Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛГА ОРИГИНАЛЬ КОТЛАУЛАР!

Гел бертөрле котлаулар туйдыра бит ул, килешәсеңдер? Шуңа күрә без оригиналь, шәп котлаулар һәм открыткалар әзерләдек! Рәхәтләнеп файдалан, якыннарынңны сөендер.

Дустыңны котлар өчен:

Һәй, минем белән һәрвакыт янәшә булган якын дустым! Мин сине киләсе яңа ел белән тәбрик итәм. Бу елны син бик күп эшләр майтардың, күп кенә теләкләреңне чынга ашырдың. Киләсе елга да нәрсәне дә булса Кыш бабайдан көтеп ятмый, үзең барысына да ирешергә язсын. Аяк астыңа карап йөр, тайгак. Башыңны сакла, бияләйләреңне кияргә онытма! Яңа еллар белән сине!

Яраткан укытучыны котлар өчен:

Хөрмәтле укытучым! Сезне киләсе 2022 ел белән котлыйм. Бу ел Сезгә бары тик күңелле вакыйгалар гына алып килсен. Эшегездә булдыралганча күбрәк бишлеләр тезегез, дәресләрдә үзегезгә дә утырып торырга рөхсәт итегез. Ә Кыш бабай исә Сезгә күп-күп тырыш укучылар һәм биш тартма акбур бүләк итсен. Бәйрәм белән!

Яраткан кешене котлар өчен:

Яраткан кешем, сине киләсе 2022 нче Юлбарыс елы белән котлыйм! Яңа ел сиңа бары сөенечле мизгелләр генә алып килсен! Барлык башлангычларыңда да уңышлар телим. Һәрвакыт бергә булыйк. Исеңдә тот, мин яратам синең:

– гел елмаю тараткан күзләреңне;

– карга батып беткән бияләйләреңне;

– тимераякта шууыңны;

– миңа кар атуыңны (тик бу төгәл түгел);

– Кыш бабайдан бүләк көтүеңне;

– Яңа елда яңа бәхетләргә ышануыңны.

Апа/Абыйларны котлар өчен:

Якын кешем, сине Яңа ел белән котлыйм! Сиңа теләкләрнең иң изгеләрен генә телим. Яңа елны ничек каршылыйсың, елны шулай үткәрәсең диләр. Шуңа күрә Яңа ел төнен иң яраткан кешеләрең, бер букча акча, өстәл тулы кара уылдык белән каршы ал. Онытма, мин сине яратам! (Яңа елга синнән текә бүләк көтем калам).

Открыткаларны Рания Галимова ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев