Логотип Идель
Укучылар яза

ХЫЯЛ ЧЫНГА АШКАН КӨН

Уңыш һәркемгә дә тәтеми. Ә миңа менә уңыш елмайды. Күптәнге хыялым чынга ашты: «Ялкын» журналы оештырган «Лидерлар мәктәбе» проектына эләктем һәм Казанга Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына чакыру алдым.

Казан безне якты кояшы, җылы нурлары белән каршы алды, күрәсең, ул да минем өчен шатлана. Театрнын ишек төбендә безне Айгөл апабыз каршы алды. (Мин аны беренче тапкыр күрүем. Кечкенә буйлы, матур, зур күзле, бик мөлаем, ачык йөзле булып чыкты).

Театрда безне директор Гүзәл Сәгыйтова, танылган режиссер Ренат Әюпов һәм Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрның актрисасы Алсу Шакирова белән очрашу көтә иде.

Иң беренче эш итеп, безгә театр бинасы буенча экскурсия оештырдылар. Аннан соң театр хуҗалары белән аралаштык. Үзебезне кызыксындырган сорауларга жаваплар алдык, театрның тарихы, бүгенгесе, әлеккеге тормышы һәм, әлбәттә инде, киләчәге турында сөйләштек. Актриса Алсу Шакировага үземне кызыксындырган соравымны бирдем һәм бик кызыклы жавап алдым. Театр бинасы буенча экскурсия вакытында миңа иң ошаганы грим ясау булмәсе булды. Артистлар һәммәсе бик матур, әмма сәхнәдән алар бигрәк тә матур күренергә тиешләр икән. Шуңа күрә алар бу сихри бүлмәгә кереп үз персонажларын реальләштерәләр. Шуның өчен кирәк икән грим бүлмәсе.

Минемчә, мондый очрашулар яшүсмерләргә үз юлларын табарга булыша, киләчәккә бик яхшы юнәлеш бирә, ә кемдер бәлки бөтенләй театр юлын сайлар дип уйлыйм.

Бу җылы очрашу минем күңелдә мәңгегә сакланыр. Киләчәктә араларны өзмичә, тагын очрашырбыз дип сүз бирештек. Әлегә исә, саубул, Казаным, очрашканчыга кадәр, «Ялкын»ым!!!

Эльза Ишмиева, Азнакай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев