Логотип Идель
Ялкын

АЙДАР ХӘЛИМ: ЯШЬ БУЫНГА МӨРӘҖӘГАТЬ

 

Сөекле энекәшләрем, сеңелкәшләрем! Татар яшьләре! Башларыгызны күтәрегез!..  Без, татарлар, җир йөзендә сирәк мәдәни мирас — татар цивилизациясен тудырган милләт. Без Кол Галиле, Мәрҗәниле, Тукайлы, Җәлилле, Сәйдәшле, Яруллинлы, фашизм рейхстаг түбәсенә беренче байрак кадаган Гази Заһитовлы халык.

[caption id="attachment_11140" align="alignleft" width="193"]халык 2 Гази Заһитов[/caption]

Биш гасыр эчендә заман мәхшәрләре аша үтеп, исән кала — телен, сәнгатен саклый алган халыклар җир йөзендә сирәк.


Моның өчен халкың да титан булырга тиеш. Әйе, кайчандыр мәшһүр төрки каһанатлар, Хәзәр, Болгар,Алтын Урда дәүләтләре, Казан ханлыклары кебек җир йөзен тетрәтеп торган мәмләкәтләр тотып та, үзе дәүләтсез калгач,  патшалыктан бер тиен дә акча алмыйча, үз исәбенә мәктәп-мәдрәсәләр тотып, бөек Тукайлар, Мәҗит Гафуриләр, Муса Җәлилләрне үстергән халык. Соңгы бөек Ватан сугышында гына өч миллион татар катнашып, шуның бер миллионын корбан иткән халык. Без — Европа уртасында — Берлинның Плетцензее төрмәсендә Гайнан Кормаш, Муса Җәлил, Абдулла Алишлар җитәкчелегендә унбер батыр улының башы гильотина балтасы астында киселгән горур халык.




[caption id="attachment_11138" align="alignright" width="219"]халык 1 Гайнан Кормаш[/caption]

Татар яшьләре! Башларыгызны күтәрегез!


Без рейхстаг түбәсенә беренче байрак кадаучы булып исәпләнгән Егоров белән Кантариядән чирек тәүлеккә алда байрак кадаган Гази Заһитовлы халык. Без сугышның 1941 елның 22 июнендә башланачагын һәм Япониянең СССР -га һөҗүм итәчәген алдан хәбәр иткән бөек татар разведчигы Исхаковлы халык. Фашизмга каршы сугышта татар теле, аның әдәбияты-сәнгате дә сугышты. Фашизм белән хәлиткеч алышта урыс теленең генә көче җитмәгәч, Политбюроның махсус карары белән 1943-1945 елларда фронтларда татар телендә йөз меңнәрчә тираж белән 24 фронт газетасы чыкты. Әгәр 1939-1945 елларда икенче бөтендөнья сугышына җан башынан чыгып караганда иң зур өлеш керткән халыкларны исәпләсәң, татар милләте иң алдагы урыннарның берсен алып торыр иде.




Сөекле энекәшләрем, сеңелкәшләрем!


Элек һәр милләтнең туган теле Россияне — уртак Ватаныбызны ныгытуга, аңа карата мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Шуңа күрә барча милләтләр туган телләрендә укытылган, шушы мәхәббәт Рәсәйне авыр сугышлардан имин алып чыгу чарасы булып хезмәт иткән. Хәзер киләчәк сезнең кулда. Бабаларыгыз биргән корбаннар рәнҗеп ятмасын! Татар милләтенең мәгърифәте өчен көрәшкә күтәрелегез! Ата-бабаларыбыз дине нигезендә хәләл татар-мөселман белән никах корып, хәләл, иманлы балалар үстерегез! Милләтегез белән түбәнсенүдән туктагыз!

АЙДАР ХӘЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев