Логотип Идель
Укучылар яза

БҮЛӘККӘ - АРТЕККА ЮЛЛАМА!

Артекта ял итү турында кем генә хыялланмый икән?! Хыялы чынга ашкан бәхетленең берсе мин бит, дусларым, беләсезме? Ничек елмайды, дисезме? Сөйлим, тыңлагыз!

Быелгы җәем "Алтын каләм" республика балалар, үсмерләр һәм яшьләр фестивалендә катнашу белән башланып китте. Әлеге бәйгедә мин “Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы” номинациясендә җиңү яуладым. Безне, ярыштан кайтуга, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белән очрашуга, Арча укучылар сараена чакырдылар. Лариса Олеговна "Нур" телерадиостудиясенең эшенә, уңышларына сокланып, безгә "Артек" III Халыкара яшүсмерләр медиафорумының сайлап алу этабында катнашырга тәкъдим итте.

Әлеге чараны оештыру комитетына мин дә үземнең эшләремне юлларга булдым. Күп тә үтмәде, электрон почта аша Мәскәүдән хат килде. Анда: "Рүзәл, без синең мәкаләләреңә югары бәя бирдек һәм 18 октябрьдән 7 ноябрьгә тикле узучы "Артек" III Халыкара яшүсмерләр медиафорумында көтеп калабыз!" - диелгән иде. Ул вакыттагы шатлыклы кичерешләрне аңлатып та бетереп булмый кебек. Уйлап кына карагыз, өч атна буе Кара диңгез буенда ял бит ул!

Ниһаять, күптән көтелгән көн килеп тә җитте. 17 нче октябрьдә кич белән Казан вокзалыннан, поездга утырып, Мәскәүгә юл тоттык. Икенче көннең уртасында без Домодедово аэропортында Симферополь шәһәренә очарга әзерләнә идек инде. Ә мин хыялым белән күптән кояшлы Артекта...

Ял гына итеп яталардыр диеп ялгышмагыз тагын. Медиафорум барышында без кызыклы шәхесләр белән очрашып, әңгәмәләр корып, журналистиканың төрле юнәлешләрендә эшләдек, "Острова" газетасы, радио, "Артек-ТВ" каналлары булдырылды.

Әлеге чара Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Форумның төп максаты - медиамәдәниятле яшь буын тәрбияләү. Монда Россиянең төрле төбәкләреннән 11-16 яшьлек 300 яшь журналист чакырылган, шул бәхетлеләр арасында мин дә бар.

Барлык алган тәэсирләрем белән исән-имин кайткач уртаклашырмын. Көтегез, дусларым!

Рүзәл Шәрипов, Арча - Артек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев