Логотип Идель
Укучылар яза

ЯҢА ЕЛ – МОГҖИЗА!

Һәр гаиләнең үз традицияләре бар! Яңа елга аяк басканчы ел да өйдә генераль уборка эшләп алу гадәткә кергән. Шулай җыештыру башланса, әнинең бер тартмасы бар, анда аның яшьлек истәлекләре – әтинең армиядән язган хатлары (бер-икесен укып та чыктым инде, үзе рөхсәт иткәч), мәктәп, студент елларындагы котлау открыткалары саклана. Һәм шулар арасында бер йомшак уенчык аю да бар. И, кызык инде карап торсаң: әни шуларны ел саен актарып, йомшак уенчыгын сөеп, кире салып куя. Быел түзмәдем, әйттем инде әнигә:

– Шул аюың бигрәк иске ич, ташлыйк инде, – дим

– Юк инде, кызым, ул миңа бүләк, балачагым истәлеге, – ди.

Эшләр тәмамлангач, үзебез пешергән тәмле торт белән чәй эчәргә утырдык һәм әни менә нәрсәләр сөйләде.

Аның туган авылы Чакмагыш районы, Каргалыда башлангыч мәктәп кенә булган. Дүртенче сыйныфка алар Каразирек урта мәктәбенә барганнар. Авыл аралары – дүрт-биш чакрым. Шулай итеп алар интернатта торып, атна азагына гына өйгә кайта торган булганнар. Интернат мәктәп ихатасында урнашкан. Каршыда гына сельпо кибете булган: бер ягында – азык-төлек, икенче ягында – промтовары. Вакыт үткәрәсе килеп, әниләр шул кибеткә көн дә кереп йөргәннәр. Ул вакытта биш тиенгә, ун тиенгә уч тутырып кис-кис ирислары, хәтта шул ук бәягә тарак, көзге ише бизәнү әйберләре дә тигән.

Беркөнне кибеткә уенчыклар кайткан. Алар арасында ике йомшак аю баласы да булган. Бары тик ике данә! Нишләптер шул аю баласы әнигә бик тә нык ошаган. Заманына карата бик кыйбат та булган әле җитмәсә – биш сум торган! Бу вакытта колхозчыларнын эш хакы илле, алтмыш сум тирәсе булган.

Нәнәйләр балаларына уенчык, кием-салым, тәмле аша өчен бервакытта да акча кызганмаганнар. Әни әле дә биш яшенә алынган зур, матур «Мила» исемле курчагын, велосипед, коньки һәм башка бик күп уенчыкларын хәтерли. Ул инде 4 сыйныфта укый, бала акылы булса да аңлый: бу йомшак уенчыкны ул алдырмаячак, читтән күзәтсә дә күңеле булачак! Икенче көнне дә, аннан соңгы көннәрне дә, сәбәп табып, аюны күрергә кибеткә кереп йөри ул. Беркөнне керсә, уенчык берәү генә калган, Илүсә исемле кызга әнисе туган көненә алган икән. Ул әниләр белән дус (Каразирек кызы) аларны өенә кунакка чакырган. Матур итеп жыештырылган өйдә кабартылган мендәргә терәлеп йомшак аю утыра. Илүсәнең әнисе кызларны тәмле чәй белән сыйлый, уенчыкны да кулларына тотып сөяргә насыйп була.

Ә бер атнадан витринадан икенче аю баласы да юкка чыга. Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек барган көннәр була бу.

Мәктәптә бал-маскарад кичәсе оештырыла. Күп төрле бәйгеләр була. Җыр бәйгесендә әни беренче урынны ала!

Бүләкләү башлангач һәм директор әнигә бүләккә нәкъ үзе теләгән аю баласын тапшыргач, аның куанычының иге-чиге булмый! Бу турыда сөйләгәндә әнинең күзләрендә әле дә шатлык чагыла. Яңа ел могҗизасы булды ахрысы, теләгем тормышка ашты, ди.

Шул аю баласын тотып карыйм. Гап-гади, кечкенә бер уенчык. Ә әнием өчен ул бик кадерле, беренче затлы, әйтеп бетергесез бәһасыз бүләк! Балачакның кадерле истәлеге!

Чакмагыш районы, Имәнлекүл мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Саида ӘХМӘДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев