Логотип Идель
Бу – тема!

ЙОКЫСЫЗЛЫК: МИФ ҺӘМ ФАКТЛАР

Йокысыз бер төн уздырсак та, баш мие моны башка эш режимына күчү өчен сигнал дип кабул итә. Без аны хәтта үзебез сизмибез дә, ләкин баш мие экономия режимында эшли башлый. Мәгълүматны кабул итү, эшкәртү сәләте күп тапкырларга начарая. Йокысы туймаган кеше эшендә хаталар җибәрә, игътибарсызлана, хәтере начарая... Йокы турындагы мифларны барларбыз бүген, дуслар. Киттек!

1. Физик активлык йоклап китәргә булыша

Факт. Даими физик активлык – йокы сыйфатын яхшырту өчен бик яхшы ысул. Ләкин онытмагыз, физик активлык белән бик соң (әйтик, төнлә) шөгыльләнергә ярамый: соң эшләнелгән авыр күнегүләр йокысызлыкка китерергә мөмкин. Моннан тыш, алар сезнең тән температурасын алты сәгатькә кадәр күтәрә, шуңа күрә күнегүләрне йокларга ятарга ике-өч сәгать кала тәмамларга тырышыгыз.

2. Зәңгәр экран ял итәргә булыша

Миф. Компьютер аша китап уку яки йокы алдыннан телевизор карап тынычланырга тырышу ымсындыра, әлбәттә. Чынлыкта, бу эшләрнең икесе дә сезне бөтенләй йокыдан мәхрүм итәргә мөмкин. Телевизор, компьютерның яктылыгы һәм тавышы баш миендәге мелатонин дәрәҗәсен киметә, бу исә йокыга комачаулый. Ял итәсегез килсә, йокы алдыннан тыныч музыка тыңларга тәкъдим итә белгечләр.

3. Йокысызлыктан кулланыла торган препаратлар зарарсыз

Миф. Заманча йокы дарулары чыннан да куркынычсыз һәм нәтиҗәлерәк. Ләкин барлык препаратның да потенциаль зарары бар, шул исәптән наркомания куркынычы да. Әгәр дә сез йокы даруларын кулланасыз икән, табиб белән киңәшләшегез. Йокысызлык вакытында иң яхшысы сәламәтлек белән бәйле төп  проблемаларны хәл итү, дип ассызыклый белгечләр.

4. Сез күп итеп йоклап куя аласыз

Миф. Сез югалткан йокы сәгатьләрен тулысынча кире кайтара алмыйсыз. Әгәр сез атнага ике тапкыр (мисал өчен, ял көннәрендә) регуляр рәвештә күбрәк йокласыйсыз икән, бу организмның табигый сәгатьләрен какшатырга мөмкин. Йокланмаган вакытны кире кайтаруның бердәнбер ысулы – гадәти йокы графигын нормага китерү.

5. Көндезге йокы йокысызлык белән көрәшергә ярдәм итә

Миф. Көндезге йокы төрле кешегә төрлечә йогынты ясый. Кайберәүләр өчен кыска көндезге йокы (10-20 минут) көч бирә ала. Ләкин,йокысызлыктан интегүче күп кешеләр өчен ул баш миенең йоклау теләген зәгыйфьләндерергә генә мөмкин, бу үз чиратында төнлә йоклауны кыенлаштырачак.

6. Сез үзегезне тиешле вакытта йокларга өйрәтә аласыз

Факт. Биредә төп әйбер – эзлеклелек. Китап укыгыз яки йокы алдыннан җылы ванна керегез. Бәлки, сезгә уйларга чумып, хыялланып яту йоклап китәргә булышадыр. Кыскасы, эффектив юлны табарга һәм һәр төн йокыга әзерләнгәндә аны даими кабатларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев