Логотип Идель
Бу – тема!

ЮГАЛА КҮРМӘ!

6 яшь чагымда мин өйдән китәргә булдым.

Ул көнне әти-әни эштә, мине күрше апай карамагына калдырдылар. Аның кызы - минем дустым иде, чыгып киттек урамга уйнарга. Берзаман уеныбыз ызгыш-талашка әверелде. Шуннан ачу чыгып (ә бәлки үпкәләптәдер – кем белгән) мин өйдән китәргә хәл иттем. Шәһәр җире булса да, безнең йорт янында зур урман бар иде. Урманга керергә үк батырчылык итмәдем, киттем шуның кырыендагы машина юлы буйлап. Олы юлга барып җиттем, сәфәр дәвам итте.

Минем “мөстәкыйль” тормышым төгәл ярты сәгать дәвам итте – эшеннән кайтып баручы апаем (алар бездән ерак түгел генә торалар иде) мине күреп алды һәм үзләренә алып кереп китте. Ул вакытта кәрәзле телефоннар әле юк, әни белән әтигә хәбәр биреп булмый – шуңа күрә апай китте безнең торган урыныбызга, әнине дәшергә. Ни өчен мине дә баштан ук үзе белән алмаганлыгын хәзерге акылым белән генә аңлыйм – кызу килеш әти белән әнинең карашы алдына баскан булсам, бер-ике атна йомшак урыныма утыра алу турында онытасы булыр иде, әлбәттә. Шулай да шактый эләкте.

Балалар югалуы – үтә җитди проблема, һәм һәрбер очрак та болай яхшы тәмамланмый.

1979 елның 25 маенда АКШта мәктәптән өенә кайтып барышлый 6 яшьлек мәктәп укучысы Итан (Россия матбугатында ул никтер Эвиан Пэйтс исеме астында танылган) Патц юкка чыга. Масштаблы эзләүләр (алар барышында малайның фотосын хәтта сөт капларына да урнаштырганнар) бернинди нәтиҗәләргә дә китерми – малайны таба алмыйлар. Әлеге очрак җәмгыятьтә шулкадәр шау-шу кузгата ки, 1983 елда президент Рональд Рейган 25 май көнен хәтта Югалган балалар көне дип игълан итә.

Нәкъ менә әлеге очрактан соң АКШта ата-аналар балаларны мәктәпкә җибәрүгә мөнәсәбәтләрен үзгәртәләр. Итанның әтисе һәм әнисе гомерләре буена Гомуммилли балалар бармак эзләре базасын булдыру өчен көрәшәләр. Моннан тыш алар ата-аналарны балаларның мәктәпкә килмәү сәбәбе турындагы мәгълүматны мәҗбүри төстә уку йортына юллауны күздә тоткан кануннар кабул ителүен таләп иткәннәр.

Итан тарихына ачыклык 2017 елда гына кертелә. 56 яшьлек Педро Эрнандес малайны алдалап алып кереп, буып үтергәнлеген таный. Ләкин психик сәламәтлеге тотрыксыз булу аркасында ул хөкем ителми кала. Шулай да әлеге серле вакыйгада нокта куярга иртә – Итанның гәүдәсе бүгенге көнгә кадәр табылмаган.

2010 елда Югалган балалар көне Халыкара көн буларак билгеләнеп үтелә. Бу көнне барлык теләгәннәр шәһәр урамнарына чыгып, югалган һәм әлегә кадәр табылмаган балаларның исемнәре язылган шарлар очыралар – шул рәвешле балаларны күздән чыгармау, югалган очракта әлеге проблемага битараф калмыйча, эзләүләргә һәрьяклап булышырга кирәклегенә игътибар юнәлтелә.

Исеңдә тот!


Җәй – ял, җиләк-җимеш, табигатькә чыгу чоры. Бик күп гаиләләр ял итәргә, җиләк җыярга, һава суларга шул исәптән урманга йөри. Урманда югалу – шактый куркыныч күренеш. Шулай да “ЛизаАлерт” югалган кешеләрне эзләү хәрәкәте киңәшләрен истә тотсаң, бар да яхшы тәмамланачак:

1. Ашаусыз калсаң нишләргә?

Ашаусыз калдым, дип һич тә борчылма – син ашамыйча шактый озак тора аласың. Иң мөһиме – син югалганыңны аңлап алган урында калырга, кычкырырга, үзеңә игътибар җәлеп итәргә тырышырга тиеш. Шулай эшләгән очракта сине бик тиз табып алачаклар – хәтта ачыгырга да өлгермәячәксең. Һәм шуны онытма: җиләк-җимеш һәм гөмбәләр ашау – начар уй.

2. Эчәсем килә!

Сулыклардан ераграк торырга тырыш – абынып, таеп китеп, суга егылып төшүең бар. Өстәвенә теләсә кайсы урыннан су эчү – куркыныч, төрле авыруларга китерергә дә мөмкин.

3. Өйгә кайтасым килә!


Үзеңнең булган урыныңны төрлечә билгеләргә тырыш – ботаклар, таш, туфрактан калкулыклар ясап калдыр, җирдә уклар яса, аяк киеме эзләрен яхшылап төшереп калдырырга тырыш. Ара-тирә яшь агачны кулларың белән селкет. Сыбызгы тавышын ишетсәң – икеләнмичә җавап бир – сине эзләүчеләр бу. Агачка менә күрмә – анда сине табу катлаулырак, имгәнү куркынычы да югары.

4. Хайваннар тотып ашаса?

Хайваннардан курыкма – аларны аучы абыйлар да авырлык белән эзләп таба. Әгәр таныш булмаган тавыш ишетсәң – кычкыр, сызгыр: хайван булса, куркып китәчәк, эзләүчеләр булса, сине тиз арада табып алачаклар. Еланнар янына якын бармаска тырыш, әгәр елан үзе сиңа якынлашкан икән – селкенмә, ул үзе китәчәк.

5. Әти-әни сүгәчәк мине, кайтмыйм өйгә!

ЮК! Һәркем югалырга мөмкин – хәтта өлкән яшьтәге кеше дә. Әти-әниең сине ярата, алар сине эзлиләр, синең өчен борчылалар һәм синең кайтуыңны бик нык көтәләр. Әгәр барысын да дөрес эшләсәң, куркуга үзеңне яулап алырга юл куймасаң, син әти-әниең өчен дә, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә бәләкәй каһарман гына булачаксың!



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев