Логотип Идель
Татарстаным бар!

ДУМАДА БЕЗНЕҢ ӨЧЕН КЕМ СӨЙЛӘЯЧӘК

Татарстаннан 16 кеше Россия Дәүләт Думасына китә. Республикада яшәүче кешеләр кичә узган сайлауда үзләренең мәнфәгатьләрен кайгыртуны шуларга тапшырды.

Алар арасында менә кемнәр бар:

- Фатыйх Сибгатуллин – 60 процент тавыш

- Илдар Гыйлметдинов – 55 процент тавыш

- Иршат Минкин – 62 процент тавыш

- Әлфия Когогина – 76 процент тавыш

- Айрат Хәйруллин – 83,9 процент тавыш

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да аларга зур өметләр баглый икән.
“Бу – зур армия. Алар безнең кешеләрне яклаячак. Бу егетләр-кызларның күбесе депутат булган иде инде. Татарстанны лаеклы дәрәҗәдә күрсәтерләр дип ышанам. Алар Думада безнең тавышны ишеттерерләр,” – дип әйтте ул бүген журналистлар белән очрашканда.
Фәрит Мөхәммәтшин сайлауны игътибар белән күзәтеп, шундый нәтиҗә ясаган: Татарстанда кешеләрнең сайлау культурасы югары. “Бездә тавыш бирүчеләрнең күп булуы ул Россия Президенты Владимир Путин курсына ышаныч белдерүгә дә бәйле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның шәхси абруена да”, - дип саный ул.
Ә үзе сайлаучыларның күңелен яулау өчен менә мондый алым куллана икән.
“Сайлаучылар белән йөзгә-йөз күрешеп аралашырга кирәк. Иң четрекле сорауларга җавап бирергә. Фикерләреңне уртаклашырга. Шул очракта сайлауга килүчеләр дә күп була”, - дип сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев