ГАРРИ ПОТТЕР ТУРЫНДАГЫ ЯҢА ТАРИХНЫ “ЯЛКЫН”НАН УКЫ!

“Гарри Поттер” турындагы яңа әсәр татарчага тәрҗемә ителә. Аның беренче өлешен “Ялкын”ның сентябрь саныннан укый алачаксың!
'Harry Potter and the Cursed Child' - “Гарри Поттер һәм ләгънәтләнгән бала”. Яңа әсәр шулай дип атала. Ул сценарий рәвешендә язылган. Китапта Гарри Волан-де-Мортны җиңгәннән соң 19 ел узгач ниләр булганы тасвирлана.
Гарри Поттер хәзер Тылсым министрлыгында эшли һәм Джинни Уизли белән бергә 3 бала үстерә. Аларның исемнәре - Джеймс, Альбус һәм Лили. Гаррины үткәне эзәрлекли. Аның улы Альбуска Поттер гаиләсенең шомлы үткәне белән көрәшергә туры килә.
Китап Лондонда 31 июль төнендә сатуга чыкты. Бер көн кала Лондонның Palace театрында шул әсәр буенча куелган спектакль премьерасы булды.
Беренче 3 көндә үк китап Бөекбританиядә соңгы 10 елдагы китап сату рекордларын узып киткән. Инглизчә варинты инде Россиядә дә сатыла. Pottermore.com сайтыннан китапның электрон версиясен сатып алырга була. Ул 14,99 фунт стерлинг (якынча 1300 сум) тора.
Сентябрьдә Поттер турындагы яңа тарихның беренче өлешен татарча “Ялкын”нан укый аласың! Татарчага тәрҗемә итүче - “Гыйлем” проекты авторы Айдар Шәйхин.
Тиздән!..
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 март 2021 - 10:43ИКӘҮ ЭЧМӘГӘН ЧӘЙЛӘР – Әй, Кар кызы! Кая, бир сумкаңны, озатып куйыйм үзеңне! – Артыннан куып җиткән таныш түгел егетнең сүзләреннән Сәмирә башта сискәнеп китте. Ләкин алай да сер бирмәгәндәй кыланды: – Миңа ерак түгел, монда гына... Мәшәкатьләнмә, Кыш бабай, – диде.
-
21 март 2021 - 10:13«МИН – ТЕЛЕФОН КОЛЫ...» «Мин телефонга бәйле. Бу турыда моңа кадәр үк әти-әнием, дусларым әйтә иде инде. Аларны тыңламый, ишетми идем. Хәзер моны үзем дә аңлый башладым. Чыннан да кереп китәм дә, чыга алмыйм. Көнем дә, төнем дә шул телефонда уза. Бу бәйлелектән ничек тә булса арынып буламы?»
-
17 март 2021 - 13:39СЫРЛЫ ШАМПИНЬОННАР РЕЦЕПТЫ Бу гади һәм бик туклыклы ризык. Өстәлдән иң беренче булып аны сыпырталар. Нәрсәләр кирәк була?
-
16 апрель 2021 - 16:08
-
15 апрель 2021 - 16:18
-
13 апрель 2021 - 16:27
-
12 апрель 2021 - 17:31