Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯНЫП ЧЫКТЫМ»: ЭМОЦИОНАЛЬ ЯНУ НӘРСӘСЕ БЕЛӘН КУРКЫНЫЧ?

Эмоциональ яну (рус. эмоциональное выгорание) – физик һәм психик яктан талчыгу. Бу проблема эштән, кешеләр белән аралашудан кичергән стресс аркасында күзәтелергә мөмкин. Пандемиядән соң үткәрелгән тикшеренүләргә нигезләнсәк, 2500 кешенең яртысы эмоциональ януны кичергән.

Әйе, хәзерге заманда, яшәү темпы гел-гел үзгәреп торган вакытта, эмоциональ яктан сәламәт булу авыр. Эчтә бушлык, һәрвакыт борчу хисе сизү көндәлек тормышта күпләрне эзәрлекли. Сәламәтлек саклау министрлыгы сүзләренчә, күбрәк «яну»га офис хезмәткәрләре, социаль өлкәләрдә эшләүчеләр дучар була. Көннәр буе кешеләр белән аралашып, үз энергияңне бетерү нәтиҗәсендә, алар зур стресс кичерә. «Яну»ның билгеләре нинди? Иң киң таралганнары арасына ярсучанлык, еш ару, йокысызлык, аппетит бозылу керә. Шулай ук эштәге бурычларны игътибарсыз калдыру, ахырына кадәр эшләп бетермәү дә «янып чыгу»ның билгесе булып санала.

Эмоциональ яну нәрсәсе белән куркыныч? Бу халәттә озак калу кешенең организмы һәм психикасына куркынычлык тудыра. Ул клиник депрессияләр,

физик авыруларга, ягъни еш салкын тиюгә, хроник авыруларның кискенләшүенә һәм эштә дә җитди хаталарга китерә. Үзеңдә эмоциональ януны сизеп алсаң, тизрәк аның белән көрәшә башларга кирәк. Аннан котылыр өчен, тулы ял алу, ял көннәрендә кесә телефоныннан файдаланмау, саф һавада йөрү, якын кешеләр белән күбрәк вакыт үткәрү кирәк. Коллективта яхшы атмосфера булу да  «янып чыгу»дан котылырга ярдәм итә. Йокы режимын дөресләүнең дә тәэсире зур. Шулай ук дөрес туклану, буш вакытта спорт белән шөгыльләнү, тыныч музыка тыңлау – болар барысы да элеккеге халәткә кайтырга булыша алачак. Әлеге ысулларга өстәп, белгечләр өй хайваннары турында да әйтә. Өй хайваннары белән вакыт уздыру – негатив хисләрдән арындыра ала. Хайваннарның шундый үзенчәлеге бар: алар дәваларга сәләтле. Медитация белән шөгыльләнү, дөрес сулыш алу техникасын үзләштерү һәм гади психологик алымнарны куллану стресс белән көрәшергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев