Логотип Идель
Ялкын

"1 ОКТЯБРЬГА – КИЧЕКТЕРМӘССЕЗ МИССИЯЛӘР!"

Көз үз хокукларын кайта: салкыннарны сизеп алдык, койган яңгыр астында йөгердек, хәзер инде җылы пледка ябынып, кайнар чәй эчеп, фильмнар карарга гына калды! Әлбәттә, укырга да! Көз-батареяның, көз-рәссамның, көз-драматургның бөтен рәхәтләрен белергә.. 3, 2! 2 ай кала! Вакытны юкка уздырмыйк. Октябрьне башлап җибәрәбез, дуслар! Беренче көнне ничек уздырырга дип баш ватканнарга - берничә “миссия” үтәргә киңәш итәм.

#1 1нче октябрь дигәч, күз алдыгызга нәрсә килеп баса? Бәйрәм. Олылар бәйрәме. Әби-бабаң, апаң һәм башкаларны котларга ашык! Алар өчен иң мөһиме – игътибар! Бәләкәй котлау кәгазе (открытка), чәчәкләр (көзге яфраклардан да матур розалар ясап була бит). Ерак арада булсагыз, бер шалтырату да әбиең-бабеңны шатландырыр. Уку укуың белән, барысына да вакыт җитми, әмма дәресләр, экзаменнар якын кешеләреңне алмаштыра аламы?


#2 1975нче елдан башлап халыкара музыка көне уза. Бүген синең алыштыргысыз дустың – музыкасыз тормыш бигрәк соры булып күренә, әйеме?! Музыкасыз бер атна торган кеше исеменнән әйтәм (!). Бүген исә төрле музыканы тыңларга кирәк – классика, джаз, рок, поп һ.б. Дикъкатле булсаң, “Ялкын” сиңа музыка дигән тәмле салатның ингридиентларын “яудыра” да “яудыра”. Дустым, син аларны журналда яисә ВКонтакте битендә күрә аласың! Ләззәтләнеп тыңла!


#3 146 ел элек австриялеләр менә нәрсә уйлап тапканнар: маркалы открытканы! Кәгазьгә маркаларны “чәпәп” куюның плюсы булган икән: открытка белән җибәрәсең икән, акчаны азрак түлисең. Бу аның попурляшуына китерә. СССР вакытында бик популяр иде ул открыткалар. Бәлки, күргәнегез дә бардыр. Әллә бабайны открытка белән котларга инде?! Фантазияне җигеп, каты кәгазь битен ал да, чын күңелдән котлап карыйкмы?!


#4 Шуны да онытмаска кирәк: бүген вегетарианлык көне. Бер көнгә дә булса да иттән мәхрүм калыргамы? Әйе! Экспериментларга таба барырга мәслихәт. “Мак”ларга барырга киңәш итмим, әйдә “Түбәтәй”гә! ;)


#5 Укы. Кара. Кызыксын. Бүгенге көн сиңа бәхетле булыр өчен бүләк ителде!


Сиңа уңышлар теләп,


Резидә ӘЛМИЕВА


[gallery size="full" columns="1" ids="3725,3726"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев