Логотип Идель
Бу – тема!

ЗОЯ КУКУШКИНА – ДӨНЬЯНЫ ЯУЛАГАН КЫЗЧЫК!

4 яшенә кадәр Кемерово өлкәсе балалар йортында тәрбияләнгән Зоя көннәрдән бер көнне бөтен чит ил подиумнарын шаулаткан кыз булып уяна! 8 яшендә шундый дәрәҗәгә ирешү һәркемнең дә хәленнән килми. Ә бүген бу сөйкемле кыз – модель. Хәйрия эше белән шөгыльләнә, ятим балаларга гаиләле булырга ярдәм итә. Үз кием брендын булдырган. «Ялкын»да гадәти булмаган  бу кызны эзләп табып, аның белән элемтәгә чыкты.

Ике бала тәрбияләп үстерүче Денис һәм Татьяна Кукушкиннар гаиләләрендә тагын бер бала булуын телиләр. Әни кеше социаль челтәрдәге балалар белән таныштыру төркемендә Зояның анкетасына тап була. Экранның теге ягыннан елмайган сөйкемле бәләкәчнең булачак кызы икәнен аңлап, анкетадагы номерны җыя Татьяна. Гаиләнең тормышы шул көннән үзгәрә дә куя. Инде 4 ел дәвамында алар бергә бик бәхетле. Зояга бу гаиләгә ияләшергә туры килми, биредә аны һәркем ярата.

Зояның аралашучанлыгы, харизмасы һәркемне әсир итә. Бу гаиләгә килеп эләгү белән, Зоя үзгәрә. Дөньяны күзаллавы киңәя, чит телләрдә аралашырга тырыша, һәрчак уртак тел таба белә. Эчкерсезлеген, мәрхәмәтлелеген саклап кала.

Ул – хисле, иҗади кеше. Аңа кием киеп, подиумнан атлап бару яки фотога төшү күңелсез. Шуңа да ул импровизация, иҗат итү яклы. Модель булып эшләгәндә, һәрчак үз «фишкасы»н күрсәтә. Моның өчен башта әнисе борчылса, хәзер, дизайнер буларак чыгыш ясаганда, Зояга барысы да гафу ителә.

Дөньяны яулау сере. Татьяна Кукушкина: «Дөньяны яулау рецептын белмим. Безнең дөньяны яулау максаты юк иде, үзеннән-үзе килеп чыкты. Бервакыт мин социаль челтәрдәге битемдә «Измени одну жизнь» фондына теләктәшлек белдерергә теләвемне яздым. Зояның фотосын социаль челтәргә урнаштыргач, фотографлар яза башлады. Шулай итеп, кызыма игътибар артты. Хәзер игелекле эшләргә мода барлыкка килде. Миңа калса, Зоя шуңа күрә күпләрнең мәхәббәтен яулады».

Иң яраткан предметы – рәсем. Ул кызларны күбәләк, кәнфит, шарлар белән сурәтләргә ярата. Бу – эчке дөньясының чагылышы. «Мондый матур рәсемнәр ясый икән, без ирем белән дөрес юлдан барубызны аңлыйбыз», – ди әнисе.

Zoyakukushkina бренды. Зоя модель булып эшләүнең бик күңелсез булуын, күбрәк үзен күрсәтү ошавын әйтә килгәч, Татьяна бренд булдыру альтернативасын тәкъдим иткән. Зоя әнисе белән башта кием рәсемнәре ясый, үзара фикер алышалар, детальләрне билгелиләр. Шушы мәгълүматны, берләштереп, профессиональ тегүчеләргә тапшыралар. Киемнәрне модель булып эшләүче башка кызлар белән подиумда күрсәтәләр. Бүген Зояның 3нче коллекциясе чыккан. Шушы эш ярдәмендә 600 мең сумнан күбрәк акча җыелган, 250 ятим балага видеоанкета булдырылган, 43 бала яңа гаиләсен тапкан. Шундый мәрхәмәтлелек иясе ул Зоя!

Зоядан киңәш: иң мөһиме – нәрсә белән шөгыльләнергә телисең, шуны эшлә! Тормыштан ләззәт алып яшә! Сиңа ни дә булса канәгатьләнү китерсә, аның нәтиҗәсе яхшы булачак.

Министрлыктан шалтырату. 2019 ел, 12 апрель. Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы Зояның эшчәнлеге белән кызыксына, хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясый. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы махсус әдәбият бүләк итә. Шуннан Зоя экология белән кызыксына башлый. Киләсе коллекциясе дә шушы темага багышланачак. Чарада җыелган акча ятим балаларга ярдәм итүгә тотылачак. Зояның бөтен тема һәм идеяләре үзеннән-үзе туа. Министр кадәр министрның Зояга игътибар итүе иҗатта яңа этәргеч була.

Зоя – Европадагы люкс бренды йөзе. «Дисней», «ТВОЕ», «Юдашкин kids» белән эшләгән. Италия, Испаниядә мода күрсәтүдә Россия дизайнерларын тәкъдим иткән. Ул модель булып һәрчак эшләми, вакыты-вакыты белән генә шөгыльләнә.

Кызчык дөньяда беренче хатын-кыз-ковбой, йә хат ташучы, йә президент булырга җыена.

Фото авторлары: Ольга Эмбер, Елена Макарова (Jamadamka).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев