Логотип Идель
Бу – тема!

ЯМЬЛЕ БӘЙРӘМГӘ – ТӘМЛЕ БӘЙЛӘМ

Ноябрь аен әниләр бәйрәменнән башка күз алдына да китереп булмый. Бәйрәме булгач, бүләге дә кирәк. «Нәрсә бүләк итәргә?» дип баш ватасыңдыр мөгаен. Борчылма, без ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Файдалы, матур һәм тәмле бүләкне бергәләп ясыйк!

Яшелчә һәм җиләк-җимештән эшләнгән букетлар – флористика өлкәсендә яңа тренд. Хуш исле, төрле төсләргә бай, файдалы һәм үзенчәлекле бүләк яратучыларга бу – менә дигән сюрприз! Татлы җимеш һәм тере чәчкәләр бәйләме берәүне дә битараф калдырмый. Өй шартларында искиткеч бәйләм ясау серләрен  безгә Гөлгенә Мөхәммәтшина ачар.

Кирәк булачак:

1. Төс гаммасы буенча туры килгән җиләк-җимешләр.

2. Тере чәчкәләр һәм яшеллек.

3. Шпажкалар, чәчәк бутоннары өчен колбалар.

4. Бәйләмне төрү өчен махсус кәгазь, лента.

5. Кайчы, секатор, степлер һәм скотч.

1) Җиләк-җимешләрне, зурлыкларына карап, шпажкаларга бер яки берничә җирдән беркетәбез. Шул ук принцип буенча яфракларны да таякчыкларга скотч белән ябыштырып чыгабыз.

2) Һәр колбага су тутырабыз һәм чәчкә бутоннарын шунда урнаштырабыз.

3) Бәйләмне параллель техника буенча җыябыз, ягъни һәр шпажканы, колбаны бер-берсенә карата параллель рәвештә скотч ярдәмендә беркетәбез.

4) Бәйләмнең буш урыннарына таякчыкларга беркетелгән күрәгә һәм яфраклар куеп чыгабыз. Өстән караганда букетыбыз түгәрәк формада булырга тиеш.

5) Ингредиентларны җыеп бетергәч, төптән барлык таякчыкларны тигезләп кисәбез. Скотчны ябыша торган ягын өскә калдырып, бәйләмебезнең аскы ягын әйләндереп алабыз.

6) Соңгы этап: бәйләмне махсус кәгазь белән тышлыйбыз һәм бант ясап бәйләп куябыз. Тәмле вә матур бүләк әзер!

Киңәшләр:

1. Бүләк озаграк саклансын өчен ингредиентларны юу киңәш ителми. Алар бары тик нык һәм яңа өлгергән булырга тиеш.

2. Шпажкадан йомшак җимешләр шуып төшмәсен өчен аларны кишер яки алма кисәге белән беркетергә кирәк.

3. Чәчкәләрне махсус колбадан башка да куеп була, әмма бу очракта алар тиз шиңәчәк.

4. Җиләк-җимешне кибеттән түгел, ә базардан алу киңәш ителә. Гадәттә, биредә алар яңарак була.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев