Логотип Идель
Бу – тема!

«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ БЕЛӘН ОЧРАШУДАН ФОТОРЕПОРТАЖ

3 ноябрь көнне без үзебезнең журналыбызның үзенчәлеге – балалар редколлегиясе белән очраштык. Журналыбызның эшчәндегендә зур роль уйнаучы дистәгә якын авторларыбызның бүген алтысы җыелды – араларында төрле темаларга язмалар әзерләүчеләр дә, иллюстраторлар да бар. Очрашу барышында без авторларыбызны рәхмәт хатлары һәм Г.Кариев исемендәге театрга билетлар белән бүләкләдек. Тик очрашуның иң мөһим өлеше – даими авторларыбызның журналның соңгы саннарына күзәтү ясаулары. Алар журналда үзләренә аеруча ошаган урыннарны һәм үзгәртергә теләгән өлешләрне билгеләп үттеләр. Шуңа өстәп, кызлар белән журналның киләчәк декабрь саны турында да фикерләшеп алдык. Әлеге чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Фирүзә ЗАКИРҖАНОВА фотолары

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев