Логотип Идель
Укучылар яза

"НУР"ЛЫ 20 ЕЛ /РЕПОРТАЖ/

−Айсылу, исәнме! Безнең бит быел юбилей, 20 ел театрыбызга. Уздырып алырга исәп бар иде. Син ничек, безнең беләнме?

−Әлбәттә!

Менә шулай җәйге каникулларымда мин беренче белем йортыма, мәктәбемә киттем. Күңелле мәктәп елларымның күпчелек хатирәләре белән бәйле булган актлар залына килеп кергәч, ул елларга кире әйләнеп кайттым: тәнәфес саен шунда чаптык, төнгә кадәр яңа ел спектакльләрен әзерли идек... Эх, санап бетергесез! Ә ул хатирәләрнең башында торучы, театрыбызның җитәкчесе Роза апа Нургатовна кояш сыман елмаеп каршы алгач, мәктәп укучысы Айсылу хәләтенә чумдым да баттым!

Дуслар белән җыелышып киләчәк бәйрәмебез турында сөйләшеп алдык, июнь аенда ук октябрьдә булачак чара турында сөйләшү бу кичәнең җитдилеген аңларга бирде. Әмма бер җыелдык, ике җыелдык, өч, дүрт... ә бернинди уртак фикергә дә килә алмадык. Көннәрдән бер көнне җитәкчебез бөтенләй: “Әллә юкка гына тотындыкмы соң?” дигән сүз дә ычкындырды. Әмма бер тотынгач, җиренә җиткереп эшләргә кирәк!

Сентябрьдә тагын җыелдык һәм ниһаять кичәнең кайда үткәрелүен хәл иттек. Көлмәгез! Казаныбызның күпчелек театрларында да үткәрү мөмкинлеге бар иде, ләкин театрыбызның укучылары нәкъ менә бу сәхнәне тоерга теләләр дип уйладык без. Соңыннан, театр студиябезне тәмамлап, тормышларын да театр белән бәйләгән дусларыбыз килде. Театрны профессия буларак өйрәнгән, тәҗрибә җыйган артист бөтенләй икенче төрле шул! Кичәбезнең сценариен дә булдыра башладык. Җиң сызганып эшкә тотындык: актермы, студентмы, укытучымы – барыбер, иң мөһиме без чын күңелебездән “Нур” театрына рәхмәт әйтергә тели идек.

Укудан соң да, ял көне дә, иртәме, кичме мин мәктәпкә чаба идем. Кызык, әмма шунда килеп керүгә, барлык проблемаларың да, ашыйсы килүең дә онытыла. Ә кайтырга чыкканда, урамдагы дөм караңгыга аптырый идек. Юбилей дип бик күп паралар да “тозланды”, ярый укытучылар сәнгатьне хөрмәт итүче кешеләрдән булды, хәлемә керделәр. Көн саен төнлә кайта башлагач, әни, шаярып, инде шунда гына кунарга тәкъдим итә башлады. Нишләтим соң, яратам мин ул мохитне, күңелем ял итә минем анда. Шулай вакыт уза барды, сәхнәгә дә менә башладык, бер үк әйберне йөзешәр тапкыр кабатлый, актерлар телендә әйтим инде (әлегә мин дә бу рәткә керәмдер) репетиция ясый идек.





Шулай әзерләнә торгач, юбилей кичәсен билгеләгән көн көтелмәгәндә килеп тә җитте. Юк, без аны бик көттек. Инде ахырга таба тизрәк үтеп китсен иде дигән уйлар да килә башлады. Әмма килеп терәлгәч, берни дә әзер түгел кебек иде. Юбилей кич белән, ә без инде таң тишегеннән мәктәптә: декорацияләр, музыка, костюмнар... Менә кичәбез өчен махсус утны да китерделәр, мәктәпләрдәге гади ут белән генә булмас дип фикер йөрттек. Бер зу-у-ур җайланманы күргәч, репетицияләрдә еш кына сүзгә алынган “пушка” икәнен абайладым. Чынлап та бу әйбер кораллны хәтерләтә иде, ә сәхнәдә басып торганда сиңа таба каратып яктыртканнан соң, бу уттан сукыр калам ахры дигән уйлар килгәч, тагы да коралл икәненә инанасың. Хәер, бу безгә, гади халыкка шулай тоеладыр. Ә һәркөнне сәхнәдә башка кеше тормышын яшәүче актерлар моңа күнегеп беткәндер инде.

Репетиция бер дә туктамый, хәзер инде вакытка эшлибез, артык озын булса да ярамый бит, тамашачы туя. Башыбызга тагын бер бәла төште: бер артистыбыз килеп җитә алмый икән, Түбән Кама шәһәреннән килүче артистыбызның өзеге әле бер тапкыр да кабатланмаган.

Әзерләнә торгач, вакыт та килеп җиткән. Киенергә, бизәнергә вакыт, кызларыбыз калфактан тиз генә сәхнә идәнен дә юып чыгардылар, “Идән юучыга кадәр калфак киеп йөрсен иде, ә!” ‒ дип көлешеп тә алдык. Ишектә көтелгән Түбән Кама артистыбыз күренгәч, авызлар ерылды, җиңел сулап куйдык.

Берзаман “Беренче кунаклар килде!” дигән сүз дә таралды “гримеркада”. Җилкәдән каз тәннәре йөгерде. Эч поша башлады. Аяклар тотмый. Тик Роза апабызның: “Дулкынлану булырга тиеш, әмма куркуга урын юк!” ‒ дигән сүзләре искә төште. Бөтен хисләремне бер төенгә җыйдым да, әзерләнә башладым. Шул ук вакытта якыннарым килгәнме, урын таптылармы икән дип тә борчылам. Профессиональ артистларга карыйм да, йөзләрендә елмаю, тынычлык күрәм. Менә бит ул чын театр артисты нинди була!

Тамашачы залга кереп утырды. Музыка, утта утыручыларга “Әзер” дигән әмер бирелде. “Нур” театрының кулны-кулга куеп “Хәерле сәгатьтә!” дип пышылдап әйтелә торган йоласын эшләдек тә, “пролог”ка тезелеп бастык. Музыка китте. Сәхнәдә видео бара. Хәзер без чыгарга тиеш...

Хәерле сәгатьтә! Чыгып бастык, пушка очлы күзен безгә төбәде һәм менә инде мин “Сәйяр” театр труппасының артисткасы. Мин фотода кебек горур караган артистка. Әйе, мин – актриса! Образга кереп чумдым, хисләрем тулды, күзгә яшь килә, ләкин ярамый, сценарийда бу юк. Шул ук вакытта үтереп борынымның кычытуын сизәм. Ничек түзәргә, ничек образдан чыгып, борынны ләззәтләнеп кашып алудан тыелырга?! Тукта! Хәзер минем сүзләр түгелме соң? “1923 елда татар театр училищесы ачыла!” Ялгышмадым, дөрес әйттем. Менә пролог ахырына таба бара. Музыка көчәя, йөрәк шашкан кебек тибә һәм менә-менә күкрәгемнән чыгам дигәндә генә, халык аягүрә басып кул чаба башлый. Без сәхнәдән чыгып китәбез.





Сәхнәне беренче өзекнең актерлары яулаганда, без мәш килеп костюмнарыбызны алмашытрабыз. Коллегамның киләсе өзектә чыгыш ясыйсы бар. Күлмәген дә, аяк киемен дә, хәтта чәчен дә алмаштырырга кирәк. Оялып тору дигән әйбер, гомумән, юк. Яныбызда гына бер актерыбыз ыштанын салып маташа, үзебезгә исә бөтенләй егет кеше киенергә ярдәм итә. Бу вакытта Роза Нургатовнаның бер спектакльдә үзенә сәхнәдәшенең ялган күкрәк куерга ярдәм иткәне искә төшә. Нишләп шундый вакытларда башка әллә нинди уйлар килә икән соң ул? Киендереп бетердек, өлгердек. Сәхнәдәшем үз өзегенә вакытынды чыгып китте.

Минем өзегем әле тиз генә түгел, шуңа тыныч кына киенә-киенә сүзләремне кабатлыйм. Күп кабатлау яхшы түгел икәнен дә ишеткәнем бар, кабатлаудан да туктарга булдым. Гримм бүлмәсенең ишеген әз генә ачып, бер күзебез белән генә сәхнәдә ниләр булганын карыйбыз. Әйтерсең лә, без бу өзекләрне репетиция вакытында 1000 тапкыр күреп туймаган да. Кинәт кенә утны кирәкмәгән җирдә кабыздылар, ах, бетте баш... Ләкин тамашачы моны аңламады да, алар Диләфрүз белән Галим абыйның сүзләрен йотып баралар иде. Киләсе өзек бер тапкыр да репетиция ясалмаган. Бөтенебез дә ишеккә сарылдык, тын да алмыйча, догаларыбызны укып торабыз. Әмма сәхнәдә театр түгәрәгенә йөргән Айсылу түгел шул. Сәхнәдә ике театр артисты чыгыш ясый! Ул күзләр, ул тавыш тетрәнүләре! Тамашачы түзми, бөтен зал елый. Без дә бер минутка таң калдык, ләкин минем чыгышым килеп җитте. Без әзер, әмма ут сүнгән арада сәхнәдәш кызлар белән безгә сәхнәнең икенче ягына чыгып өлгерергә кирәк. Туфлиләрне кулга тоттык та, чаптык. Декорацияләрне урнаштырырга ярдәм итәргә дә өлгердек әле. Кабат минем сүзләремнең чираты җитте. Ләкин мин инде хәзер тарихи герой түгел, мин тулай торакта яшәүче гади кыз Адилә, мин моңа беренче чиратта үзем ышанып, җилбәзәк кызга әверледем дә куйдым. Менә могъҗиза! Өзекнең икенче күренешендә үзем төп рольдә булмасам да, бик борчыла идем. Егетләребез озак кына “сугышу” күренешен куйдылар, репетицияләрдә ул бер дә килеп чыкмый иде. Ләкин хәзер мин сәхнәдәге егетләребезнең күзләрендәге нәфрәтне күреп куркып киттем. Менә берсе этте. Икенчесе тотып “манчыды”. Бергәләшеп мәтәлчек аттылар. Кызлар көч-хәл белән аерып алдылар. Халык “ах!” итте. Ут сүнде. (Соңыннан егетләребездә профессиональ яралар да табылды әле.)



Шулай итеп, беренче өлешнең финалына да килеп җиттек. Еш кына үз тормышы белән яшәүче техника видеоны дөрес күрсәтмәс диеп борчылып торабыз, әмма барысы да сценарий буенча бара, музыкада утыручы “звукач” та секундны секундына яраклаштырып эшли. Театр турындагы сүзләр үзебезнең генә күңел кылларын тетрәндерер дип уйлавым ялгыш булган икән, сәхнәдә мышык-ышык килүләр ишетелә. “Театр – тормыш, монда яшәргә кирәк!”. Сәхнәгә кичәбезнең йолдызы Роза Нургатовна Ибятованың чыгуы булды, тамашачы басып кул чаба башлады, “браво” дип кычкырулар, сызгырулар дә ишетелде. Ут сүнде. Сәхнә буш калды. Халык антрактка чыгып китте, ә без икенче бүлеккә әзерләнә башладык. Мин тиз генә киемнәремне алмаштырдым да, залга чыгып киттем. Роза апа: “Киемеңне күрсәтеп, өзегеңне сатасың!” − дип шелтәләсә дә, якыннарымның фикерен беләсем килә иде. Менә монда профессиональ актерның гади сәхнә сөюче кешедән нәрсә белән аерылуын үзем дә аңлап алдым. Шулай да, журналист җенемне яшерә алмыйча, кеше фикерен белергә киттем. Беренче укытучым, әнием, танышларым, классташларым, мине бер дә белмәгән танлыган шәхесләргә хәтле фикерләрен әйттеләр. “Бөтенесе дә шаккаткан, барысы да ошаган, шулай дәвам итәбез, дуслар!” − дип мин яхшы хәбәр китердем гримм бүлмәсендәге актерларга.

Икенче өлеш башланып китте. Бу өлешебез бик җылы атмосферада узды. Бик күп матур сүзләр, теләкләр, котлаулар яңгырады. Без исә, матур өзекләрдән, җыр, шигырь, биюдән торган бүләкләр тәкъдим иттек. Шулай итеп, юбилей кичәбез ахырына да килеп җитте. Кунаклар әле озак кына үзләренең хис-кичерешләрен, теләкләрен белдерде, күп кенә кеше шәхсән үземә килеп “Сөйләгән шигыреңнен авторы кем?”,”Елаттың бит!” дип килеп әйттеләр. Миңа моннан да зур мактау юк иде инде. Кунаклар таралышкач, чәй эчеп алырга булдык. Әмма мин инде ярым сүнгән хәлдә идем. Бөтен көч, энергия, эмоцияләр дә сәхнәдә калды. Ә эчтә бушлык. Ничә ай әзерләнгән шушы масштаблы кичә үтте дә китте. Шулмыни? Беттемени? Янә иске тормышка кайтып, бу мөһитне тоя алыр өчен киләсе юбилейны гына көтәсе каламыни? Кызганыч... Ә бит чын актерлар премьера саен бу хисләрне тоядыр. Кызык, ничек бу профессиядә эмоциональ яктан янып бетүдән сакланып була икән? Җиңел профессия була алмый диләр, хәзер инде мин моңа үзем дә инандым. Уйнап-көлеп кенә йөрүче артистларның эше, вагон ташучыдан җиңелрәк дип әйтә алмас идем.





Игътибар итсәгез, мин бер тапкыр да танылган актерларның исемнәрен искә алмадым. Нигә дисәгез, чөнки бу сәхнә безне берләштерде һәм без анда бөтенебез дә бертигез идек. Әмма әйтми ярамый, ул көнне сәхнәбездә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артислары Артур Шәйдуллин, Раил һәм Зөлфия Шамсуар, Түбән Кама татар дәүләт драма театры актрисасы Гүзәл Шәмәрдәнова, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Динар Низамиев, шулай ук театрны тәмамлаган укучылар арасында Гөлназ Сәфәрова, Алия Мәхмүтова, Сәйдәш Шәрәпов булды.

Өстәп бер генә әйбер әйтә алам: “Театр - яктылыкка, “НУР”га илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә!”.





Айсылу Хафизова
Фото Алинә Сабирова













Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев