Логотип Идель
Бу – тема!

“СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК” - ЯШЕЛ ҮЗӘНДӘ

“Сосновый бор” шифаханәсе концертлар залында “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестивале кышкы иҗат сменасының гала-концерты узды.

Бер сәхнәдә Татарстанның 22 районыннан 10-14 яшьтәге 200 артык фестиваль лауреатлары чыгыш ясады. Алар - “Дорога из города” бию театры (Казан), “Изумрудный город” эстрада биюе студиясе (Казан), “Камские звездочки” үрнәкле бию коллективы (Балык Бистәсе), “ВЭД” халык бию студиясе (Яшел Үзән), “Лачыннар” вокаль коллективы (Актаныш) шәкертләре, шулай ук җырчылар Зәринә Бикмуллина, Миләүшә Ногманова, Инсаф Ганибаев (Казан), Диана Гайнетдинова, Әдилә Зиннәтуллина (Биектау), Аделина Җафарова (Әлмәт) һ.б.

Танылган фестивальнең мәдәни-белем бирү сменасы “Сосновый бор”да быел унбишенче тапкыр оештырылды. “Йолдызлык” балалары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси ярдәме белән кышкы каникулларын файда белән үткәрә алды.





Концертны ачканда Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин фестивальнең популярлыгы, киңлекләре кебек үк, елдан-ел артуын искәртте. “Быелгы фестиваль сезонында “Йолдызлык”ның төрле этапларында Яшел Үзән районыннан гына меңнән артык бала катнашачак. Хезмәттәшләрем – башка районнар һәм шәһәрләр башлыкларының да бу юнәлештә үзләренә югары таләпләр куйганын беләм. Фестивальгә күрә безнең сәләтле балалар һәм алар яулаган дипломнар саны, чыгышларының матурлыгы һәм артистлыгы буенча үзара ярышуыбыз бик яхшы күренеш. Барыбыз да шәһәрләребезнең балаларда булган якты талантларыннан януын, балкуын тели”, - дип билгеләде Тыгин.

Смена кысаларында балалар Татарстанның атказанган артистлары Рузил Гатин һәм Айдар Сөләйманов белән иҗади очрашуларда, Казан консерваториясе профессоры, фестивальнең жюри рәисе, Россия һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллинаның ­­­­­– вокал буенча, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Россиянең атказанган артисты Раилә Гарипованың – бию буенча, “Эфир” телеканалының мәдәни күзәтүчесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Пивоваровның сөйләм техникасы буенча мастер-классларында катнашты.





Сменаның әйдаманнары булып ГИТИС Россия театраль сәнгать университеты чыгарылышлары һәм студентлары эшләде.

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәте матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев