Логотип Идель
Ялкын

АЛЕКСАНДР БУРЗЯНЦЕВ ТУГАН!

Бүген рәссам Александр Бурзянцев туган көн! Александр Бурзянцев (Александр Данила улы Бурзянцев, рус. Александр Данилович Бурзянцев) – рәссам, С. Юлаев премиясе лауреаты (1986), БАССР халык (1979), РСФСР атказанган (1987) рәссамы. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1958).


Тормыш юлына килсәк, 1928 елның 19 октябренда БАССР Җылаер кантоны (хәзерге Җылаер районы) Яңа Преображенский (Баракал) хуторында туган. Гаиләсе белән Магниттауга күченеп, яңадан кире кайтканнар. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Бертуганнары Николай белән Виктор шулай ук рәссамнар.


Александр кечкенәдән рәссам булырга хыяллана. К.А. Савицкий исемендәге Пенза сәнгать укуханәсен (1951) (Иван Силыч Горюшкин-Сорокопудов сыйныфы) тәмамлый һәм Җылаерда урта мәктәптә рәсем укыта. 1952 елда Уфага күчеп килә, «Башрәссам» иптәшлеге»ндә эшли башлый. Иҗаты шактый киңкырлы, Рәссам үзенең иҗатында рус пейзаж мәктәбе алымнарын дәвам итә, пейзаж жанрында эшли. Әсәрләренең күпчелеге Урал табигатенә багышланган: «Сим шәһәре» (Сим-городок) (1957), «Иске Урал шәһәрчеге» (Старый уральский городок) (1959), «Бианка елгасында» (На реке Бианке) (1960), «Кандракүлдә» (На озере Кандрыкуль) (1966), «Ак кар» (Белый снег) (1966).19-2



Тормышы


1970 елларда С. Есенин, С. Аксаковка багышланган картиналары иҗатына яңа тема алып килә: «Язгы көн. Шагыйрь бакчасы» (Весенний день. Сад поэта) (1970), «Есенин өендә» (В доме Есенина) (1970), «Т.Ф. Есенина истәлегенә» (Памяти Т. Ф. Есениной) (1980); «Агыйделдә боз ага» (Ледоход на Белой) (1989), «С. Аксаков туган җир» (Место, где родился С. Т. Аксаков) (1989), «Буран» (1990).


Суздаль (1968), Переделкино (1974), Келәшкә (1987) иҗади сәяхәт кылу рәссамга яңа картиналар ясауга юл ача, тематикасын баета, аңа портрет жанрын өсти. 1980 еллардан башлап, Уфа шәһәренә багышланган сурәтләр шәлкеме ясый.


Иҗади мирасы Третьяков галереясендә, Рус музеенда, Уфада Нестеров исемендәге сәнгать музеенда саклана.  1953 елдан башлап республика, зона, бөтенрусия, чит илләрдәге күргәзмәләрдә катнашып килә. Шәхси күргәзмәләре Мәскәүдә (1977, 1979), Пензада (1979), Рязань өлкәсе Константиновка авылында (1974), Уфада (1980, 1988, 1995), Нефтекамск, Бәләбәй, Салават (1995) шәһәрләрендә уздырыла. Хөтеренә Уфаның Нагаево бистәсендәге урамга исеме бирелгән.



Мактаушлы исемнәре:



  1. Салават Юлаев премиясе (1986).

  2. РСФСР атказанган рәссамы (1987).

  3. БАССР халык рәссамы (1979).

  4. БАССР атказанган рәссамы (1966).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев