Фирүзә Хәбибуллина тумышы белән Актаныш районыннан. Хәзерге вакытта Фирүзәгә 24 яшь, кияүдә. Ире Айрат белән Әмин исемле улларын ел әйләнәсе җәй булган илдә үстерәләр. Кесәсендә ике дипломы булса да, ул бер көн дә һөнәре буенча эшләми. «Йөрәгем баш миен җиңде, һәм мин үземә ошаган эш белән шөгыльләнергә булдым», – ди Фирүзә.