Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШҮСМЕР КЫЗЛАР ӨЧЕН ГАДИ КИҢӘШЛӘР

Яшүсмерлек чоры — иң дулкынландыргыч һәм авыр вакытларның берсе. Үз-үзеңне карау, кайбер тышкы проблемалардан арыну турында сөйләү  яшүсмер кызлар өчен бик мөһим. Шуңа күрә, кызлар, сезгә берничә киңәш бирергә булдык. Алар сиңа ярдәм итәр дип өметләнәбез.

– Күп кенә яшүсмерләр биттәге бетчәләр белән көрәшә. Андый тән тиресен һәрвакыт чистартып һәм юып тору киңәш ителә. Хәзер кибетләрдә яшүсмерләр тиресе өчен төрле косметика табып була: тониклар, бит кремнары, бетчәләр, кызыл таплардан мазьләр. Әгәр инде биттәге проблемалар бетмәсә, дерматологка мөрәҗәгать итү кирәк булырга мөмкин. Табибка күренүдән курыкма, ул сиңа дөрес дәвалау курсы билгеләячәк.

– Берәүгә дә үз сөлгеңне, теш чистарту щеткасын һәм сабыныңны бирмә. Бөтен гигиена предметлары да шәхси файдалану өчен генә булырга тиеш. 

– Атнага бер тапкыр пилинг ясау яхшы: башта тирене җылы ваннада бераз йомшарт, ә аннары кофе яки башка чара ярдәмендә ышкып ю.

– 12 яшьтән башлап, бит өчен туклыклы кремнар кулланырга ярый. Күбрәк табигый матдәләрдән торган кремнарны сайларга тырыш. Аны иртән битне юганнан соң сөртергә кирәк. Ә төнге кремнарны 16 яшьтән алып кына кулланырга киңәш ителә. Кыш көне биткә кремны урамга чыгар алдыннан 1 сәгать кала сөртсәң, битең суыктан бозылмаячак.

– Ашау рационыңны дөресләсәң, тышкы кыяфәтең яхшы якка үзгәрәчәк. Майлы, баллы ризыклардан, фаст-фудтан баш тарт. Алар урынына күбрәк җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвек һәм соклар куллан.

– Куллар кызлар турында күп нәрсәне сөйли диләр. Шулай булгач, кулларны һәрвакыт тәртиптә тоту мәҗбүри. Тырнакларга зур игътибар бир: маникюр яса, төрле майлар сөрт. Көн саен, бигрәк тә салкын вакытта, куллар өчен кремнар куллан.

– Сәламәт чәчләр кызларны бизи. Яшь вакытта чәчләрне гади шампунь белән генә дә юу җитә. Чәчләрнең озынлыгына һәм тибына карап, 2-3 көнгә бер юу киңәш ителә. Теләсәң, чәчләр өчен бальзам да сатып ала аласың: чәчләр йомшак булачак һәм җиңел таралачак.

– Тешләр гел ак булсын дисәң, аларны көнгә ике тапкыр чистартып тор. Ә кариесны булдырмас өчен көндәлек менюга фтор, кальций һәм D витамины кергән продуктлар куш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев