Логотип Идель
Ялкын

АВЫЛДАГЫ МЕМОРИАЛЛАР ИГЪТИБАРГА МОХТАҖ!

Тарихи белешмә

Һәйкәлләр кую – борынгы гадәт. Башлыча күмү урынын билгеләү, күмелгән кешене зурлау йөзеннән куелып (Мисыр пирамидалары, Шәрык илләрендәге кабер өсте ташлары), ритуаль, дини функция үтәгәннәр. Соңрак һәйкәлләр җәмгыять тормышына якынаеп, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларны, күренекле императорларны, сугыш башлыкларын мәңгеләштерүгә юнәлтелгән була. Хәзер без аңлый торган мәгънәдәге һәйкәлләр Борынгы Рим территориясенә карый. Анда императорларның атлы сыннарын, мемориаль аркалар һәм колонналар урнаштырылган. Яңарыш чорында Европада шулай ук сынлы һәйкәлләр, ә XVIII-XIX гасырларда күләмле мемориаль комплекслар (мәсәлән, триумфаль аркалар, капкалар) киң таралыш таба.  

 

Ташка уелган хәтер

Аңлашыла ки, нинди дә булса вакыйга яисә шәхес ил, дәүләт тормышында никадәр зур урын тотса, моңа багышланган һәйкәлләр саны шулкадәр күп була. Шуңа да афәтләрнең иң зурысы – Бөек Ватан сугышына караган мемориаль комплекслар, истәлек объектлары безнең илдә бихисап (чит илләрдә дә аларның саны шактый).

Авыл балалары һәм ялларга авылга кайтучылар белә – һәр авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәлләр, стеллалар һәм исемнәре язылган истәлек такталары бар. Гадәттә мондый комплекслар бакча эчендә урнаштырыла. Кайбер авылларда бу һәйкәлләргә әллә ни игътибар да бирелми, аларга инде күнегеп беткәннәр, алар авыл архитектурасының һәм топографиясенең бер элементы буларак кына кабул ителә. Кайбер һәйкәлләрне янында үсүче агач-куаклыклар инде каплап диярлек киткән. Югыйсә, берничә мәрмәр тактада уелып язылган 50-70ләп исем артында күпме фаҗига, күпме җимерелгән язмыш яшеренгән. Сугышчыларның исемнәрен укыганда ниндидер бер тетрәнү кичерәсең – фамилияләре буенча бу кешеләрне ничек тә булса күз алдына китерергә тырышасың, күңелеңнән аларга рәхмәт укыйсың...

 

Россиядәге һәйкәлләр

Илебез киңлекләрендә Бөек Ватан сугышына багышланган мемориаль комплекслар саны бик күп – һәр шәһәр, һәр авыл үз хәтерен саклый. Һәйкәлләрнең бигрәк тә масштаблылары герой шәһәрләрдә куелган. Россиянең иң билгеле мемориаль комплексы – Мәскәүдәнең Поклонная тавындагы Җиңү паркы. Ачылу датасы – 1995 елның 9 мае. Комплекс территориясендә мәчет, синагога, храм, хәрби техника күргәзмәләре, Бөек Ватан сугышы музее урнашкан.

Санкт-Петербург та шактый зур Җиңү паркы белән мактана ала. Паркта шәһәрдә туган каһарманнарның бюстлары урнашкан Каһарманнар Аллеясы, Ленинградны саклау һәм Блокада музеен карарга була.

Илебезнең шулай ук киң билгеле мемориаль комплексы – Волгоград шәһәрендәге Мамай курганы. Бу тауда 1942 елның сентябреннән башлап 1943 елның гыйнварына кадәр канлы бәрелешләр бара. Сугыш тарихының иң мөһим этапларыннан булган Сталинград өчен көрәш Мамай курганы территориясен дә үз эченә ала. Комплекста бар дөньяга да билгеле дөньяның иң биек һәйкәлләреннән булган «Родина-мать зовёт!» һәйкәле урнашкан. Моннан тыш Монументаль рельеф, Хәрби зират, Дивар хәрабәләрен карарга була. Берничә архитектор тырышлыгы белән бу комплекс сигез ел дәвамында (1959-1967) төзелә.

 

Киләчәккә карап

«Һәйкәлләр кую һәм урамнарга исем бирү үткәндәге вакыйгаларны зурлау, хатирәләрне саклау өчен бик мөһим. Әмма барыннан да элек алар киләчәк турында искәртеп тору өчен кирәк», – дип әйткән Андреас Микелис, Германиянең Израильдәге илчесе.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев