Логотип Идель
Укучылар яза

«ГЛАГОЛИЦА» ХЫЯЛЛАРНЫ ТОРМЫШКА АШЫРА!

«Глаголица» – Халыкара әдәби премия. Әлеге бәйгедә мин менә инде дүртенче ел катнашып барам.  Әдәби сменага беренче барып кайтуым (2020 нче ел иде ул) әле һаман да  күңелемне яктыртып тора. Анда алынган тәҗрибә, яңа кешеләр белән танышу, тормышның шундый төрле булуын күрү һәм иң мөһиме – язучылар белән күрешеп аралашу мөмкинлекләре шундый кадерле! «Глаголица» булмаса, без менә шулай олы язучылар белән аралашу бәхетенә ничек ирешер идек? Кайда үзебезнең иҗатыбызны сынап карар идек? Әлеге премия белән танышу булуыма мин мең рәхмәтле.

Әлеге проект оештырган әдәби лагерь быел да ноябрь аенда узды. Быел без «Йолдызлы» лагерена урнаштык. Биш көн генә булса да, шәхси үсеш нык сизелә. Шул көннәрдә без гел дә бүтән дөньяда яшәгән сыман тоелды. Һәр минутыбыз, сәгатебез эш белән тулган, бер минут та буш вакытыбыз юк. Әйе, анда без ял итәргә генә бармыйбыз. Иң кызыклы остаханәләр, лекцияләр, зур шәхесләр белән күрешү – һәр көннең тыгыз расписаниесе безне үзенә бөтереп алды. Алар арасында фильм һәм спектакль карау, татар халкыбызның гореф-гадәтләре белән якынрак танышулар да (бусы күбрәк чит илләрдән, республикалардан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән катнашучылар өчен, чөнки алар күбесенчә беренче тапкыр Татарстанда) бар. Иң кызыгы – кунакларның гөбәдия, өчпочмак һәм кыстыбыйны беренче тапкыр авыз иткәннәрен күрү. Аларның шатлыгын күрсәгез иде! Шулай ук мине иң гаҗәпләндергән нәрсә – рус балаларының татар телен өйрәнүгә теләк белдерүләре. «Татарлар арасында булып, безнең дә бу телне өйрәнәсе һәм аралашасы килә!» – ди алар.

Алдарак әйткәнемчә, атналык программадагы бәя биреп бетергесез өлеш ул – язучылар белән аралашу. Быел хәтта ике көн өчәр сәгатьлек очрашулар булды! Зур әдипләребезнең үз әсәреңә анализ ясауларын ишетү алтын бәясенә тиң бит! Профессионаллардан яхшы сүзләр һәм бәяләмә алу иң зур бүләктер. Миңа быел нәкъ шундый бәхет елмайды! Ишеткәннәремә ышаныйча басып тордым дип әйтсәм дә хата булмас. Чөнки, дөресен әйткәндә, әдәби сменага барганда, мин урын алам дип уйламадым да. Миңа лагерьда булу – зур бүләк. Ә инде ике көн буе Равил абый Фәйзуллин, Айсылу апа Имамиева, Галимҗан абый Гыйльмановлардан яхшы сүзләр ишеткәч, күңелләр канатланды! Иҗатыңның чишмә башында иң кирәк нәрсә ул – әлбәттә, гадел критика, бәя алу. Төрле бәйгеләрдә катнашып, жюри да синең үсешеңне күреп бара.

Минем гаҗәпләнеп йөрүләрем болар белән генә тукталмады. Соңгы көнебез – бүләкләү бәйрәме. Күңелнең дулкынлауын белсәгез иде! Дус кызларым белән кулларны ныклап кысып утырдык. Йөрәкләребез күкрәктән атылып чыгар сыман... Менә җиңүчеләрне игълан итә башладылар... Һәм мин үземнең исемемне ишеттем. Сәхнәгә чыккач, вакыт тукталды сыман. Ә инде Гран-прига лаек булуымны ишеткәч, күңелемә  тулган хисләрне аңлатып та булмый. Мин җиңүче! Шул мизгелдә миннән дә бәхетлерәк кеше булмагандыр залда! Бу минем иҗатта иң беренче шундый зур җиңүем һәм олы бүләгем. Мең рәхмәт сиңа, «Глаголица»! Шундый олы мөмкинлекләр һәм тәҗрибә биргәнең өчен рәхмәт! Әти-әниемә һәм татар теле укытучыма да үсендергән һәм көч биреп торганнары өчен мин чиксез рәхмәтле.

Сез дә иҗатыгыз белән бүлешүдән курыкмагыз! Тормышта өскә күтәрелүләр дә, төшүләр дә булып тора, ләкин үзегезне сынап караудан туктамагыз.

Диана Фәрхетдинова, Әлмәт шәһәре, Р. Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев