Логотип Идель
Иҗат

«СҮНМӘСЕН ҖӘЛИЛЛӘР ЯЛКЫНЫ...»

Сәлам, "Ялкын" журналын укучы малайлар һәм кызлар! Безнең барыбызның да танылган шәхесләр, язучылар, шагыйрьләр, артистлар турында китапларда язылган биографиядән тыш күбрәк беләсебез килә. Көндәлек тормышта ул нинди кеше, нәрсә ярата, теге яки бу мәсьәләгә карата фикере нинди?

Бүгенге көн танылган шәхесләренә килсәк бу сорауларга җавап табу, әлбәттә, җиңел. Алар белән булган төрле очрашуларда катнашырга, интервьюлар укырга, социаль челтәрдәге битләренә язылырга мөмкин. Ә узган заман танылган шәхесләрен истә тотканда күз алдына аларның һәйкәлләре, музейлары килеп баса.

Бөтен дөньяга Моабит дәфтәрләре белән танылган герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен телгә алганда беренче чиратта шәһәребезнең 1нче Май мәйданында урнашкан һәйкәле килеп баса. Бик күпләр күңеленә шагыйрь горур, мәгърүр таш сын булып кереп калган. Ә бит ул да нәкъ безнең кебек кеше, сезнең кебек шук, шаян малай булган. Бу турыда күбрәк белер өчен, Казан шәһәренең Горький урамында 17 йортта урнашкан Муса Җәлилнең музей-фатирына сәяхәткә барыйк әле.

Биредә, заманында Җәлил яшәгән 28 номерлы коммуналь фатирның күршеләр бүлмәсендә, музейның күргәзмәләр залы урнашкан. Анда шагыйрьнең туган йортын истә тотып эшләнгән «Мусаларда кунакта» дигән күргәзмә эшли. Ул музейга килүчеләрне шагыйрьнең туган ягына Оренбург өлкәсе Мостафа авылына алып кайта. Нит елгасы буенда балык тотучы, үз кармагына үзе эләгеп елап кайтучы, каз бәбкәләре саклаучы, букчасын күтәреп мәктәпкә баручы шаян, шук Муса күз алдына килеп баса.



Ә менә Җәлил һәм аның гаиләсе яшәгән ике бүлмәсе 1940 еллар мохитенә кайтара. Сугыш алды еллары... Эспозициягә куелган һәр экспонат, аеруча төп нөсхә булганнары, шагыйрьнең характерын, эчке дөньясын тәгаенләргә мөмкинчелек тудыра. Менә, шагыйрьнең эш бүлмәсендә, 1935 елны, Мәскүдә яшәгән вакытта сатып алынган өстәле. Аның өстендә каләмнәр өчен аерым, скрепка һәм башка шундый кирәк-ярак әйберләр өчен аерым тартмалар. Һәр әйбернең үз урыны. Бу шагыйрьнең тәртипне, төгәллекне яратканлыгын чагылдыра. Җәлилнең сеңлесе Хәдичә Җәлилова «Абыем турында» дигән китабында «Китап шкафында ул тәртип ярата иде, алган китапларны үз урынына куюны үтенә иде» , - дип яза.

Балачактан ук үз китапханәсе турында хыялланган Муса 400 дән артык китаплы бай китапханә тупларга өлгерә. Ни кызганыч, ул тулысы белән сакланмаган, бүген музейда, этажерка һәм шагыйрь үзе сатып алган китап шкафында, 216 китап саклана. Алар - төрле: сәясәткә, әдәбиятка, музыкага кагылышлылар, белешмәлек һәм сүзлекләр. Бу Җәлилнең китап укырга яратуын, күпкырлы шәхес булуын ассызыклый.

Ә стенада эленеп торган мандолинаның кыллары шагыйрь бармакларын бүгенге көнгә кадәр хәтерлидер кебек тоела. Җәлил музыкаль кеше була, бала вакыттан ук мандолинада, ә аннан соң пианинода уйнарга өйрәнә. Рабфакта укыган сабакташлары шагыйрь турында «Муса тулай торакның һәр бүлмәсендә көтелгән кунак иде. Ул керү белән мандолина кыллары җанлана, татар моңнары агыла, шигырьләр укыла иде», – дип, ә дуслары Җәлилне шаян, юмор хисле булуы турында искә алалар.



Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен укыгыныгыз бардыр. «Әтәч», «Карак песи», «Күке», «Маэмай» кебек шигырьләре сезгә балалар бакчасыннан ук таныш, күпләрегез яттан белә. Шундый матур, кызыклы шигырьләр язган шагыйрь балаларны яраткан. Заманында бу турыда хатыны Әминә ханым, ә хәзер кызы Чулпан Мусеевна искә ала. Музей экспозициясенә куелган негр курчагы, шагыйрь үзе, кызына бүләк иткән агач чүкеч, фронт юлыннан Чулпанга адреслап язган хатның күчермәсе, барысы да Җәлилнең Чулпанын яратуы турында сөйли.

Кадерле малайлар һәм кызлар! Мең кат ишеткәнче, укыганчы бер килеп күрүең яхшы дигән әйтемне истә тотып сәяхәтебезне шул урында туктатабыз. Шагыйрь турында күбрәк беләсегез, ул яшәгән мохитне күзалларга теләсәгез музейга рәхим итегез! Очрашканга кадәр!

Ләйсән Харасова,
Музейның өлкән фәнни хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев