Логотип Идель
ШӘХЕС

БЕЗНЕ АНГЛИЯ КӨТӘ!

11нче сыйныф укучысының көне ничек уза? Гадәттә, дәресләр һәм БДИга әзерлек, кемнәрдер спорт һәм иҗатка урын калдыра ала. Ә бик сирәкләре берьюлы берничә фәннән берничә (!) олимпиадада катнаша һәм җиңү яулый.

Әйе, дустым, андый суперукучылар да бар. Кемнәр дисеңме?! Мәсәлән, яңа танышларым Айдар һәм Катя.

Айдар да, Катя да инглиз теле буенча күп санлы олипиада җиңүчеләре. Айдарның “орсенал”ында тарих һәм хокук белеме буенча җиңүчеләре дә бар.

Көн саен 6-7 дәрес уку гына җитмәдеме? Ни өчен олимпиадаларга йөри башладыгыз?

Катя: Беренче тапкыр олимпиадада катнашуым 8нче сыйныфта булды. Безнең республикабызда сәләтле балалар белән эшли торган махсус олимпиада үзәге бар: “Лига IQ” Нәкъ менә шул үзәктә мин фән белән шөгыльләнә торган дуслар таптым, һәм миңа олимпиада “җене” кагылды. “Лига IQ” ярдәмендә мин үземнең нәрсә белән шөгыльләнергә теләвемне аңладым.

Айдар: 8нче сыйныфта укыганда, укытучыбыз инглиз теленнән уздырыла торган олимпиаданың мәктәп турында катнашып карарга тәкъдим итте. Беренче тапкыр гына катнашуыма карамастан, олимпиаданың муниципаль этабына уздым. Укытычымның һәрчак рухи терәк булуы, өстәмә дәресләр бирүе бик ярдәм итте.


Гадәттә, мәктәп укучылары үзләрен һәр өлкәдә сыныйлар. Ни өчен сез нәкъ менә инглиз телен сайлап алдыгыз?


Катя: Киләчәгеңне нәрсә белән бәйләргә теләвеңне вузда түгел, мәктәптә укыганда ук билгеләргә кирәк дип саныйм. Без үзебезгә нәрсә кирәк булуын аңларлык яшьтә. Олырак яшьтәге дусларымнан “Югары уку йортында белем бирү форматы бөтенләй башка, һәм аңа бүгеннән әзер булырга кирәк,” – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Шуңа күрә мәктәптән үк телләрне ныклап торып өйрәнергә булдым.


Айдар: Минем инглиз теле белән дуслыгымның башында укытучым Колесиков Денис Петр улы тора. 2 номерлы лицей-интернатка 7нче сыйныфка укырга килгәндә инглиз телен белү дәрәҗәм түбән иде. Денис Петрович белән бер ел эшләү дәверендә инглиз телен белү дәрәҗәсе дә артты, нәкъ менә шул телне өйрәнү өчен этәргеч тә барлыкка килде. Нәкъ менә 2 номерлы лицей-интернатта минем өстәмә белем алуга омтылыш барлыкка килде, биредә яхшы, төпле белем алуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңладым.



Бөтен нәрсәне ташлыйсы килгән чаклар буламы?


Катя: Көнебезнең күпчелек өлеше уку һәм инглиз теле өйрәнеп үтсә дә, безнең башка әйберләргә дә вакытыбыз кала. Дуслар белән дә аралашабыз, музыка, спорт белән дә шөгыльләнәбез. Шулай да, минем өчен иҗат яки спорт ял итү чарасы, ә һөнәр булып китәрлек юнәлеш түгел.


Айдар: Кайчагында шушы олимпиадаларны һәм укуны читкә куеп торып, яшьтәшләргә якынрак буласы килә. Алар кебек үк күбрәк туп тибеп йөрисе, футбол, машиналар турында сөйләшәсе килә. Тик шул мәлдә аек акыл уяна һәм башлаган эшне дәвам итәргә кирәкле аңлыйсың. Бүгенге тырышлыгыбыз безнең киләчәкне билгели бит. Иң мөһиме: олимпиадалар, уку, иҗат, спорт һәм ял арасындагы балансны тота белергә кирәк.


Быелгы уңышларыгыз нинди?


Катя: Бу уку елында инглиз теленнән РАНХИГС, А.И.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты, М.В.Ломоносов исемендәге МДУ оештырган олимпиадада, “Покори Ворбьевы горы”, Евразия лингвистика олимпиадасында, Халыкара традицион олимпиадада катнаштым.


Айдар: Бу уку елында үземне бер юлы берничә фәннән сынап карарга булдым. Инглиз теле, тарих һәм хокук белеменән мәктәп укучыларының Россиякүләм олимпиадасында, “Высшая проба” һәм М.В.Ломоносов исемендәге МДУ оештырган олимпиадаларда катнаштым. Бөтенесе арасыннан нәкъ менә олимпиаданың региональ этабында һәр өч фәннән дә призлы урын яулавым минем өчен мөһим. Тарих һәм хокук белеменнән олимпиадага әзерләнү өчен бигрәк тә күп көч һәм вакыт таләп ителде. Нәтиҗәсе шундый булуы куанычлы.


Олимпиадага ничек әзерләнергә кирәк?


Катя: Яхшы нәтиҗәләргә ирешергә теләгән һәркем мәктәп программасында бирелгән материал белән канәгатьләнергә тиеш түгел дип саныйм. Һәрвакыт үзлектән шөгыльләнергә кирәк. Бүген укыдым, иртәгә ял итсәм дә була дияргә ярамый. Көн дә башкарылган һәм намуслы башкарылган эш кенә яхшы нәтиҗә бирә.


Айдар: Иң мөһиме – үзеңә кызыклы фәнне эзләп табу, һәм, әлбәттә, бик зур тырышлык кирәк. Көн саен, сәгатьләр буе шул фәнне өйрәнү, башлаган эшне ярты юлда ташлап калдырмау гына уңышка китерә. Бик күп нәрсә укытучыдан да тора. Олимпиадага әзерләнгәндә генә түгел, ә гомумән. Кайсы да булса фәнне ярату-яратмау укытучыга бәйле.



Икегез дә Ковентри шәһәренең Милли математика һәм фән колледжына (The National Mathematics and Science College) укырга кергәнсез икән.


Айдар: Әйе, 2016 елның октябрендә махсус бәйге уздырылды. Шул бәйгедә 2 ел дәвамында Англиядә уку өчен стипендия уйнатылды. Безгә өч тур узарга кирәк булды. Беренчесе – октябрьдә, математика һәм инглиз теле буенча язма бирем эшләдек. Икенче тур бер атнадан соң уздырылды. Анда да математика һәм инглиз теленнән биремнәр үтәдек. Ноябрьдә өченче тур – әңгәмә булды. Өченче турга колледж рәисе доктор Мартин Стивен һәм директор Мисс Робинсон килгән иде. Бер атнадан соң Катя белән икебезне җиңүче дип игълан иттеләр. Алда безне 2 ел чит илдә белем алу көтә.


P.S. Катя да, Айдар да шундый зур уңышка ирешүдә гаиләләренең роле зур диләр. Әти-әниләренең ярдәме, балаларына ышанычы һәм аларның якты киләчәге өчен тырышуы һәм җиңүне татлырак һәм куанычлырак итә.





Исеме: Екатерина Сысоева


Укый: 102 гимназиянең 11 сыйныфында


Кызыксынулары: инглиз теле, фортепиано, сәяхәт


Укытучысы: Прожилова Альбина Валентин кызы






Исеме: Гарифуллин Айдар


Укый: 2 номерлы лицей-интернатның 11 сыйныфында


Кызыксынулары: телләр, спорт, гитарада уйнау


Укытучысы: Колесников Денис Петр улы



Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев