Логотип Идель
Ялкын

"4 НЧЕ НОЯБРЬ - ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ"

2015нче елның 4 нче ноябре бөтен Россия буенча Халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан Үзәк стадион каршында мәйданда зур митинг-концерт уздырылды. Әлеге зур чараны оештыру идеясен Татарстан Республикасының «Объединение «Отечество» яшьләр җәмәгать оешмасы һәм «Центр развития добровольчества Республики Татарстан» үзәге тәкъдим иткән.

Оештыручылар әйтүенчә, халыклар бердәмлеге  ул - дистә еллар һәм гасырлар дәвамында илебезнең бөтенлеген саклап торучы иң төп аспект.

Халыклар бердәмлеге көне уздыру гадәте XVII йөз башында ук барлыкка килгән. Болганчык еллар тарих битләренә бик куркыныч көннәр булып кереп калган. Шул ук вакытта илебез бөтенлеген юкка чыгарырга тырышучы чит ил хәрбиләре дә барлыкка килә. Тик Рәсәй халкы батырларча көрәшкә ташлана. Россия бөтенлеге барлык халыкларның бердәмлеге нәтиҗәсендә генә сакланып кала.

Менә шулай итеп, Россия күләмендә халыклар бердәмлеге көне барлыкка килә, ә бераздан ул зур бәйрәмгә әйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев