"МАНЗАРА-2021" (ФОТОРЕПОРТАЖ)

16 гыйнварда чираттагы «Манзара» спорт-музыкаль премиясе иясе ачыкланды.

Быел традицион "Манзара" билбавына һәм 100000 сум акчалата бүләккә Зәй, Әлмәт районнары батыры Радик Сәлахов ия булды.

Икенче урында — Муса Галләмов, өченчедә — Руслан Абдуллин белән Элдар Хәмитов.

75 кг га кадәр үлчәү авырлыгында 4 көрәшче бил алышты. Беренчедә - Алабугадан Ислам Фәләхов, икенчедә - Ленар Садыйков, өченчедә — Рафаэль Кәлимуллин белән Булат Юнысов.

Шулай ук "Манзара" премиясен оештыручы Айдар Шәймәрданов белән Арча батыры Илшат Идиатов арасында махсус очрашу узды. 2 балл өстенлек белән Айдар Шәймәрданов җиңү яулады.

Илназ Мөхәрләмов фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 май 2021 - 15:56
    «БЕЗГӘ КҮРЕШЕРГӘ КИРӘК!» Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр. 
    755
    0
    0
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    699
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    515
    0
    0

Блоглар