Логотип Идель
Бу – тема!

ЮЛ АША ЧЫГАРГА... ТАТАРЧА ӨЙРӘТӘЛӘР

Татарстан юлларында елның беренче 4 аенда 1109 юл-транспорт һәлакәте 1403 кешенең җәрәхәт алуына китергән, 74 кешенең гомере өзелгән. Юлда һәлак булучыларның өчесе – балалар. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов шундый саннар җиткерде.

Юл-транспорт һәлакәте белән бәйле вазгыять узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сизелерлек яхшырган. Юлдагы иминлек буенча Татарстан Идел буе федераль төбәкләре арасында да үрнәк санала. Ләкин камиллеккә чикләр булмаган кебек, юлдагы һәр күңелсез хәл иминлек булдыру эшенең азакка кадәр башкарылмавы хакында сөйли. Матбугат вәкилләре белән очрашуда баш автоинспектор менә шул эшне нәтиҗәле итү юллары хакында аңлатты.

Юлда иминлек булдыруның иң яхшы ысулы – агарту эшләре алып бару һәм кагыйдә бозучыларга каршы көрәшү. Моны һәр теләгән кеше башкара ала. Ничек итепме? Гадәти кулдагы кәрәзле телефон ярдәмендә генә дә. Ленар Габдрахманов сүзләренчә, “Халык инспекторы” мәгълүмат системасы инде хәзер кагыйдә бозуның 16 төре буенча фото-видеолар кабул итәргә һәм җәзага тартырга сәләтле. ЮХИДИ идарәсендә хәтта социаль челтәрдәге төрле мәгълүматларны да өйрәнәләр. Шуның ярдәмендә кагыйдәләрне санга сукмаган машина йөртүчеләрнең дә эзенә төшелә.

Ә андыйларның ниндие генә юк: руль артында булганын “онытып” телефоннан сөйләшеп бару, СМС язышулар – инде үткәндәге этап. “Рульдә барганда күпләр, телефоннан сөйләшә, төрле месенджерларда аралаша. Кайберәүләр хәтта “туры эфир”га да чыга. Андыйларны җавапка тарту очраклары инде бар”, – ди Ленар Габдрахманов. Сүз уңаеннан, апрельдә уздырылган “Мобильник” операциясе нәтиҗәсендә Татарстанда 3150 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган.

Агарту эшләре димәктән, 6-12 майда Дөньякүләм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза. Ул инде 2005 елдан бирле үткәрелеп килә. Атна дәвамында юл сагындагылар күбрәк мәгълүмат бирү һәм юл һәлакәтләрен киметү максатыннан профилактик чаралар уздырачак.

– Ел саен юл һәлакәтләрендә дөньяда 1,2 миллионлап кеше гомерен өзелүен исәпкә алсак, мондый чаралар да бик мөһим, – ди баш инспектор. – Статистика буенча, юл-транспорт һәлакәте – 10-24 яшьтәгеләр арасында үлемгә китергән төп сәбәп.

...Ел башыннан юлларда 23 җәяүленең гомере өзелгән. 17 очракта җәяүлеләр үзләре гаепле. Гаҗәп билгеле: хәзер халыкка юл аша тиешле урыннан чыгуның да куркыныч булуын кат-кат аңлатырга кирәк. Республикада хәтта 20 урында җәяүле кичүләр янына “Посмотрите налево и направо” дип язып куйганнар. Тиздән андый язулар татар телендә дә пәйда булачак. Баш инспектор шулай, дип ышандырды.



Фәрит Салихов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев