Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: АНА ҺӘМ СЫЛУБИКӘ

Ана һәм Сылубикә


Борын-борын заманда... Юк, безнең көннәрдә яшәгән, ди, бер Ана. Аның Сылубикә исемле кызы булган. Сылубикә бик гүзәл кыз икән. Ул гел матур киенергә, тәмле ашарга, озак итеп телефоннан сөйләшергә яраткан.

Ана көн димәгән, төн димәгән эшләгән. Кызының бар әйбере дә булсын дип тырышкан. Иң матур киемнәр Сылубикәдә, иң затлы, кыйммәтле телефон да Сылубикәдә икән. Көннәр буе Ана белән кыз күрешмәгәннәр дә. Күрешсәләр дә Сылубикә үзенең якын дусты – телефоныннан аерыла алмаган. Эштән арып кайткан Ана кызы белән сөйләшә-сөйләшә чәй эчәсе килсә дә, кызы вакыт тапмаган. Телефонда уеннар уйнаган, контактта дуслары белән аралашкан. Әнисе әзерләгән чәен дә бүлмәсендә телефонда уйный-уйный гына эчкән.

Бер көнне Ана эштә авырып киткән. Кызына шалтыратып үзенең шифаханәгә эләгүен әйтергә теләсә дә кызы телефонны алмаган. Чөнки ул телефонда бик мавыктыргыч уен уйнап утыра икән. Уеннан аерыласы килмәгән.

Менә кич җиткән. Кызның ашыйсы, эчәсе килә башлаган. Ләкин аның бүлмәсенә беркем дә елмаеп кермәгән, ашарга дәшмәгән. Шунда гына ул әнисенең өйдә юклыгын аңлаган. Чәйнектән салкын чәй агызып эчкән, эченә җылы кермәгән. Тәрәзәдән кара күлмәген кигән төнбикә аңа усал карап тора икән. Кыз бик курыккан, әнисенең кайтуын түземсезлек белән көтә башлаган. Ә ишекне берәү дә ачып кермәгән.

Сылубикә әнисенә шалтыратырга уйлаган. Телефоннан ят кеше тавышын ишеткәч:

- Әнием, әнием кайда минем?! Миңа әнием кирәк! - диеп елый башлаган. Ят кеше аны тынычландырып:

- Әниең авырып китте, ул шифаханәдә. Без табиблар аңа ярдәм итәбез, ләкин ул бик арыган, күңеле каткан. Бу очракта аңа бары син генә ярдәм итә аласың, - дигән.

- Ничек? Кайда? - дип елаган Сылубикә.

Табиб аңа шифаханәгә килергә, әнисе янында булырга, әнисе белән озак итеп сөйләшергә кушкан. Сылубикә атлап түгел йөгереп әнисе янына барып җиткән. Әнисе янына башын иеп килеп баскан, сөйләшергә сүз тапмаган. Әнисенә бик тә ярдәм итәсе килгән. Аптырагач әнисен кочаклап елап җибәргән. Аның күз яшьләре күңеле каткан Ананың йөрәгенә үтеп кергән. Ананың йөрәге йомшарган. Ул үзенең кызына кирәклеген аңлаган.

- Балам, балакаем минем, - дигән Ана.

- Әнием, кадерлем минем! Син миңа бик кирәк! Синсез дөнья караңгы, куркыныч. Әнием, бергәләп чәй эчәрбез, кичләрен сөйләшеп утырырбыз. Терелеп өйгә генә кайт. Син миңа кирәк! - дигән кыз.

Сылубикәнең тәмле сүзләре, җылы кочагы, нурлы йөзләре Анага көч биргән.

Шул көннән башлап Ана белән Сылубикә иң якын дусларга әйләнгәннәр. Ә телефонын ул бик кирәккәндә генә кулына ала икән. Дусларым, ә сез әниләрегез белән дусмы?...

Инзилә Галимова,
Казан шәһәре, Киров районы, 152нче гимназия укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев