Логотип Идель
ШӘХЕС

ДМИТРИЙ МЕДВЕДЕВ IT-ЛИЦЕЙ УКУЧЫЛАРЫНА НӘРСӘ ДИГӘН?

Белгәнебезчә, кичә Казанга Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев эш сәфәре белән килде. Казан федераль университеты каршында эшләп килгән IT-лицей укучыларының «Ел лицеисты» дигән чарасында да катнашты.

Интернат тибандагы IT-лицейда 288 сәләтле бала белем ала. Укучылар физика, химия, информатика буенча практик дәресләр, түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр.

– Сезнең лицеегыз бик яхшы. Мин монда беренче тапкыр. Мондый җирдә белем алу мөмкинлеге булу бик шәп. Биредә төпле белем алып, гомерлек дусларны табып, университетка керергә әзерләнеп була. Сезнең бүген – соңгы кыйгырау бәйрәме. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын шушы бәйрәм белән котлыйм. Бөтен хыялларыгыз тормышка ашсын. Ким дигәндә, аларның берсе инде чынга ашкандыр, чөнки сез киләчәктә сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәк төпле белем алдыгыз. Хәерле юл сезгә! – дип котлады укучыларны Дмитрий Медведев.



2014 елдан бирле лицейда «IT-школа Samsung» өстәмә белем бирү программасы оештырылган. Аның ярдәмендә укучылар программалаштырырга һәм мобиль кушымталар ясарга өйрәнә. 2016 елдан башлап, лицей «Microsoft Showcase School» дип аталган мәктәпләрнең дөнья берләшмәсенә кушылган. Мондый уку йортларында белем бирү процессын яхшырту өчен яңа технологияләр кулланыла.

IT-лицей Juniorskills программасы буенча «Челтәрле һәм системалы администрирование» компетенциясе буенча укучыларны да әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев