Логотип Идель
Ялкын

«УНБИШЕНЧЕ КӨН НӘТИҖӘЛӘРЕ»

6 нчы август көнне медальләрнең биш комплекты уйнатылган “Казан Арена” бассейнында 2 держава – Кытай һәм АКШ триумфаторлар булдылар. Кытай су спорт төрләрендә өстенлек алырга маташа, әлегә исәп америкалылар белән ярышта тигез – 2:2.

200 метрга комплекслы йөзүдә 5 тапкыр Олимпия чемпионы, йөзү буенча АКШ җылма командасы әйдәп баручысы һәм танылган спортчы Райан Лохте җиңүче булды, ул хәзер, Майкл Фелпс кебек үк, үз командасына үрнәк булып торачак.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Комплекс, 200 м.

1. Райан Лохте (АКШ) - 1:55.81

2. Тьяго Перейра (Бразилия) - 1:56.65

3. Сун Ванг (Кытай) - 1:56.81

Нин Цзетао ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә җиңеп чыкты. Финалда ул ярымфиналда үзен узып киткән австралияле Кэмерон Макэвойны артта калдыра алды һәм Дөнья чемпионаты кысаларында кыска дистанцияләрдә алтын медаль алган беренче азиат спортчы булды. Шулай булгач, бу җиңү бөтен Азия өчен бүләк исәпләнә. Совет чорының һәм Россиянең легендар йөзүчесе Александр Поповка тиңләшергә җыену, Австралиядә шөгыльләнүләр – егетнең җиңүгә бару юында шәхси “рецепт”лары күп.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Ирекле стиль, 100 м.

1. Нин Цзэтао (Кытай)  - 47.84

2. Кэмерон Макэвой (Австралия) – 47.95

3. Федерико Грабич (Аргентина) – 48.12

Фу Юаньхуэй аркада 50 метрга йөзүдә Дөнья чемпионкасы булды. Тырышып шөгыльләнүләр һәм узган Дөнья чемпионатында (Барселонадагы бронза медаль) алган тәҗрибәсе үз эшен эшләде.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Аркада, 50 м.

1. Фу Юаньхуэй (Кытай) - 27.11

2. Этьен Медейрос (Бразилия) - 27.26

3. Лю Сян (Кытай) - 27.58

Япония спортчы кызы Нацуми Хоси баттерфляй белән 200 метрга йөзүдә финал ярышы җиңүчесе булды. Спортчы кыз бер ел элек кенә операция кичергәнлектән Чемпионатта авырлык белән чыгыш ясаса да, җиңүгә ирешә алды. Матбугат конференциясендә ул Азия илләренең йөзүдә нык кына алга китеп баруларын ассызыклап узды, моны аның Кытай җыелма командасы вәкиле белән бер пьедесталда басып торуы да раслый.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Баттерфляй, 200 м.

1. Нацуми Хоси (Япония) - 2:05.56

2. Камиль Адамс (АКШ) – 2:06.40

3. Чжан Юфей (Кытай) – 2:06.51

АКШ җыелма командасы хатын-кызлар командалары арасында ирекле стиль белән 4x200 эстафетасында җиңүгә иреште.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. Эстафета,4х200

1. АКШ - 7:45.37

2. Италия - 7:48.41

3. Кытай - 7:49.10

Хорватия җыелма командасы – су полосында ир-атлар турнирының беренче финалисты. Гамәлдәге Олимпия чемпионнары грекларны 3 нче урын өчен генә көрәш матчына әзерләнергә җәҗбүр иттеләр.

ДЧ-2015. Су полосы.

Ир-атлар. Ярымфинал.

Хорватия – Греция – 10:10 (3:1, 2:3, 2:2, 3:4) (5:3 – пенальти буенча)

Икенче финалист булып бүгенге соңгы матчта Италия командасын җиңгән Сербия командасы танылды. Италиялеләр, чирекфиналда венгрларны  - гамәлдәге Дөнья чемпионнарын алтыннан мәхрүм итү өчен тырышканда көчләрен артык күп сарыф иткәннәр ахры, ярымфиналда Дөнья сериясенең гамәлдәге җиңүчеләренә тиешенчә каршы тоа алмадылар.

ДЧ-2015. Су полосы.

Ир-атлар. Ярымфинал.

Италия – Сербия – 6:10 (1:5, 1:3, 2:1, 2:1)

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев