ГЕРОЙ БУЛУ БИК ҖИҢЕЛ! /видео/

Каникулларның беренче атнасы узып та бара. Син җәйге ялларны истә калырлык итеп үткәрергә телисең. Димәк, максатларга ирешә башларга кирәк.

Ничек дисеңме? Моның өчен 10 чакрымлык араны гына узарга кирәк. 10 июнь көнне Казанда «Гонка Героев. Новая высота» проекты үтәчәк. Үзеңне шунда сыный аласың.

Катнашучыларга ярыш барышында 10 чакрым араны узарга кирәк. Тик бу җиңел генә булмый: чөнки дистанция дәвамында киртәләрне ерып чыгарга кирәк булачак. Бу проект Россиянең күп кенә шәһәрләрендә уздырыла: Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр. Казандагы трассаның да үз үзенчәлекләре бар.

[embed]https://youtu.be/9oiTmfvYOJs[/embed]

«Гонка героев» вәкилләре киртәләрне узганда, һәр төркем мускулларны эшләтергә тиеш. Шуңа да «герой»ларга тоннельләр, күзәтчеләр полосалары кебек ярышлар да оештырыла.

Ярышларда катнашу массалы спорт фомасында бара. Башта стартка 150-200 кеше чыга. Ярты сәгать узгач, тагын шуның кадәр кеше өчен ярыш башлана. Шундый тәртиптә дәвам ителә.

Экстрим алырга теләүчеләр ярышларда катнаша алса, ял итәргә теләүчеләр өчен аерым мөмкинлекләр каралган. Мисал өчен, биредә спорт һәм балалар мәйданчыклары да булачак.
Фото: "Комсомольская правда" газетасы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    685
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    542
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    337
    0
    0

Блоглар