Логотип Идель
Ялкын

40 КӨННӘН ФАНТАСТИКА ЧЫНГА ӘВЕРЕЛӘЧӘК

Фантастика яратучылар, сезнең уйдырмалар чынга ашар көннәр җитә! Костюмнар әзерләргә, биюләрне кабатларга, яраткан язучыларга бирәсе сорауларны барларга төгәл 40 көн вакыт калды. 3 ноябрьдә Казанда 26нчы «Зиланткон» башлана.


Нәрсә ул «Зиланткон» һәм анда нишләп була?


«Зиланткон» - фантастикага мөкиббән булучылар, рольле уеннар уйнаучылар, киләчәк турында уйлаучылар һәм бер дөньядан икенчесенә сәяхәт итәргә яратучылар өчен оештырыла торган конвент.


Монда әдәбият, бию, өстәл уеннары, футурология, сценарий язу, фехтование һәм башка күп-күп үзенчәлекле остаханәләрдә катнашырга, үзең кебекләр белән бәхәсләшергә, физик һәм акыл көчен сынашырга, яңа идеяләр табарга була.


Конвент беренче тапкыр 1991 елда оештырыла. Аны Казандагы «Ил гизүчеләр» дип аталган фантастика яратучылар клубына йөрүчеләр уздыра. Анда Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярскийдан 70тән артык кеше катнашкан. Безнең көннәрдә катнашучылар Россиянең 70 төбәгеннән килә, аларның саны - мең ярымнан артык.


zilantkon_4

Быел нәрсәләр көтелә?


Быелгы конвентның һәр көнендә аерым чараларга өстенлек биреләчәк.


Беренче көн - музыкаль чаралар көне. Шуңа күрә ул «Мельница» төркеменең концерты белән башланачак, бию буенча мастер-класс белән дәвам итәчәк, бал белән тәмамланачак. Остаханәгә моңарчы бер тапкыр да биеп карамаучылар да чакырыла.


Икенче көн өстәл уеннарына багышлана. Бу – уеннарны уйлап табучылар, аларны уйнаучылар һәм бу өлкә турында әле бернәрсә дә белмәүчеләрнең очрашу көне булачак. Монда уеннар белән танышу да көтелә. Файдалы сөйләшүләр дә – көн тәртибендә. Өстәл уеннарын уку процессында ничек кулланырга яки борынгы уеннарны заманчалаштыру кирәкме, дигән сорауларга җавап эзләүдән кызыклы сөйләшү килеп чыгарга охшап тора.


Өстәл уеннары уйлап табу белән мавыгучылар өчен махсус конкурс та оештырылачак.


Өченче көн фехтование яратучыларны берләштерәчәк. Борынгы сугыш төрләрен сөючеләр махсус туринирда көч сынашкан арада, осталар “новичоклар” өчен фехтование буенча мастер-класс уздыра торырга вәгъдә итә.


Моның белән генә бетми, әлбәттә.


Футурология белән кызыксынучылар бергә җыелып кеше һәм машинаның симбиозы турында сөйләшергә планлаштыра.


Әдәбият сөючеләр «Зиланткон»да язучылар Евгений Лукин, Святослав Логинов, Дмитрий Скирюк белән очраша ала. Конвентка беренче мәртәбә прозаик, тәнкыйтьче, антологист, әдәбият белгече, Аркадий һәм Борис Стругацкийлар премиясе иясе Алан Кубатиевo да киләчәк.zilantkon_5


«Зиланткон»га бару ничә сум тора?


- 3 ноябрьдә – 1000 сум (билетны октябрьдә үк алсаң – 800 сум);


- 4, 5 һәм 6 ноябрьдә – 600 сум.


Белешмәләр өчен – 8-965-583-11-04 (9.00дан 20.00 сәгатькә кадәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев