Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЗ ГҮЗӘЛЕ 2022: ФИНАЛИСТКА ЛӘЙСӘН ХӘСӘНҖАНОВА БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

Казаннның Мәскәү мәдәният үзәгендә «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы узды. Лаеклы исемне алыр өчен Казанның төрле югары уку йортларыннан 10 кыз көч сынашты.

2008 нче елда Казан дәүләт энергетика университетының тулай торак коридорларында башланып киткән конкурс бүгенге көндә инде Татарстанның барлык уку йорталрын берләштерә торган, кызларга мөмкинлекләр бирә торган масштаблы проектка әверелде. Сайлау этабын узган 10 кыз ай дәвамында төрле сынаулар узганнар, остаханәләрдә катнашканнар.  Кызлар үзләрен чигү, ашарга пешерү, интеллектуаль яктан сынап, баллар җыйдылар. Финалда катнашучылар үзләренең иҗади номерларын, тел осталыкларын күрсәттеләр.

Без  бәйгенең финалисткасы, «Иң зирәк кыз» номинациясендә җиңүче, КНИТУ студенткасы Ләйсән Хәсәнҗанова белән аның бәйгедән хис-кичерешләре турында сөйләштек

– Ни өчен Яз Гүзәлендә катнашырга булдың?

– Мин үземне  яңа җирләрдә, яңа эшләрдә сынап карарга яратам. «Яз гүзәле» дә минем өчен сынау булды, беренчедән, үзенең үзенчәлекле форматы белән, икенчедән татар телендә булуы белән. Ләкин үземә «Күпме куркырга була инде?!» дидем дә гаризаны җибәрдем. Бер дә үкенмим хәзер!

– Әзерләнү вакытында нинди авырлыклар булды?

– Болай авырлыклар күп булмады. Минем өчен иң авыры иҗади номер әзерләү иде. (Иҗади номерда Ләйсән гитарада уйнап «Без бәхетле» җырын башкарды) Чөнки монда бар җаваплылык, бар техник моментлар минем өстемә ятты. Аларны бөтенесен башкару авыррак булды.

– Бәйгенең кайсы этабы һәм нинди биремнәре  аеруча нык ошады һәм ни өчен?

– Финалның иң ошаган өлеше остаханәләр иде. Анда без үзебезне чын татар кызлары буларак күрсәттек. Миңа аеруча чигү ошады, үзем кул эшләрен яратканга күрә калфакка бизәк төшерүдән аеруча зур ләззәт алдым.

– Бу бәйге сиңа нинди мөмкинлекләр бирде?

– Беренче чиратта, бу бәйге миңа татар телемне камилләштерергә булышты. Чөнки биредә без бары тик татар телендә генә сөйләштек. Шулай ук «Яз гүзәле» ярдәмендә мин татар мәдәниятенә, татарның бөек хатын кызлары белән якынрак таныштым. Милләтебезнең искиткеч бай мирасы булуына төшендем. Өченчедән, «Яз гүзәле» миңа дуслар бүләк итте. Чөнки бер ай эчендә без кызлар белән бер-беребезгә ярдәм итеп, җан атып торып, туганлашып беттек. Без  көнләшеп түгел, дуслашып яшәдек.

Ләйсән киләчәктә дә яңа бәйгеләрдә катнашып, тагы да яңа үрләр яулар дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев