Логотип Идель
Ялкын

АНА КАДЕРЕ. Дүртенче бүлек

Дүртенче бүлек


/башы/


Ялгызлыктан интеккән чагымда, бәхетемә, юлымда яхшы ир очрады. Аның белән без кибеттә таныштык. Баламны беренче күрүендә үк кулына алып яратуын күргәч, аны шунда ук үз иттем. Бәхетле яшәдек без аның белән. Улыбызга иптәшкә бер кыз да алып кайттым. Кайттым диюем дөрес булмас… Аны миңа үле туды дип хәбәр иттеләр, тик мин аның тере килеш тууына чын-чынлап ышанган идем. Табиблар мине тынычландыра – тынычландыра ах иттеләр. Мин аларны судка бирәм дип куркыттым. Тик ирем моңа каршы булды. Шул табибларга ышанып, эшне туктатты. Баламның кая күмелгәнен дә әйтмәделәр, курчакка тиң күреп уйнадылар аның белән.


Шунысы исемдә: Бала тудыру йортында яткан чагымда тәрәзәдән күрдем бер көн бер хатынның бала белән чыгып барганын. Кулындагы сабыйны үз балама охшатып ачыргаланып «Баламны калдыр!» дип кычкырдым. Тик теге хатын мине ишетмичә, ашыгып кына машинага кереп утырды. Мине җүләргә санап кеше еш көлде. Бу хәбәр әниемә дә күптән барып ирешкән иде.


Иремә рәхмәт, һәрчак янымда булды. Малайны үзенеке итеп күреп яратты. Шуңа иркә булгандыр инде тегесе. Әйе, балабыз артык иркәләнеп үсте. Картлык көнебездә таянычыбыз булыр дип өметләндек, ялгышканбыз. Тыныч көн күрсәтмәде ул безгә. Укуыннан көн дә качып кайтканы өчен, укытучысы һәрчак мине мәктәпкә чакырып торды. Чын-чынлап әйткәндә, аның тәртибеннән туеп беттем. Эшемдә дә миннән мыскыллап көлделәр шулчакта.


Иң авыр сынау – иремнең үлеме булды. Көтмәгәндә, хәер уйламаганда гына билгесез авыру белән үлеп китте, бәгырь кисәгем. Аның тумыштан муены кырыенда чәчәккә охшаган эзе бар иде. Шул шрамын күргән һәркем сокланып карады. Шуңа күз тидергәннәр дип тә уйладым әле бер яктан. Аның янда булмавына бер ел ышана алмыйча яшәдем. Якын кешемне югалту белән, улым тагы да начарланды. «Әтинең үлемендә син генә гаепле» дип мине кыйнады. Анасына ничек шулай кул күтәрә алгандыр, белмим. Тик мин тешемне кысып сабыр булдым. Сукса да, акырса да каршы әйтмәдем.


Иң аянычы ул өйләнгәч башланды. Киленне ул миңа күрсәтмәде. Аерым йорт салырга акчалары  җитмәгәч, авылдагы йортны сатарга булды. Әти – әнием дә исән түгел иде ул чагында. Аларның, хәер, минем газиз йортымны сатарга ике куллап каршы булдым.



Дәвамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев