Логотип Идель
Үз Юлым

ҮЗ ЮЛЫМ: ӘНИЕМНЕҢ ҖЫЛЫ КУЕНЫ

Әниемнең җылы куены


Көзге соры көннең ачы җиле үзәккә үтеп керә. Як-ягына карана да, юлын дәвам итә, тагын туктый, бераз хәл ала... Башын күтәреп шәһәрне күзәтә. Машиналар бертуктаусыз чаба, кешеләр бер-берсен күрмичә каядыр ашыга... Сәгатьләренә карап алалар да, тизрәк атларга тырышалар. Көзнең салкын сулышына түзә алмыйча борыннарын яшергән булалар. Һәркемнең үз эше, шатлыгы, кайгы-хәсрәте. Ә шәһәр гөрли, шәһәр яши.Тик аның яшисе килми. Шушы зур шәһәрдә, меңләгәнчә кешеләр арасында ул ялгыз, ул бу шәһәргә дә, гомумән дөньяга да кирәксез бер мескен кеше. Кая барырга, кемгә барып сыенырга? Җавап табылмый. Дөнья аның өчен үзгәрде, ул хәзер караңгы төсләрдән генә тора. Бәлки ул электә шундый төсмерләрдән булгандыр, тик яшьлек хисе белән аңлап кына җиткерелмәгән..

Илһам басма янына якынлаша.“Күп калмады, түз йөрәгем”- дип, үз-үзенә нидер сөйләнә. Кысыла төшкән күзләре генә аның эчке уйларына йотылып баруын күрсәтә. Ә күпме күргән, күпне түзгән мескен йөрәк “дөп-дөп”килә, күкрәгеннән атылып чыгыр төсле. Юк, куркудан түгел, курку хисе инде күптән адашып балачак илендә калган. Бу, аныңча, чиксез иреклек иде.

Шәһәр буйлап кызу-кызу алга атлый. Урам исә, үз-үзен тыңлагандай, тып-тын калган. Кайдадыр еракта машиналарның гөрләве генә ишетелә иде. Тирә-ягына каранды, ләкин янында һичкем барлыгы сизелмәде, димәк гомеренең соңгы хыялы тиздән чынга ашачак.

Басманың тимерләре салкын, куллар ябешә, тотынырга җай юк. Әйе, иң авыры басмадан сикерү түгел, ә менү икән. Ләкин азрак азаплана торгач, биек багананың иң югары ноктасына менеп җитте егет.Үзе бер шатланды, бер көенде.. Кичә ул шушы вакытта шау-шулы шәһәрнең нәкъ үзәгендә кичке гүзәллекне күзәтеп йөри иде. Хыял канатлары әле өзелмәгән, күңел түрендә өмет чаткысы яна. Шәһәр белән бергә сулый, яши бирде. Ә хәзерге минутта ул үлем белән күзгә-күз каршып тора. Бер адым алга атласа, ул мизгел эчендә якты дөньядан китеп барачак. Тик бу дөнья аның өчен күптәннән яктылыгын югалткан, шуңа күрә Илһам өчен әлеге эш артык зур авырлык китермәячәк. Берничә секунд бөтен акылын җыеп уйлады, күңелен дәһшәтле гөрселдәүләр каплап алды. Бер...ике...өч... Күзләре йомылды. Ләкин шул ук вакытта күз алдына моңсу йөзле әнисе килеп басты.“Әнием, әнкәем, җан кисәгем, мин бит синең белән хушлашырга да өлгермәдем...” –дигән тавыш колакларын чыңгылдатып яңгырады. Илһам кинәт кенә сискәнеп куйды, тәненә җан өшеткеч салкын йөгерде.

Соңгы тапкыр әнисенең күзләренә карап, бер кочаклап алыр өчен басмадан сикереп төште. Ул үз-үзенә: “Өлгерәм!”-диде һәм вокзалга таба чапты. Ниндидер хатын аның артыннан омтылып нәрсәдер кычкырып калды. Илһам, артына борылып, бары кулын гына селтәде. Аның башында бер генә уй: “Ничек итеп поездга җитешергә?” Менә алда тимер юл, Илһам сумкасын иңенә куеп, кызуырак йөгерә башлады. Алланың рәхмәте, соңгы рейска җитеште.Тирләп-пешеп арткы рәткә барып утырды. Авыл белән шәһәр арасы шактый ерак. Озын юл буе тәрәзәдән күзен алмыйча уйлар диңгезен кичеп барды. Гомер дигән озын юлның әле яртысында узарга җитешмәгән, ләкин инде язмыш төененең ачысысын да, төчесен дә татып каррарга өлгергән егетнең башына төрле-төрле уйлар килә: яманы да яхшысы да. Ә кайсысы шушы язмыш сазлыгыннан өстерәп чыгарыр микән? Кайсысы туры юл күрсәтер!? Билгесез.Иге-чиге булмаган озын басма еракта калды. Алда аны туган йорт һәм әнисең җылы кочагы көтә иде.

Урам, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез, тып-тын. Мәһабәт наратларның очлары җылы нурга манчылып, шылт та итмичә, төз генә торалар.. Сирәк кенә очраган усаклар, сөенә-сөенә сәламләгән кебек җилфердәшәләр. Сихри дә соң туган як кышы. Шушы матурлыкка ничек сокланмыйсың!? Аның салкын җиле дә бит усал түгел, битләрне иркәләп, назлап кына ала. Тәңкә-тәңкә кар җиргә төшә дә, мизгел эчендә эреп тә бетә.Тирә-як ап-ак мамык шәлен ябынып, әкрен генә сафлыкка күмелә.

Тынлык. Авыл йоклый, хәттә этләр өргән тавыш та ишетлми. Кайбер өйләрдә генә утлар күренгәли, әнә туган йортында да ут сүнмәгән әле. Шул вакытта Илһам салмак кына өенә таба атлый. Йомшак кар аның эзләрен шыпырт кына күмеп бара.. Һәр почмагына кадәр таныш авыл, күз алдыннан китми торган йорты, исенә төшергән саен тавышы яңгыраган әнкәсе, басу юлы, таныш тыкрык.. Аның йөзендә тыныч ваемсызлык. Хәзерге ваккытта ул күңеленең һәрчак сагынып теләгән уйларына йотылган иде.

Илһам ишекне әкрен генә ачып өенә керде. Керүе булды, әнисе кинәт кенә улына ташланды. Кайнар күз яшләре бер-бер артлы идәнгә тәгәрәделәр. Әнисенең йөрәге төбеннән әйтеп биреп булмый торган ярату хисе җылы дулкын булып күтәрелә бара иде. Ананың җылы куллары Илһамның битен назлы гына сыйпап алдылар.“Кайда шулай озак йөрдең син улым, нигә кайтамдың?”- диде әнисе калтыраган тавышы белән. Әнкәсенең җылы куенына сыенып, үксеп-үксеп елган Илһам, җавап кайтара алмады. Ул йөрәгенә сыеша алмаган сөенечтән сүзсез калды, әнисенең кулларыннан, битләреннән, чәченнән, күзләреннән үбәргә кереште. Ике кешенең кайнар яшьләре - бәхет тамчылары иде.

Егетнең башында бары тик бер генә уй: “Нигә соң мин әнием бүләк иткән тормыш белән хушлашырга теләдем? Минем бит моңа хокукым юк. Әнине көттерергә дә, аны рәнҗетергә дә, үксетеп елатырга да хокукым юк иде. Димәк мин аның алдында бурычлы. Гомерем буе бурычлы.” - дип уйлады да, әнисенең җылы кочагына кереп сыенды. Әлеге мизгелдә бу ике кешедән дә бәхетлерәк җан иясе юк иде дөньяда. Әнисенең чиксез мәхәббәте, җылы кочагы Илһамның салкын, бозлы йөрәген эретеп җибәрде. Күңелендә аның тынычлык, кояшлы иртә, ә хыялы исә шул җылы иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы иде. Менә нинди көчле бит ул, әниләр мәхәббәте!

Индира Гайнетдинова,
Минзәлә районы "Урусовская ООШ" 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев