Логотип Идель
Ялкын

«АКЧА ЭШЛӘРГӘ ЯРАТАМ!»

Нәкъ менә шулай дип шаккаттырган безнекеләрне авылдашым Салават «ЯЛКЫН» журналы белән очрашуда. «Син бик яшь ич әле, ничек эшлисең аны?!» ‒ дип сораштырганнар. Моңа да җавап табылган Салаватның. Акчаны кем яратмый, дияр кайберәүләр. Анысы шулай, тик хәзерге тормышыбызда акчаны да, аны эшләп алырга яратучылар да бик сирәк калып бара. Күктән төшмәсме, дип көтеп утыручылар, әти-әнигә генә өмет баглаучылар да - җитәрлек! Ә менә 6 нчы сыйныфта укучы егетебез эшләп табу юлларын белә... 

«СЫЕР ГАЕПЛЕ ТҮГЕЛ...»


«Әтигә ияреп «шабаш»кага йөрим, уң кулы мин әтинең, ‒ дип башлады сүзен Салават. ‒ Парник сүтәбез, ябабыз. Төзү эшләре – безнеке. Кайчак көненә берәр меңнән дә чыга! Җәй буе бер көн дә калдырмыйча көтү көттем. 37 мең эшләдем! Көтүебездә 220 сыер иде. Йөри-йөри, аларны үз туганыңдай ярата башлыйсың икән. Һәрберсен таныйсың, сәләтләрен ачасың. Бер сыер да икенчесенә охшамаган, һәрберсенең үз холкы бар. Холыкларын әйбәтләп өйрәнмәсәң, кайчан кайсыннан нәрсә көтәргә икәнен белә торган түгел! Эшләгән акчама велосипед алдым, әле менә хоккей костюмы аласым килә...»


Зилә: Көтү көткәндә нинди күңелле вакыйгалар булганы бар, нинди маҗараларга юлыктың?


Салават: Әй, анда һәр көн диярлек – маҗара! Бер дә тик тормыйсың. Шулай беркөнне сәпиткә атланып көтүне алып кайтып барабыз. Кулда – чыбыркы, аның очы җирдән сөйрәлеп бара. Бер сыер китереп басмасынмы чыбыркыга! Ахырын аңлагансыздыр инде: сәпит ‒ бер якта, мин ‒ икенче якта. Соң, үземнең игътибарсызлыктан инде! Сыер гаепле түгел минем баш эшләмәгәнгә! Сер итеп кенә әйтәм: әле без сыерларга утырып та йөрибез. И кызык була инде! Хикмәт!9igazXACn0I


КЫЛЫЧ, ПИЦЦА ҺӘМ БАШКАЛАР...


Зилә: Гел көтү көтеп кенә уздырмыйсың ич инде син гомереңне, әйеме, Салават. Өеңдә ниләр эшлисең?


Салават: Әлбәттә, кышын көтү чыкмый бит! Өйдәме? Өйдә... һәркем эшли торган эшләрне эшлим инде. Идән себерәм, ашарга да пешергәлим. Мин әмәлләгән пицца, алма пирогы телеңне йотарлык була! Мактанып әйтүем түгел, чыннан да шулай.


Зилә: Әле син агачтан да әйберләр ясыйсың икән дип ишеттем.


Салават: «Ялкын» журналы безнең мәктәпкә кунакка килгәндә сөйләгән идем, шуннан таралгандыр инде бу хәбәр. (Көлә.)


Зилә: Шулай шул... Кайчан бу шөгыль белән кызыксынып киттең соң? Каян килде бу кызыксыну?


Салават: Әле күптән түгел генә тотындым ясарга. Үзем дә белмим, ничектер кызык булып тоелды. Каяндыр бер такта кисәге табып алдым да, кая әле, кылыч ясап карыйм, дип уйладым. Ярыйсы гына килеп чыкты. Уннан артык кылычым бар хәзер!


Зилә: Нишлисең инде алар белән? Сатарга ниятлисеңме?


Салават: Агач кылычка кызыгырлар дисеңме? Уйлап карарга кирәк... Әлегә уйнар өчен генә куллана идек. Дус малайлар белән...


Зилә: Агачтан тагын берәр нәрсә ясап карарга уйламыйсыңмы соң? Кылыч белән генә канәгатьләнмәкче буласыңмы әллә?


Салават: Берсендә җәя белән ук ясаган идем. 67 метрга очты!


Зилә: Абау! Кешегә тисә?


Салават: Тисә, үлми инде. Агач ук бит ул! Больницага гына бара. (Көлә.) Әле менә нунчак ясап карарга исәп (нунчак – ике таякны чылбыр белән берләштереп ясалган салкын корал ‒ З.С.). Кемнең кай җире нишләр, белгән юк...


Зилә: Корал да корал синең телеңдә, ә!


Салават: Мин бит кешегә зыян китерү турында уйламыйм, үземнең осталыгымны гына сынап карыйм. Булдыра аламмы, юкмы...


Зилә: Әңгәмәң өчен рәхмәт сиңа, Салават! Мавыгуларыңның болары да сиңа табыш китерсен! Бәлки, безнең «Ялкын» укучыларын да өйрәтерсең кылычлар, җәя-ук ясарга?


Салават: Була ул!20141123_133711


БЕЛЕШМӘ:


Кыскача белешмә


Аның турында


Исеме: Салават Хәлиуллин


Туган көне: 3 нче июль, 2002 ел


Туган җире: Арча районы, Шекә авылы.


Кызыксынулары: акча эшләү, ашарга пешерү, хоккей уйнау, велосипедта йөрү, агачтан төрле әйберләр ясау.


Фотолар Салават ХӘЛИУЛЛИН архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев