә теләгән һәркемне зур түземсезлек белән көтеп калалар!

Я, ничек, барабызмы? Барабыз!!!

[gallery size="medium" ids="2275,2276,2277,2278,2279,2280,2281,2282,2283"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев