Логотип Идель
Бу – тема!

ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫНА КЕРҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕНДӘ ҮЗЕҢНЕ ТАПМАСАҢ НИШЛӘРГӘ?

Укырга керүчеләр исемлекләрендә үзеңне күрмәдеңме? Өметеңне өзмә һәм башка төрле вариантлар барлыгын исеңә төшер. Без сиңа университетка керә алмаган очракта нишләргә һәм вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә кирәклек турында сөйләрбез.

Читтән торып уку

Бик күп югары уку йортлары читтән торып укуга гаризаларны хәтта төп  этаплар үткәч тә, кабул итүен дәвам итә. Читтән торып уку үз-үзеңне контрольдә тотуны таләп итсә дә, моның уңай яклары бар. Әйтик, бер шәһәрдә яшәп, икенчесенә имтиханнар вакытына гына барырга, ә калган вакытта эшкә урнашырга мөмкин.

Бер елга тәнәфес алу

Беразга ял алып, икенче елга укырга керү – шәп мөмкинлек. Бер ел эчендә яхшылап әзерләнә, имтиханнарны яңадан бирә аласың дигән сүз ич бу. Гаиләңә, дусларыңа вакытны күбрәк биреп, нәрсә теләгәнеңне ачыкларга теләсәң, мондый ял сиңа файдага гына булачак.

Вакытны үзүсешкә багышлау

Өстәмә вакытыңны яраткан шөгыль яисә спортка багышларга була. Курсларга языл, интернет аша яңа төрле һөнәрне үзләштер, китаплар укы, моңа кадәр кулың ятмаган эшне башлап җибәр. Тормыштан нәрсә һәм нинди өлкәдә үсеш алырга теләвеңне ачыкларга омтыл.

Көллияттә уку

Көллияттә студентларны күп кенә белгечлекләр буенча әзерлиләр. Монда син күңелеңә охшаган белгечлекне табып, тәҗрибә җыя аласың. Көллияттә уку кызыграк та әле, чөнки монда теориягә караганда, практика күбрәк, шулай ук бюджетка керү дә җиңелрәк.

Эшкә урнашу

Әйе, безнең илдә махсус яки югары белемсез эшкә урнашу кыен, әмма бик тырышсаң, табып була. Әйтик, кассир, сатучы-киңәшче, фотограф, копирайтер, балалар бакчасында няня, курьер, әйдаман, официант булып эшләргә мөмкин. Шуңа күрә бер дә борчылма! Бүген дөнья беткән кебек тоелса да, тынычланып, барысын да уйлагач, мөмкинлекләр үзләре килеп чыга. Исеңдә тот: хәзерге заманда берәү дә югалып калмый, бары тик өметне өзмәскә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев