Логотип Идель
Татарстаным бар!

ХОСПИСНЫ БЕРГӘЛӘП ТӨЗИК!

Татарстанда шундый исемдәге марафон башланып китте. 12 июньдә старт алган әлеге акция 30 августка кадәр дәвам итә. Аның дәвамында хосписның икенче чиратын төзү өчен акча җыячаклар. Акциягә син дә кушыла аласың.

Татарстанда яман шеш авыруыннан интегүчеләр өчен беренче хоспис 3 ел элек төзелгән иде. Аны булдыруда Татарстан халкы бик күп ярдәм күрсәткән. Бер елдан соң ул үз ишекләрен ачкан. Шушы вакыт дәвамында биредә барлыгы 2000 пациентка ярдәм күрсәтелгән.

Хәзер хосписның икенче чиратын төзүгә акча җыялар. Ул 98 урынга исәпләнеләчәк. Балалар бүлегендәге урыннар саны 40ка кадәр җитәчәк.

Анжела Вавилова исемендәге фондның идарә рәисе Владимир Вавилов:

– 18 койко-урынга исәпләнгән олылар бүлеге ачылганнан соң, без бу санның бик аз икәнлеген аңладык. Безнең стационарга инде бик озын чират тезелде. Бу аңлашыла да, чөнки без булдырган йортта авыруларны яратып каршы алалар, һәрвакыт тиешенчә карыйлар. Миңа авыручыларның туганнары, дуслары килеп, аларның якыннарына урын бүлеп бирүне елый-елый сорыйлар. Бар кешегә дә урын җитмәгәч, минем йөрәгем ярыла. Шуңа без хосписны зурайту карарын кабул иттек.

Хосписның икенче чиратын төзү аркасында яман шеш авыруыннан интегүче олылар өчен паллиатив бүлек ачылачак. Биредә башка куркыныч чирләрдән дә ярдәм күрсәтәчәкләр. Социаль медицина ярдәме дә булдырылачак.

Бу учреждениенең төзелеше өчен 250 миллион сум акча кирәк. Моның өчен марафон дәвамында хәйрия ярминкәләре, концертлар, иҗтимагый акцияләр уздыруны планлаштыралар. Чара 30 августта – Республика көнендә зур гала-концерт белән тәмамланачак. Ул бушлай була. Бу марафонда катнашкан һәрбер кешегә рәхмәт булып яңгыраячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев